‏ Jeremiah 21

Иерусалимнең Бабил патшасы кулына тапшырылуы

1 2 3Сәдыкыйя патша, түбәндәге сүзләрне җиткерер өчен, Иремия янына Малкия углы Пашхурны һәм Магасея углы рухани Сефанияне җибәрде:

– Безнең өчен Раббыдан үтенеп сора әле, чөнки Бабил патшасы Нәбухаднессар
Нәбухаднессар – б. э. к. 605–562 нче елларда Бабил империясендә хакимлек иткән мәшһүр патша; русчасы: Навуходоносор.
безгә каршы яуга кузгалды; бәлки, Раббы, әүвәлгечә могҗиза кылып, Нәбухаднессарны чигенергә мәҗбүр итәр.

Шунда Раббы сүзе Иремиягә ирешеп, ул болай дип җавап бирде:

– Сәдыкыйягә җиткерегез:
4«Раббы, Исраил Алласы, болай дип әйтә: „Менә, диварларыгызны камалышта тоткан Бабил патшасына – килданиләргә каршы сугыша торган коралларыгызны үзегезгә таба борырмын, шул коралларыгызны шәһәр уртасына өеп куярмын; 5кодрәтле кулымны сузып, ачу вә ярсу, зур нәфрәт белән Мин сезгә каршы Үзем сугышырмын; 6бу шәһәрдә яшәүче барча җан иясен: кешеләрне дә, мал-туарны да коточкыч үләт зәхмәтенә дучар итәрмен! 7Шуннан соң, – дип белдерә Раббы, – Яһүдә патшасы Сәдыкыйяне, аның хезмәтчеләрен һәм шәһәрдә үләт зәхмәтеннән, кылычтан вә ачлыктан исән калган барча халыкны Бабил патшасы Нәбухаднессарга – аларны кырып бетерергә теләгән дошманнары кулына тапшырырмын. Патша аларны кызганмас та, рәхим-шәфкать тә күрсәтмәс, аямас та – һәммәсен кылычтан уздырыр“».

8Халыкка син, Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин сезгә ике юл бирәм – яшәү яки үлемне сайлагыз! 9Шәһәрдә калганнар кылычтан, ачлыктан вә үләт зәхмәтеннән һәлак булачак; ә шәһәрне камалышта тоткан дошманнары кулына бирелгән кешеләр исән калачак – аларга тормыш бүләк ителәчәк. 10Бу шәһәргә яхшылык кылыр өчен түгел, зыян китерер өчен йөзем белән борылдым Мин, – дип белдерә Раббы. – Шәһәр Бабил патшасы кулына тапшырылачак, һәм патша аңа ут салачак».

Раббының Яһүдә патшасы йорт-гаиләсен кисәтүе

11Яһүдә патшасының йорт-гаиләсенә шуны җиткер: «Раббы сүзен тыңлагыз! 12И Давыт патша нәселе, Раббы сезгә болай ди:

„Һәр иртәдә хөкемегез гадел булсын,
җәбер күрүчене залим
Залим – изүче, җәберләүче, явыз.
кулыннан йолып алыгыз,
югыйсә явыз эшләрегезне күреп, ярсуым уттай кабыныр,
беркем сүндерә алмаслык булып дөрләр.

13И Иерусалим, үзәндәге тау өстендә урнашкан кала,
Мин сиңа каршы чыгамын! – дип белдерә Раббы. –
Сез: ‘Безгә каршы кем чыга алыр,
яшәгән урыныбызга кем керә алыр?!’ – дисез.
14Ләкин Мин сезгә җәзаны
кылган гамәлләрегезгә карап бирермен! – ди Раббы, –
Урманыгызда ут дөрләтермен,
ул ут тирә-яктагы бар нәрсәне яндырып юк итәр“».
Copyright information for TatIBT15