Jeremiah 17
Яһүдә кылган гөнаһ һәм аңа бирелгән җәза
1«Яһүдә халкының гөнаһы тимер кискеч белән чокып язылган,таш йөрәге өстенә вә мәзбәхләренең мөгезенә ▼
▼ …мәзбәхләренең мөгезенә… – Корбан китерә торган мәзбәхләрнең һәр дүрт почмагында мөгез сыман чыгынты булган (карагыз: «Чыгыш», 27:2).
алмаз очы белән уелган.2– 3Хәтта аларның балалары да киң ябалдашлы агачлар төбендә,
биек калкулыкларда вә ялан җирдәге тауларда корылган мәзбәхләрне,
алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны искә алалар.
Бөтен ил белән кылган гөнаһларың өчен,
Мин синең барча мал-мөлкәтеңне, хәзинәдәге байлыгыңны,
корбан китерә торган барлык калку урыннарыңны
дошман кулына тапшырам.
4Үзеңнең гаебең аркасында
Мин биргән биләмәдән мәхрүм булырсың.
Мин сине дошманнарыңа,
үзең белмәгән илгә коллыкка озатам,
чөнки син ачуымны кабыздың,
һәм ул мәңге янып торыр!»
5Раббы болай ди: «Өметен адәм затына баглаган,
кеше кодрәтенә ышанып,
йөрәге Раббыдан читкә борылган бәндә – каргыш ияседер!
6Чүлдә үскән чәнечкеле куак кебек булыр ул:
яхшылыкның килгәнен күрми калыр,
даладагы корып кипкән урыннарда,
тоз баскан, кеше яшәми торган җирдә көн күрер.
7Өметен Раббыга баглаган,
Аңа инанган кеше – фатиха ияседер!
8Су буенда үскән,
тамырларын елгага таба җәйгән агач кебек булыр ул:
эссе көннәр аны куркытмас,
яфраклары һәрчак яшел калыр;
ел коры килгәндә дә борчылмас ул,
җимеш бирүдән дә туктамас.
9Кеше йөрәге гаять хәйләкәр,
аның төзәләсе юк!
Кем аңлап бетергән аны?!
10Ә Мин, Раббы, һәр йөрәккә үтеп керәм,
күңелләрне сынап карыйм –
тоткан юлына вә кылган эшенә карап,
һәркемгә әҗерен бирәм.
11Байлыкны хәрәм юл белән тапкан кеше –
үзе салмаган йомырка өстендә утырган көртлек кебек.
Мондый адәм, гомер юлының яртысын узгач,
байлыгыннан колак кагачак
һәм, ахыр чиктә, ахмак булып калачак».
12Безнең изге йортыбыз булган урын –
Раббының данлы тәхете –
әзәлдән үк югары тора!
13И Раббы, Син – Исраилнең өмете!
Синнән йөз чөергән һәркем оятка калачак.
Сине инкяр иткәннәрнең исеме тузанга язылачак,
чөнки алар Раббыны – тере су чыганагын ташладылар.
14Дәвала мине, Раббым, – сихәтләним!
Коткар мине – котылыйм!
Чөнки Син – минем мактанычым!
15Менә, берәүләр миңа:
«Кайда соң Раббы сүзе?!
Әйткәннәре тормышка ашсын инде!» – диләр.
16Мин Синең хезмәттәге көтүче булудан баш тартмадым ▼
▼ Яһүд телендә әлеге юл «Афәт аркасында ашыкмадым мин Синең арттан» дигәнне дә аңлатырга мөмкин.
һәм афәт килер көнне көтмәдем.
Авызымнан чыккан сүзләр Сиңа мәгълүм –
алар Синең алда.
17Мине дәһшәткә салмасаң иде,
афәт көнендә сыеныр урыным булсаң иде!
18Мине эзәрлекләүчеләр оятка калып,
мине хурлыктан сакласаң иде;
алар куркудан дер калтырап,
мине шом-шөбһә әйләнеп узса иде;
аларга афәт көне җибәрсәң,
тулысынча тар-мар итсәң иде үзләрен!
Шимбә көнне изге дип белегез
19Раббы миңа болай диде: – Яһүдә патшалары кереп-чыгып йөри торган Халык капкасы янына барып бас, шулай ук Иерусалимнең башка капкалары алдына бар 20һәм: «Яһүдә патшалары, Яһүдә халкы, шушы капкалардан кереп-чыгып йөрүче Иерусалим халкы, Раббы сүзен тыңлагыз! – диген. – 21Раббы болай ди: „Җаныгызны саклыйсыгыз килсә, шимбә көнне йөк ташымагыз һәм аны Иерусалим капкаларыннан алып кермәгез. 22Шимбә көнне өйләрегездән йөк алып чыкмагыз, бернинди эш белән шөгыльләнмәгез – ул көнне изге дип белегез. Мин ата-бабаларыгызга шулай әмер иткән идем, 23ләкин алар әйткәннәремә колак салмадылар, киреләнеп, Мине тыңламадылар, үгет-нәсыйхәтемне кабул итмәделәр. 24Әгәр сез, Мин әйткәннәргә колак салып, – дип белдерә Раббы, – шимбә көнне шәһәр капкаларыннан йөк ташымасагыз, бу көнне изге дип санап, бернинди эш эшләмәсәгез, 25шәһәр капкаларыннан, ат-арбаларга утырып, Давыт тәхетен биләүче патшалар үзләре дә, аларның затлы түрәләре дә, шулай ук Яһүдә халкы вә Иерусалим кешеләре дә һәрдаим кереп-чыгып йөрер, һәм бу шәһәр мәңге яшәр, 26бирегә Яһүдә шәһәрләреннән, Иерусалимнең әйләнә-тирәсеннән, Беньямин җиреннән, тау итәге Шефеладан, таулы төбәктән, шулай ук Нәгеб чүленнән кешеләр агылыр, Раббы йортына тулаем яндыру корбаннары, икмәк корбаннары, хуш исле сумала-майлар, рәхмәт бүләкләре китерер. 27Әгәр инде әйткәннәремне игътибарга алмасагыз, шимбә көнне изге итеп танымыйча, Иерусалим капкаларыннан йөк күтәреп керсәгез, шәһәр капкаларына ут төртермен, һәм шул сүнмәс ут Иерусалимнең барлык зиннәтле сарайларын яндырып бетерер!“»
Copyright information for
TatIBT15