‏ Jeremiah 26

Иремиягә үлем янавы

1Яһүдә илендә Йошия углы Яһоякыйм патша хакимлек итә башлаган көннәрдә Раббыдан Иремиягә сүз килеп иреште.

2– Раббы болай ди: «Раббы йортының ишегалдына кереп бас та, сәҗдә кылыр өчен, бөтен Яһүдә шәһәрләреннән җыелган халыкка Мин әйтергә кушканнарның берсен-бер калдырмый җиткер! 3Бәлки, алар сүзләремә колак салыр, һәм һәркайсы үзенең яман юлыннан кире борылыр, шул чагында Мин аларның явыз эшләре өчен бирергә ниятләгән афәтне җибәрми калырмын. 4Раббы болай дип әйтә, диген аларга: „Әгәр дә сез Мине тыңламыйсыз, Мин биргән Канун буенча яшәргә теләмисез икән, 5бер-бер артлы сезгә җибәргән колларым – пәйгамбәрләрем сүзенә колак салмыйсыз икән (сез аларны һичкайчан тыңламадыгыз), 6Шилоһ шәһәренә нәрсә кылсам, бу йортка да шуны эшләрмен, калагызны исә җир йөзендәге барлык халыкларның каргышына дучар итәрмен“».

7Руханилар, пәйгамбәрләр вә бар халык Раббы йортында Иремия сөйләгән шушы сүзләрне ишетеп торды. 8Раббы иңдергән шушы сүзләрне Иремия кешеләргә сөйләп бетерүгә, руханилар, пәйгамбәрләр һәм бар халык аны эләктереп алды да:

– Үтерегез аны, үтерегез! – дип кычкырырга тотынды. –
9Ни өчен син: «Бу йорт Шилоһ хәленә төшәр, шәһәр, вәйран булып, кешесез калыр», – дип, Раббы исеменнән пәйгамбәрлек итәсең? – диде алар, Иремияне Раббы йортында уратып алып.

10Шул турыда ишеткән Яһүдә түрәләре, патша сараеннан Раббы йортына юнәлеп, Раббы йортының Яңа капкасы янына үз урыннарына килеп утырдылар. 11Шуннан соң руханилар вә пәйгамбәрләр түрәләргә һәм барлык халыкка:

– Бу кеше үлемгә хөкем ителергә тиеш, чөнки ул, үзегез ишетеп торганча, шәһәребезгә каршы пәйгамбәрлек итте, – диделәр.

12Шунда Иремия барлык түрәләргә вә халыкка болай диде:

– Шушы йортка вә шушы шәһәргә каршы сез ишеткән пәйгамбәрлек сүзләрен әйтергә мине Раббы җибәрде.
13Йөргән юлларыгыздан кайтып, яман эшләрегездән баш тартсагыз һәм Раббы Аллагыз әйткәннәргә колак салсагыз, Раббы да ниятеннән кире кайтыр, сезгә игълан иткән һәлакәтне булдырмый калыр. 14Инде миңа килгәндә, менә, мин сезнең кулдамын – үзегез дөрес вә гадел дип тапканча эшләгез; 15ләкин шуны белегез: әгәр мине үтерәсез икән, бер гаепсез адәмнең канын түккән өчен, сез үзегез дә, шушы шәһәр һәм аның халкы да җавап бирәчәк. Хак дөрестер: әлеге сүзләрне сезгә җиткерер өчен, мине Раббы Үзе җибәрде.

16Шуннан түрәләр һәм бар халык руханиларга вә пәйгамбәрләргә:

– Бу кеше үлемгә хөкем ителергә тиеш түгел, чөнки ул безгә Раббы Аллабыз исеменнән сөйләде! – диде.

17Ил өлкәннәреннән кайберәүләр, урыннарыннан торып, халык җыенына шуны җиткерде:

18– Яһүдә патшасы Хизәкыйя заманында пәйгамбәрлек иткән морешетлы Михә дә Яһүдә халкына болай дип әйткән иде:

«Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди:
„Сионны басу кебек сөрәчәкләр,
Иерусалим хәрабәләр өеменә әйләнәчәк,
һәм Аллаһы йорты урнашкан тау урман белән капланачак
Карагыз: «Михә», 3:12.
“».

19Шушы сүзләре өчен Яһүдә патшасы Хизәкыйя һәм бөтен Яһүдә халкы аны үтергәнме соң?! Киресенчә, патша, Раббыдан куркып, Аңардан мәрхәмәт сораган; һәм Раббы, ниятеннән кире кайтып, аларга игълан иткән һәлакәтне булдырмый калган. Ә без үз-үзебезгә зур явызлык кылабыз!

Урия пәйгамбәрне үтерү

20Ул заманда Раббы исеменнән пәйгамбәрлек кылучы тагын берәү – кыръят-ягаримле Шәмәгыйя углы Урия исемле кеше бар иде. Ул да шушы шәһәргә һәм шушы җиргә каршы нәкъ Иремия сөйләгәнчә пәйгамбәрлек итте. 21Яһоякыйм патша, аның барлык гаскәриләре вә түрәләре, Уриянең сүзләрен ишетеп, аны үтерергә уйлады. Әмма Урия бу турыда белде дә, куркып, Мисырга качып китте. 22Шуннан соң Яһоякыйм патша аның артыннан Мисырга үз кешеләре белән Ахбор углы Элнатанны җибәрде. 23Алар, Урияне Мисырдан алып кайтып, аны Яһоякыйм патша хозурына китерделәр. Патша аны кылыч белән чабып үтертте дә мәетен гади халык күмелә торган урынга ташларга кушты.

24Ләкин Шафан углы Ахикам Иремияне яклап чыкты – аның җанын кыярга теләгән халык кулына тапшырырга ирек бирмәде.

Copyright information for TatIBT15