‏ Jeremiah 27

Яһүдәнең Бабилгә буйсынырга тиешлеге турында

1Яһүдә илендә Йошия углы Сәдыкыйя
Сәдыкыйя – яһүд телендәге кайбер чыганакларда «Яһоякыйм» дип язылган.
патша хакимлек итә башлаган көннәрдә Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште.

2Раббы миңа болай дип әйтте:

– Баулары белән бергә үзеңә камыт яса да муеныңа ки.
3Яһүдә патшасы Сәдыкыйя янына Иерусалимгә килгән илчеләр аша Эдом, Мәаб, Аммон, Сур һәм Сидун патшаларына да берәр камыт җибәр. 4Илчеләр үзләренең хуҗаларына, Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай дип әйтә, дисеннәр: 5«Җирне, җир йөзендәге кешеләрне вә хайваннарны Мин Үземнең бөек кодрәтем вә сузылган кулым белән бар иттем һәм Мин аларны күңелемә хуш килгән кешегә бирәм. 6Хәзер Мин барлык бу җирләрне Үземнең колым – Бабил патшасы Нәбухаднессар кулына тапшырам, хәтта кыргый җанварларны да аңа буйсындырам. 7Барча халыклар аңа, аның углына вә оныгына хезмәт итәр. Тик, вакыты җиткәч, аның үзен дә, җирен дә башка зур халыклар һәм бөек патшалар буйсындырыр. 8Бабил патшасы Нәбухаднессарга хезмәт итәргә теләмәгән, ул кигерткән камытка муенын куеп тормаган һәрбер халыкны һәм патшалыкны Мин кылыч, ачлык вә үләт зәхмәте белән җәзалармын, Нәбухаднессар кулы белән тәмам юк итәрмен, – дип белдерә Раббы. – 9Шуңа күрә пәйгамбәрләрегез, күрәзәчеләрегез, төш юраучыларыгыз, фалчыларыгыз һәм сихерчеләрегезнең „Бабил патшасына хезмәт итмәячәксез!“дип әйткән сүзләрен тыңламагыз, 10чөнки алар сезгә ялган сөйли. Әгәр аларны тыңласагыз, Мин сезне үз җирегездән куып җибәрермен – сезне еракка алып китәрләр, һәм сез шунда һәлак булырсыз. 11Бабил патшасының камытын кияр өчен, муенын куеп торган һәм аңа хезмәт иткән халыкны Мин үз җирендә калдырырмын, – дип белдерә Раббы, – ул шушы җирне эшкәртер һәм шунда яшәр».

12Яһүдә патшасы Сәдыкыйягә дә мин шушы ук сүзләрне җиткердем:

– Бабил патшасының камытын кияр өчен, муеныгызны куеп торыгыз һәм аның үзенә, халкына хезмәт итегез, шул чагында исән калырсыз, – дидем. –
13Ни өчен сиңа һәм синең халкыңа кылычтан, ачлыктан вә үләт зәхмәтеннән үләргә?! Чөнки, Раббы кисәткәнчә, Бабил патшасына хезмәт итәргә теләмәгән һәр халыкны шушы казалар көтә. 14«Бабил патшасына хезмәт итмәячәксез!» дип әйтүче пәйгамбәрләрне тыңламагыз, чөнки алар сезгә ялган сөйли. 15Әлеге пәйгамбәрләр хакында Раббы: «Сезнең янга аларны җибәрмәдем Мин, – ди. – Алар Минем исемнән ялган сөйли. Әгәр аларны тыңласагыз, Мин сезне дә, пәйгамбәрлек кылучыларны да куып җибәрермен, һәм сез һәлак булырсыз».

16Аннары мин руханиларга һәм бар халыкка шуны җиткердем:

– Раббы болай ди: «„Раббы йорты әйберләрен Бабилдән озакламый кире кайтарачаклар!“дип әйтүче пәйгамбәрләрне тыңламагыз, чөнки алар ялган сөйли.
17Тыңламагыз аларны, Бабил патшасына хезмәт итегез һәм исән-имин калырсыз. Ни өчен бу шәһәр хәрабәгә әйләнергә тиеш?! 18Әгәр алар чын пәйгамбәр икән һәм Раббы исеменнән сөйлиләр икән, „Раббы йортында, Яһүдә патшасы сараенда һәм Иерусалимдә калган савытларны Бабилгә алып китмәсеннәр!“дип, Күкләр Хуҗасы Раббыдан ялварып сорасыннар. 19 20 21Яһүдә патшасы Яһоякыйм углы Яһояхинны, шулай ук Яһүдә һәм Иерусалимнең барлык аксөяк затларын Иерусалимнән Бабилгә әсирлеккә куып алып киткән чакта, Бабил патшасы Нәбухаднессар Раббы йортындагы баганаларны, бакырдан эшләнгән ясалма диңгезне
Диңгез – Раббы йорты ишегалдындагы «диңгез» дип аталган бассейн.
, күчермә аскуймаларны һәм шәһәрдә калган кайбер әйберләрне үзе белән алып китмәгән иде. Раббы йортында, Яһүдә патшасы сараенда һәм Иерусалимдә калган шул әйберләр турында Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди:
22„Аларны Бабилгә алып китәчәкләр, һәм Мин, шул әйберләрне кайгыртып, кабат үз урынына кайтарганчы, алар шунда калачаклар“. Бу – Раббы сүзе».

Copyright information for TatIBT15