‏ Jeremiah 24

Инҗир җимеше салынган ике кәрзин

1Бабил патшасы Нәбухаднессар Иерусалимнән Яһүдә патшасы Яһоякыйм углы Яһояхинны, аның белән бергә Яһүдәнең түрәләрен, балта осталарын вә тимерчеләрен Бабилгә әсирлеккә алып киткәч, Раббыдан миңа вәхи иңде, һәм мин шуны күрдем: Раббы йорты алдында инҗир салынган ике кәрзин тора иде. 2Кәрзиннең берсендә иртә өлгергән яхшы инҗир, ә икенчесендә начар, бозык, ашарга яраксыз җимешләр иде. 3Шунда Раббы миннән:

– Иремия, син нәрсә күрәсең? – дип сорады.

– Инҗир җимеше күрәм. Яхшы дигәннәре – искиткеч шәп, начар дигәннәре – үтә бозык, шулкадәр начар ки, хәтта ашарга яраксыз, – дидем.

4Аннары Раббы миңа әйтте:

5– Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Бу яхшы инҗирләрне Мин шушы җирдән килданиләр иленә Үзем сөреп җибәргән Яһүдә халкына охшатам. 6Аларга карашымны юнәлтеп, Мин игелек кылырмын: аларны бу җиргә кире кайтарырмын; шушында әйбәтләп урнаштырырмын – бөлгенлеккә дучар итмәм; шушы урында төпләндерермен – йолкып алмам. 7Мине белсен, Раббы дип танысын өчен, аларга акыллы йөрәк бирермен, һәм алар – Минем халкым, ә Мин аларның Алласы булырмын, чөнки алар ихлас күңелдән Миңа борылырлар. 8Ә инде Яһүдә патшасы Сәдыкыйяне, аның түрәләрен, Иерусалимнең исән калган һәм Мисырга качып киткән халкын Мин менә шушы бозык, ашарга яраксыз инҗир сыман итәрмен, – ди Раббы. – 9Җирдәге барлык патшалыклар өчен алар коточыргыч, җирәнгеч бер нәрсәгә әйләнерләр. Үзем куып җибәргән барлык урыннарда алар хурлыкка калырлар, афәт билгесе буларак телгә керерләр, адәм мыскылы вә каһәр иясе булырлар. 10Мин аларның үзләренә һәм ата-бабаларына биргән җирдән алар тәмам юкка чыкканчы, өсләренә кылыч, ачлык вә үләт зәхмәте җибәреп торырмын».

Copyright information for TatIBT15