‏ Jeremiah 18

Чүлмәкче һәм балчык

1Иремиягә Раббы сүзе булды:

2– Бар, чүлмәкченең өенә кер, сүзләремне Мин сиңа шунда җиткерермен.

3Шуннан мин чүлмәкче өенә киттем – ул чүлмәк ясый торган тәгәрмәч янында үз эше белән мәшгуль иде. 4Балчыктан ясый торган савыты бозылгач, әлеге балчыктан ул үзе теләгәнчә икенче савыт ясады. 5Шул чагында миңа Раббы сүзе килеп иреште:

6– Әй Исраил халкы, Мин дә сиңа шушы чүлмәкче кылган эшне кыла алмыйммы?! – диде Раббы. – Чүлмәкче кулындагы балчык сыман, син дә Минем кулымда бит, Исраил халкы. 7Кайчак Мин нинди дә булса халыкка яисә патшалыкка: «Йолкып алам да җимереп бетерәм, юк итәм!» – дип яныйм. 8Ләкин Мин янаган халык үзенең явыз эшләреннән кире кайтса, Мин дә аңа һәлакәт җибәрү уеннан кире кайтам. 9Әгәр Мин нинди дә булса халыкка яисә патшалыкка: «Сезне ныгытырмын һәм төзекләндерермен!» – дип әйтә торып та, 10алар Минем күз алдымда явызлык кылса һәм әйткәннәремә колак салмаса, аларга эшләргә теләгән игелегемне эшләми калам. 11Шуңа күрә Яһүдә халкына вә Иерусалимдә яшәүчеләргә җиткер, Раббы болай дип әйтә, диген: «Сезнең өскә афәт җибәрергә әзерләнүче, сезгә каршы эш кылырга ниятләүче чүлмәкче Мин! Һәрберегез начар юлыгыздан кире кайтыгыз, юлларыгызны вә гамәлләрегезне төзәтегез!» 12Ләкин алар: «Өметләнеп торма! Без үзебез теләгәнчә яшәячәкбез, һәркайсыбыз үҗәт вә явыз йөрәгебез кушканча гамәл кылачакбыз», – дип әйтерләр.

13Шулай итеп, Раббы болай ди:

«Халыклардан сорагыз:
мондый хәлне берәрсенең ишеткәне бармы икән?!
Гыйффәтле кыз Исраил бик зур әшәкелек эшләде.
14Ливан тау башларыннан кар китәме?!
Шул таулардан агып төшкән салкын сулар кибәме?!
Яһүд телендәге төп нөсхәдә әлеге урын бик үк анык түгел.

15Ә Минем халкым, Мине онытып,
бернигә яраксыз потларга корбан яндыра,
үзенең борынгы юлыннан тайпылып,
сукмак төшмәгән җирләрдән атлый.
16Үз җирен ул коточкыч хәлгә төшерде,
мәңгелек хурлыкка дучар итте –
узып баручы һәркем, хәйран калып, башын чайкый.
17Көнчыгыштан искән җил кебек,
Мин аларны дошманнары күз алдында чәчеп-туздырып ташлармын,
башларына бәла килгәндә,
аларга йөзем белән түгел, аркам белән борылырмын».

Иремиягә каршы яшерен эш оештыру

18Шуннан соң кайбер кешеләр:

– Әйдәгез, Иремиягә каршы яшерен эш оештырабыз! Үгет бирүче руханиларга, киңәш бирүче акыл ияләренә, Раббы сүзен игълан итүче пәйгамбәрләргә кытлык булмаячак бездә. Аны телебез белән җиңик, сүзләренә колак салмыйк! – диделәр.

19Тыңла мине, Раббым!
Дошманнарым сүзен ишет!
20Яхшылыкка явызлык белән җавап кайтаралармыни?!
Хәтерлисеңме, хозурыңа килеп:
«Ачуыңны юнәлтмә аларга!» – дип, Сиңа ялварган идем.
Ә менә алар миңа чокыр казыдылар.
21Менә шуның өчен аларның балаларын ачлыкка дучар ит,
кылыч ихтыярына тапшыр;
хатыннары балаларын җуйсын, һәммәсе тол калсын;
ирләре үләт зәхмәтеннән кырылсын,
ир-егетләре сугышта кылычтан һәлак булсын!
22Син, Раббы, өсләренә кинәт дошман яулары җибәргәндә,
өйләрендә елаган тавышлар яңгырап торсын,
чөнки алар, мине тотмакчы булып, чокыр казыдылар,
аягымнан эләктерергә ниятләп, ятьмә суздылар.
23Син бит, Раббым,
аларның мине үтерергә җыенуын беләсең.
Гафу кылма җинаятьләрен,
гөнаһларына күзеңне йомма!
Ачуың кузгалган көндә җәзаңны бир аларга –
Синең алда егылып ятсыннар!
Copyright information for TatIBT15