‏ Jeremiah 19

Бәреп ватылган балчык чүлмәк

1Раббы болай диде:

– Бар, чүлмәкчедән балчык чүлмәк сатып ал да, халык арасыннан берничә ил картын вә өлкән руханины ияртеп,
2ватык чүлмәкләр капкасы каршындагы Бен-Һинном үзәненә чык һәм Мин сиңа әйтәсе сүзләрне игълан ит. 3Әйт аларга: «Яһүдә патшалары вә Иерусалим халкы, Раббы сүзен тыңлагыз! Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: „Бу җиргә Мин шундый афәт җибәрермен: бу хакта ишеткән кешеләрнең колаклары зеңләп торыр. 4Иерусалим халкы Миннән ваз кичте, бу урынны нәҗесләде. Алар үзләре белмәгән, ата-бабалары һәм Яһүдә патшалары да белмәгән чит-ят илаһларга корбаннар яндырдылар, шушы урында бер гаепсез кешеләрнең канын койдылар; 5калку урыннарда, илаһлары Багалга атап, потханәләр төзеделәр, шунда үзләренең угылларын корбанлык итеп яндырдылар. Мин аларга аның ише әмер бирмәгән, андый нәрсә турында әйтмәгән дә, уйламаган да идем. 6Шундый көннәр килер: бу урынны инде Бен-Һинном үзәне йә Тофет дип түгел, ә Суеш үзәне дип атарлар, – ди Раббы. – 7Шушы урында Мин Яһүдә вә Иерусалимнең ниятләрен бозармын, халкымны дошман кылычы, аларга үлем теләүчеләр кулы белән һәлак итәрмен, мәетләрен күк кошларына вә җир җанварларына азык итәрмен. 8Бу шәһәрне Мин, шом сала торган бер урынга әйләндереп, хурлыкка калдырырмын; шул тирәдән узып баручы һәркем, коты алынып, аның җәрәхәтләрен күреп сызгырып куяр. 9Мин аларны үзләренең угыл-кызларын ашарга мәҗбүр итәрмен. Дошманнары, шәһәрне камап алып, халыкны үлем газабына дучар иткәч, алар бер-берсен ашый башлар“».

Раббы Үзенең сүзен дәвам итте:

10– Шушы сүзләрне әйткәннән соң, үзең белән килгән ирләр алдында чүлмәкне бәреп ват та 11болай дип әйт: «Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: „Шушы ватык чүлмәк төзәтеп булмастай хәлгә килгән. Нәкъ шулай Мин дә бу халыкны вә шәһәрне чәлпәрәмә китерермен; һәм болай булыр ки, Тофетта мәетләрне җирләргә урын җитмәс. 12Бу шәһәрне һәм аның халкын Мин әнә шул хәлгә салырмын, – дип белдерә Раббы. – Әлеге шәһәр Тофет кебек булып калыр. 13Иерусалимнең йортлары, Яһүдә патшаларының сарайлары – түбәләрендә, барча күк җисемнәренә багышлап, хуш исле сумала-майлар көйрәтелгән һәм чит илаһлар хөрмәтенә шәраб бүләге китерелгән һәрбер йорт – Тофет сыман нәҗес булыр“».

Рухани Пашхурның Иремияне кулга алуы

14Раббы ихтыяры буенча Тофетта пәйгамбәрлек кылып кайтканнан соң, Иремия Раббы йортының ишегалдына кереп басты да барча халыкка болай дип белдерде:

15– Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Бу үҗәт халык Минем кисәтүләрне ишетергә теләмәде, шуның өчен Мин әлеге каланы һәм аның тирәсендәге барча шәһәрләрне баштан ук әйтеп куйган бәла-казаларга дучар итәрмен!»

Copyright information for TatIBT15