Jeremiah 20
1Раббы йортында назыйр вазифасын башкаручы Иммер углы рухани Пашхур, Иремиянең әлеге пәйгамбәрлек сүзләрен ишетеп, 2аны суктырды да Раббы йортының Югары Беньямин капкасы янына агач богауга утыртырга боерды. 3Икенче көнне Пашхур Иремияне богаудан чыгаргач, Иремия аңа: – Раббы сиңа «Пашхур» урынына «Магор-Миссабиб» ▼▼ Магор-Миссабиб – яһүдчә «һәр тарафтан дәһшәт яный!» мәгънәсендә.
дигән исем куша, – диде. – 4Чөнки Раббы әйтә: «Мин синең һәм барлык дус-ишләреңнең котын алачакмын – алар синең күз алдыңда дошманнары кылычыннан егылып үләчәк. Мин бөтен Яһүдә халкын Бабил патшасы кулына тапшырачакмын, берәүләрен ул әсирлеккә куып алып китәчәк, икенчеләрен кылычтан уздырачак. 5Бу шәһәрнең бөтен байлыгын вә мал-мөлкәтен, барлык кыйммәтле әйберләрен, Яһүдә патшаларының хәзинәләрен дошманнары кулына тапшырачакмын – алар, шәһәрне тәмам талап бетереп, бар нәрсәне Бабилгә алып китәчәкләр. 6Син, Пашхур, үзең дә, синең йортыңда яшәүчеләр дә Бабилгә әсир китәчәксез. Син шунда җан биреп, синең үзеңне дә, ялган пәйгамбәрлек сүзләреңне тыңлаган дусларыңны да шунда күмәчәкләр». Дөньяга килгән көнемә ләгънәт-каргыш яусын
7Син мине хәйләләп инандырдың, Раббым,ә мин алдандым.
Син миннән көчлерәк,
һәм Син мине җиңдең.
Көнозын көләләр миннән хәзер,
һәркайсы мине мәсхәрә итә.
8Авызымны ачып сөйли башлауга,
көчләү, җимерү турында кычкырырга тиешмен.
Раббы сүзе һәрчак мине кимсетүгә,
миннән көлүгә сәбәп була.
9«Бүтән Аны телгә алмыйм,
Аның исеменнән сөйләмим!» – дип уйласам,
Аның сүзе йөрәгемдә ут сыман дөрли,
сөякләремне яндыра башлый!
Ул сүзне мин эчемдә тыеп торырга тырышам,
ләкин булдыра алмыйм.
10Бик күпләрнең яман телләнүен ишетәм мин:
«Һәр тарафтан дәһшәт яный!
Әләкләгез аның өстеннән, әләкләгез!» – диләр.
Хәтта якын дусларым да сагалап йөри мине,
абынганымны көтеп тора:
«Бәлки, эләгер.
Шунда аны тотып алырбыз,
үчебезне кайтарырбыз!» – диләр.
11Ләкин Раббы, пәһлевандай сугышчы сыман, һаман янәшәмдә;
шуңа күрә эзәрлекләүчеләр абыныр, мине җиңә алмас.
Маташулары барып чыкмагач, алар мәсхәрәгә калыр,
һәм бу хурлыклары мәңге онытылмас.
12И Күкләр Хуҗасы Раббы,
Син тәкъва кешене сыныйсың,
аның акылын, күңелен үтәли күрәсең.
Синең алардан үч алуыңны күрсәм иде,
чөнки үз дәгъвамны Сиңа тапшырдым.
13Раббыга дан җырлагыз,
Аңа мактаулар яудырыгыз!
Чөнки мескен-бичараның җанын явызлардан коткара Ул.
14Дөньяга килгән көнемә ләгънәт-каргыш яусын!
Әнкәм мине тапкан көн фатихаланмасын!
15«Синең ир балаң туды!» дигән хәбәр алып килеп,
атамны чиксез сөендергән кешегә ләгънәт-каргыш яусын!
16Раббы һич кызганмый җимергән шәһәрләр кебек булсын ул кеше:
иртән – илереп елаган,
көн уртасында исә сугышка чакырган авазлар ишетсен!
17Әнкәм карыны мәңге йөкле калырлык,
миңа табут булырлык итеп,
мине корсакта чакта ук үтермәгән өчен
төшсен иде бу афәтләр шул хәбәрче башына!
18Кайгы-хәсрәт кичерер,
гомеремне хурлык эчендә тәмамлар өчен генә,
әнкәм карыныннан тудыммы мин?
Copyright information for
TatIBT15