‏ Jeremiah 2

Исраилнең Раббыдан йөз чөерүе

1Миңа Раббы сүзе килеп иреште:

2– Бар, Иерусалимгә ишеттер. Раббы болай дип әйтә, диген:

«Мин синең яшь чактагы тугрылыгыңны,
кәләш чагыңдагы мәхәббәтеңне,
Минем артымнан ияреп, чүлгә,
берни үсми торган кысыр җиргә барган чагыңны искә төшерәм.
3 Исраил – Раббы Үзе өчен сайлаган халык,
уңышның беренче җимеше кебек иде;
аңа зыян китергән һәркем хөкем ителде – бәла-казага тарыды.
Бу – Раббы сүзе».

4Әй Ягъкуб йорты, Исраил
Исраил – Ягъкубның икенче исеме (карагыз: «Яратылыш», 32:22-32).
халкының барлык кабиләләре, Раббы сүзен ишетегез!
5Раббы болай ди:

«Аталарыгыз Миннән йөз чөерергә сәбәп булырлык
нинди гаделсезлек тапты Миндә?
Алар бернигә ярамаган потларга иярделәр,
шуның белән үзләре дә бернигә яраксыз затларга әверелделәр.
6Ата-бабаларыгыз:
„Безне Мисыр җиреннән алып чыгып, чүл-сахрадан,
чокыр-чакырлы, кибеп корыган, караңгы,
беркем йөрмәгән һәм яшәмәгән җирдән алып барган Раббы кайда?“– дип сорамадылар.
7Мин бит сезне, җимешләре белән туклансын,
байлыгыннан файдалансын дип,
уңдырышлы җиргә алып килдем.
Ә сез, Минем җиремә кереп, аны нәҗесләдегез
…нәҗесләдегез… – Биредә дини йолаларны бозу турында сүз бара.

биләмәмне чирканыч бер урынга әверелдердегез.
8Руханиларыгыз: „Раббы кайда?“– дип сорамады,
сезнең Канун белгечләре Мине белмәде,
хөкемдарларыгыз Миңа каршы баш күтәрде,
пәйгамбәрләрегез Багал исеменнән сөйләде,
ярдәм күрсәтә алмаган потларга иярде.
9Шуның өчен Мин әле сезгә,
хәтта угылларыгызның угылларына да дәгъва белдерәчәкмен! – ди Раббы. –
10Киттиләр яшәгән утрауга
…утрауга… – Ягъни Кипр утравына. Биредә Исраилдән көнбатышта яшәгән барлык халыклар күздә тотыла.
барып карагыз,
Кыдарга
Кыдар – Гарәбстан чүлендәге күчмә бәдәвиләр җире. Биредә Исраилдән көнчыгышта яшәгән барлык халыклар күздә тотыла.
кешеләр җибәрегез һәм барын да әйбәтләп тикшерегез:

сездәге кебек хәл булдымы икән кайчан да бер –
11нинди дә булса бер халык үзенең илаһын,
гәрчә ул чын булмаса да, башкага алыштырдымы икән?!
Ә Минем халкым үзенең данын – үз Алласын –
ярдәм күрсәтә алмаган нәрсәгә алыштырды!
12И күкләр, таң калыгыз моңа,
коточарлык бу хәлдән тетрәнегез! – дип белдерә Раббы. –
13Минем халкым ике яман эш эшләде:
Мине – терек су чыганагын ташлады
һәм су җыярга үзенә таш кыяда чокырлар ясады,
ләкин алар ярылып, анда су тормас булды.

14Исраил колмыни?!
Кол булып туганмыни ул?!
Ни өчен соң ауладылар аны?
15Исраилгә карап, дошманнары арысландай үкерә,
яман тавыш белән ырылдый.
Алар аның җирен чүлгә әйләндерде –
Исраил шәһәрләре яндырылды,
яшәргә кешеләре дә калмады.
16Боларга өстәп, Мемфис
Мемфис – Мисырдагы шәһәр; яһүд телендәге төп нөсхәдә: Ноф.
белән Тахпанхес
Тахпанхес – Мисырдагы шәһәр.
кешеләре
синең башыңны ярачак
…ярачак… – Яһүд телендә әлеге сүз «кырачак» дигәнне дә аңлатырга мөмкин.
, әй Исраил!
17Сине җитәкләп барган Раббы Аллаңны ташлап,
үз башыңа үзең бәла алдың түгелме?!
18Әйт әле: Нил суын эчәр өчен, Мисырга юл тотудан
сиңа нинди файда?
Фырат елгасыннан су эчәр өчен, Ашшурга юл тотудан
сиңа нинди файда?
Исраил, ярдәм сорап, еш кына Мисырга һәм Ашшурга мөрәҗәгать итә торган булган.

19Үз явызлыгың сиңа үзе җәза бирәчәк,
Миннән йөз чөерүең сине үзе гаепләячәк.
Раббы Аллаңны ташлап китүнең,
Миннән курыкмауның ни дәрәҗәдә яман вә ачы эш икәнлеген белеп тор!
Бу – Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы сүзе.

20Син инде күптән камытыңны сындырдың,
сине бәйләгән бауларны
…камытыңны…бауларны… – Биредә Аллаһының халык белән төзегән килешү шартлары турында сүз бара, Исраил исә монда чыгымчы хайванны гәүдәләндерә.
өздең,
„Сиңа хезмәт итмәячәкмен!“– дидең.
Һәр биек калкулыкта,
киң ябалдашлы һәр агач астында фахишәлек иттең –
башка илаһларга табындың.
21Мин сине иң саф орлык –
иң затлы йөзем куагы итеп утырткан идем.
Ничек соң син Миңа чит булган кыргый йөзем куагына әйләндең?
22Шуңа күрә, селте белән юынсаң да,
сабынны күп итеп куллансаң да,
гаебеңнең табы һаман күз алдымда Минем, –
дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
23Син: „Мин пакьмен, Багалга иярмәдем!“–
дип, ничек әйтә аласың?!
Үзәнлектә кылган гамәлләреңә кара,
үзеңнең нәрсәләр эшләгәнеңне исеңә төшер.
Юлларыңда уйнаклап, сикергәләп йөргән ана дөяне хәтерләтәсең син.
24Дәрте ташудан җилне иснәүче,
чүл киңлегендә үскән кыргый ишәкне дә хәтерләтәсең –
андый ишәкне кем тыя алыр?!
Бер генә ата ишәккә дә, аны эзләп, көчен әрәм итәсе юк:
җенси теләге ташып торганда, кыргый ана ишәкне табу бик җиңел.
25Аякларың хәлсезләнмәсен,
тамагың сусаудан корып кипмәсен дисәң, саклан син!
Ләкин син: „Юкка өметләнмә,
мин чит илаһларны яратам
һәм алар артыннан барачакмын“, – дидең.

26Исраилнең халкы, патшалары, түрәләре, руханилары, пәйгамбәрләре,
тотылган карак кебек, оятка калдылар.
27Агачка алар: „Син – минем атам“, – дип,
ташка: „Мине син тудырдың“, – дип әйтәләр.
Алар бит Миңа йөзләре белән түгел –
аркалары белән борылдылар;
әмма бәлагә тарыганда: „Килеп коткар безне!“– диләр.
28Үзең ясаган илаһларың кайда соң синең?!
Бәла килгәндә коткарсыннар сине, булдыра алсалар!
Синдә бит, әй Яһүдә, һәр шәһәрнең үз илаһы бар.

29Нигә сез Минем белән дәгъвалашасыз?
Сез барыгыз да Миңа каршы баш күтәрдегез! – дип белдерә Раббы. –
30Юкка гына Мин сезгә, әй халкым, җәза бирдем –
акылыгызга килмәдегез сез.
Кылычыгыз, ерткыч арыслан сыман, пәйгамбәрләрегезне үтерде.
31И-и бүгенге буын, Раббы сүзенә колак сал:
әллә Мин Исраил өчен чүл яисә караңгылык иле идемме?!
Нигә соң Минем халкым: „Без үзебезгә үзебез хуҗа,
без инде Сиңа кайтмаячакбыз!“– дип әйтә?
32Кыз кеше үзенең бизәнү әйберләрен,
кәләш үзенең туй тасмаларын онытырмы?!
Ә Минем халкым күптән инде Мине онытты!
33Сөяркәләр табуда нинди оста син!
Иң бозык хатын да синнән өйрәнә алыр иде.
34Синең итәкләреңә бер гаепсез ярлы кешеләр каны ябышкан;
әйтерсең, син аларны угрылык өстендә тоткансың.
Шуңа да карамастан син:
35„Минем гаебем юк!
Инде миңа ачу тотмый Ул“, – дисең.
„Гөнаһ кылмадым“дигәнең өчен, Мин сине хөкем итәчәкмен!
36Юлларыңны нигә шулай җиңел генә алыштырасың син?
Ашшур сине хурлыкка калдырган кебек,
Мисыр да сине хур итәчәк.
37Син Мисырдан да башыңны тотып китәчәксең,
чөнки син өмет баглаганнардан Раббы баш тартты –
алардан бернинди ярдәм булмаячак сиңа».
Copyright information for TatIBT15