‏ Jeremiah 28

Иремия һәм Ханания

1Шул ук елның бишенче аенда, Яһүдә патшасы Сәдыкыйя хакимлегенең дүртенче елында, гибгонлы Аззур углы Ханания пәйгамбәр миңа Раббы йортында руханилар вә барлык халык алдында шушы сүзләрне әйтте:

2– Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Бабил патшасының камытын сындырам! 3Ике ел да үтмәс, Бабил патшасы Нәбухаднессар Раббы йортыннан Бабилгә алып киткән барлык әйберләрне Мин кире шушы урынга кайтарам. 4Шулай ук Яһүдә патшасы Яһоякыйм углы Яһояхинны һәм әсир итеп Бабилгә куылган барлык Яһүдә сөргенчеләрен шушы урынга кайтарам, – дип белдерә Раббы, – чөнки Бабил патшасының камытын сындырам».

5Иремия пәйгамбәр Раббы йортындагы руханилар һәм бөтен халык алдында Ханания пәйгамбәргә болай дип җавап бирде:

6– Амин! Раббы шулай кылсын! Син пәйгамбәрлек иткәннәрне Ул гамәлгә ашыра күрсен – Раббы йорты савытларын һәм барлык сөргенчеләрне Бабилдән кире монда кайтарсын. 7Тик сиңа һәм биредәге кешеләргә әйтәсе сүзләремне тыңла: 8миннән һәм синнән элегрәк килгән пәйгамбәрләр борын заманнардан бирле байтак илләрне вә бөек патшалыкларны сугышлар, афәтләр һәм үләт зәхмәтләре турында алдан кисәтә торан булганнар. 9Әмма иминлек-тынычлык киләсен алдан хәбәр иткән пәйгамбәрнең әйткәннәре тормышка ашканнан соң гына, аны Раббы җибәргән чын пәйгамбәр дип таныганнар.

10Шунда Ханания пәйгамбәр, Иремия пәйгамбәр муеныннан камытны салдырып алып, аны сындырып ташлады да 11җыелган халыкка мөрәҗәгать итте:

– Раббы болай ди: «Ике ел да үтмәс, Бабил патшасы Нәбухаднессар бар халыклар муенына кидергән камытны Мин әнә шулай сындырып ташлармын!»

Бу сүзләрдән соң Иремия пәйгамбәр үз юлы белән китеп барды.

12Иремия муенындагы камытны Ханания пәйгамбәр сындырып ташлаганнан соң, Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште:

13– Бар, Хананиягә, Раббы болай дип әйтә, диген: «Син агач камытны сындырдың, ләкин аның урынына син тимер камыт ясарсың! 14Чөнки Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: „Бабил патшасы Нәбухаднессарга хезмәт итсеннәр өчен, Мин шушы халыкларның муенына тимер камыт кидерермен, һәм алар Нәбухаднессарга хезмәт итәр. Мин хәтта кыргый җанварларны да аңа буйсындырырмын“».

15Иремия пәйгамбәр шуннан соң Ханания пәйгамбәргә болай диде:

– Тыңла әле, Ханания! Раббы җибәрмәгән сине, ә син, ялган сөйләп, бу халыкны өметләндердең.
16Шуңа күрә Раббы болай ди: «Менә, Мин сине җир йөзеннән юк кыламын – халыкны Раббыга каршы котырткан өчен, син шушы елда үләчәксең».

17Шул ук елның җиденче аенда Ханания пәйгамбәр вафат булды.

Copyright information for TatIBT15