Jeremiah 23
Давыт нәселеннән чыгачак тәкъва патша
1– Көтүемдәге сарыкларны харап итүче һәм куып таратучы көтүчеләргә – кайгы! – дип белдерә Раббы. 2Шуңа күрә Раббы, Исраил Алласы, минем халкымны баккан көтүчеләргә болай ди: – Сез Минем көтүемне таратып бетердегез, сарыкларымны кудыгыз, аларны кайгыртмадыгыз; шушы явыз эшләрегез өчен сезне җәзага тартырмын, – дип белдерә Раббы. – 3Исән калган сарыкларымны Мин, Үзем куып җибәргән илләрдән җыеп алып, туган көтүлекләренә кире кайтарырмын, шунда алар үрчер һәм ишәер. 4Аларга көтүчеләр куярмын, ул көтүчеләр сарыкларымны карап багар. Сарыкларым инде бүтән куркып-өркеп йөрмәс, югалмас, – дип белдерә Раббы. 5«Менә, шундый көннәр җитәр,Давыт нәселеннән тәкъва бер үсенте үстерермен,
– дип белдерә Раббы, –
һәм ул акыл белән идарә итүче,
җирдә гадел хөкем вә дөреслек урнаштыручы патша булыр.
6Ул патшалык иткән заманда, Яһүдәгә котылу килер,
Исраил хәвеф-хәтәрсез яшәр,
һәм аны „Раббы – безнең хакка дөреслек урнаштыручы!“дип йөртерләр».
7Раббы болай ди: – Менә, шундый көннәр килер, ант иткәндә, кешеләр: «Исраил халкын Мисыр җиреннән алып чыккан Раббы Үзе шаһиттыр!» – дип әйтмичә, 8«Исраил токымын төньяк илдән һәм Үзе куып җибәргән барча җирләрдән алып чыккан Раббы Үзе шаһиттыр!» – дип ант итә башларлар; ул вакытта инде алар үз җирләрендә гомер кичерерләр.
Ялган пәйгамбәрләр
9Пәйгамбәрләр турында.Минем йөрәгем өзгәләнә,сөякләрем дер-дер килә;
Раббы әйткән изге сүзләрдән мин
Аның каршында исерек сыман,
шәраб егып салган кеше сыман.
10Шулай, бу җир зиначылар белән тулган,
шуңа күрә ул каргалган һәм елый;
даладагы көтүлекләр корып бетте;
пәйгамбәрләрнең бар белгәне – явызлык,
көчләрен гаделсезлек юлында кулланалар.
11«Әйе, пәйгамбәрләр дә, руханилар да – денсез!
Хәтта Үз Йортымда да явызлыкларын күрдем Мин аларның, –
дип белдерә Раббы. –
12Шуның өчен барган юллары тайгак һәм караңгы булыр –
аларны шул юлда төртеп җибәрерләр,
һәм алар егылып калырлар,
чөнки җәза бирәсе елымда
Мин аларның башын бәлагә салырмын, –
дип белдерә Раббы. –
13 Самарея пәйгамбәрләренең акылга сыймаслык эшләрен күрдем Мин:
Багал исеменнән пәйгамбәрлек итеп,
халкым Исраилне алар юлдан яздырдылар.
14Ләкин Иерусалим пәйгамбәрләренең
тагын да юньсезрәк эшләрен күрдем Мин:
алар уйнашлык итәләр, ялган эчендә яшиләр
һәм явызларга теләктәшлек күрсәтәләр,
һичкем яманлык кылудан тайчанмый.
Минем өчен алар барысы да Сәдүм кебек,
Иерусалим халкы исә Гамура кебектер».
15Шуңа күрә Күкләр Хуҗасы Раббы пәйгамбәрләр хакында болай ди: «Мин аларга әрем ашатырмын, агулы су эчертермен,
чөнки Иерусалим пәйгамбәрләреннән денсезлек бөтен җир буйлап таралды».
16Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Пәйгамбәрләр сүзен тыңламагыз –
алар сезне юкка өметләндерә:
Мин әйткәннәрне түгел,
үзләренең хыялына килгәнне сөйли алар.
17Мине санга сукмаучыларга алар һаман:
„Раббы сезгә иминлек вәгъдә итә!“– диләр;
үҗәт йөрәкләре кушканча эшләүчеләргә:
„Сезгә һичнинди бәла килмәячәк!“– дип әйтәләр.
18Әмма аларның кайсысы Раббы киңәшмәсендә булган?!
Аның сүзен кем ишеткән дә кем күргән әле?!
Кем Аны игътибар белән тыңлаган?!»
19Менә, Раббыдан ярсулы давыл килә,
өермәләнеп күтәрелә –
явызлар өстенә ябырылачак ул.
20Күңелендәге ниятен гамәлгә ашырмый торып,
Раббы Үзенең ачу-ярсуын тыймас.
Алдагы көннәрдә сез моны аңларсыз.
21Раббы болай ди:
«Бу пәйгамбәрләрне Мин җибәрмәдем,
алар үзләре йөгереп килделәр;
Мин аларга сөйләмәдем,
алар үзләре пәйгамбәрлек иттеләр.
22Әгәр ул пәйгамбәрләр Минем киңәшмәмдә булсалар,
сүзләремне халкыма җиткерерләр,
аларны явыз юлларыннан,
явыз эшләреннән тыеп калырлар иде.
23Мин бар тарафта –
якында да, еракта да шул ук Алламын! –
дип белдерә Раббы. –
24Кем дә булса Мин күрмәстәй урында яшеренә аламыни?! –
ди Раббы. –
Күкне дә, җирне дә иңләп алмаганмы Мин?!
Бу – Раббы сүзе».
25– Минем исемнән ялган нәрсәләр сөйләүче пәйгамбәрләрнең сүзләрен ишеттем Мин. Алар: «Мин төш күрдем! Мин төш күрдем!» – диләр. 26Кайчангача дәвам итәр бу? Ялган сүзләр, уйдырма хәбәрләр сөйләүче бу пәйгамбәрләрнең күңелендә нәрсә булырга мөмкин?! 27Багал аркасында ата-бабалары Миннән бизгән кебек, бер-берсенә сөйләгән төшләре белән халкымны Миннән биздерергә тели алар. 28Әгәр пәйгамбәр төш күрә икән, ул аны төш итеп сөйләсен, әгәр инде аңа Минем сүзем килеп ирешә икән, хак сүземне җиткерсен! – дип белдерә Раббы. – Кибәк белән орлыкның нинди уртак ягы бар?! 29«Минем сүзем – ялкынга,
кыя-ташларны җимерүче чүкечкә тиң!» – дип белдерә Раббы.
30– Шулай итеп, «Бу – Раббы сүзе» дип ышандырган, ләкин ул сүзләрне бер-берсеннән урлаган пәйгамбәрләргә каршы Мин! – дип белдерә Раббы. – 31Әйе, телләренә ни килсә, шуны сөйләп, «Бу – Раббы сүзе!» дип әйтүче пәйгамбәрләргә каршы Мин! – дип белдерә Раббы. – 32Ялган төшләр сөйләүче, үзләренең шул төшләре вә уйдырмалары белән халкымны юлдан яздыручы пәйгамбәрләргә каршы Мин! – дип белдерә Раббы. – Мин аларны җибәрмәдем, аларга моны эшләргә кушмадым. Алар бу халыкка бернинди файда китермиләр. Бу – Раббы сүзе.
Ялган пәйгамбәрлек сүзләре һәм Раббы йөге турында
33Әй Иремия, Минем халкымнан берәр кеше, пәйгамбәр яки рухани синнән: «Раббы, вәхи иңдереп, безгә нәрсә йөкләмәкче икән?» – дип сораса, син, җавап итеп: «Раббы: „Сез үзегез Миңа йөк ▼▼ …вәхи… йөк… – биредә сүз уйнату: яһүд телендә әлеге сүзләрнең язылышы бертөрле.
, Мин сезне чыгарып ыргытам!“– дип белдерә», – дип әйт. 34Әгәр дә пәйгамбәр, рухани яки халык арасыннан берәү: «Бу – Раббы иңдергән йөк!» – дип әйтсә, Мин ул кешене бөтен гаиләсе белән җәзага тартырмын. 35Бер-берегез белән сөйләшкәндә, сез: «Раббы нәрсә дип җавап бирде?» яисә «Раббы нәрсә дип әйтте?» – дип сорарга тиешсез. 36Ләкин беркайчан да «Раббының йөге» турында сүз кузгатмагыз, чөнки һәркемнең үз сүзе – үз йөгедер. Сез тере Аллаһының, Күкләр Хуҗасы Раббының – үз Аллагызның сүзләрен бозасыз. 37Пәйгамбәрдән сез: «Раббы сиңа нәрсә дип җавап бирде?» яисә «Раббы нәрсә әйтте?» – дип сорарга тиешсез. 38Әгәр сез «Раббы йөге» турында сүз кузгатсагыз, Мин әйтмәскә кушкан сүзләрне сөйләгән өчен, 39Мин сезне бөтенләйгә онытырмын, сезнең үзегездән дә, сезгә һәм ата-бабаларыгызга биргән шушы шәһәрдән дә ваз кичәрмен. 40Сезне мәңге онытылмаслык оят-хурлыкка, мәсхәрәгә дучар итәрмен!
Copyright information for
TatIBT15