Jeremiah 29
Иремиянең Бабилдәге сөргенчеләргә язган хаты
1Сөргенчеләр арасындагы ил өлкәннәренә, шулай ук Нәбухаднессар патша Иерусалимнән Бабилгә куып алып киткән руханиларга, пәйгамбәрләргә вә бар халыкка Иремия пәйгамбәр Иерусалимнән хат җибәрде. 2Бу хат Яһояхин патша һәм аның анасы белән сарай хезмәтчеләре, Яһүдә вә Иерусалим түрәләре, балта осталары вә тимерчеләр Иерусалимнән куылганнан соң язылды. 3Иремия аны Яһүдә патшасы Сәдыкыйя Бабилгә Нәбухаднессар патша янына җибәргән Шафан углы Элгаса вә Хилкыйя углы Гемария аша юллады. Хатта түбәндәгеләр язылган иде: 4Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, Иерусалимнән Бабилгә сөреп җибәргән барлык кешеләргә болай ди: 5«Үзегезгә йортлар салып, шунда яшәгез, бакчалар утыртып, җимешен ашагыз. 6Хатыннар алып, угыл-кызлар тудырыгыз; угылларыгызга да хатыннар алып, кызларыгызны кияүгә бирегез, алар да угыл-кызлар тапсыннар; шунда ишәегез, саныгыз кимемәсен. 7Мин сезне сөргенлеккә куган шәһәргә иминлек теләгез, аның өчен Раббыга дога кылыгыз, чөнки шәһәрегез имин булганда, сез дә имин яшәрсез».8Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Арагыздагы пәйгамбәрләргә, күрәзәчеләргә ышанмагыз; төш юраучыларның сүзләренә колак салмагыз. 9Минем исемнән алар сезгә ялган сөйлиләр; Мин аларны җибәрмәдем», – дип белдерә Раббы.
10Раббы болай ди: «Бабилнең хакимлек итүенә бүгенгедән башлап җитмеш ел узганнан соң, изге вәгъдәмә тугры калган хәлдә, Мин, сезне кайгыртып, шушы җиргә кире кайтарырмын. 11Чөнки сезгә карата нәрсәләр ниятләгәнемне Мин генә беләмен, – дип белдерә Раббы. – Ниятем яманлыкта түгел, сезгә игелек кылудадыр; Мин сезне өмет вә якты киләчәк белән бүләкләрмен. 12Сез Миңа мөрәҗәгать итәрсез, догаларыгыз белән яныма килерсез, һәм Мин сезне ишетермен; 13Мине эзләрсез һәм табарсыз – чын йөрәктән эзләсәгез, тапмый калмассыз. 14Мине табарга мөмкинлек бирермен Мин сезгә, – дип белдерә Раббы, – элеккеге мул-имин тормышыгызны кайтарырмын, сезне Үзем куып җибәргән барлык урыннардан, барлык халыклар арасыннан җыеп алырмын, әсирлеккә киткәнче яшәгән җирегезгә китерермен», – дип белдерә Раббы.
15Сез: «Раббы безгә Бабилдә дә пәйгамбәрләр бирде», – дип әйткәнгә күрә, 16Давыт тәхетендә утыручы патша хакында һәм бу шәһәрдә яшәүче бөтен халык – сезнең белән бергә сөрелмәгән туганнарыгыз хакында Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: 17«Менә, Мин аларга кылыч, ачлык вә үләт зәхмәте җибәрермен һәм аларны бозык, ашарга яраксыз инҗир җимеше кебек итәрмен; 18аларны кылыч, ачлык вә үләт зәхмәте белән эзәрлекләрмен – җирдәге барлык патшалыклар өчен алар коточыргыч бер нәрсәгә әйләнер. Үзем куып җибәргән бар халыклар арасында аларны шом сала торган каһәр иясе итәрмен, хурлыкка төшереп, адәм мыскылына калдырырмын. 19Чөнки Мин, – дип белдерә Раббы, – кат-кат җибәреп торган колларым – пәйгамбәрләрем аша тапшырган сүзләрне тыңламады алар. Сез дә, сөргенчеләр, Мине тыңламадыгыз! – ди Раббы. – 20Димәк ки, Иерусалимнән Бабилгә Мин сөргән кешеләр, Раббы сүзләрен тыңлагыз!»
21Раббы исеменнән сезгә ялган нәрсәләр пәйгамбәрлек итүче Колая углы Ахаб һәм Магасея углы Сәдыкыйя турында Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Мин аларны Бабил патшасы Нәбухаднессар кулына тапшырырмын, һәм ул аларны сезнең күз алдында үтерер. 22Яһүдәдән Бабилгә куылган сөргенчеләр арасында шул заманнардан „Бабил патшасы тереләй учакка салган Сәдыкыйя белән Ахаб хәленә төшерсә иде сезне Раббы!“дигән каргану яшәп калачак. 23Чөнки Ахаб белән Сәдыкыйя Исраилдә бик күп кабахәтлекләр эшләде: бүтән ирләрнең хатыннары белән зина кылды; гәрчә Мин аларга һичнәрсә сөйләргә кушмасам да, Минем исемнән пәйгамбәрлек итеп, ялган сүзләр таратты. Бу хакта мәгълүм Миңа – моңа Үзем шаһиттыр», – дип белдерә Раббы.
Шәмәгыйянең хаты һәм Иремиянең җавабы
24– 25Раббы Иремиягә әйтте: – Нехеламлы Шәмәгыйягә, Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай дип әйтә, диген: «Син үз белдегең белән Иерусалим халкына, Магасея углы Сефания руханига вә барлык руханиларга хат җибәрдең; Сефаниягә син болай дип яздың: 26Раббы сине Еһояда рухани урынына Раббы йортына рухани итеп, үзен пәйгамбәр дип игълан иткән һәр диванага агач богау вә тимер муенчак кидерергә тиешле назыйр итеп билгеләде. 27Ни өчен син арагызда пәйгамбәрлек итүче анатотлы Иремияне тыймыйсың? 28Чөнки ул, безгә дип, Бабилгә шундый хәбәр җибәрде: „Әсирлектә сез озак еллар яшәячәксез. Гомер итәр өчен, үзегезгә йортлар салыгыз, бакчалар утыртыгыз, шуларның җимешен ашагыз“».29Сефания рухани шушы хатны Иремия пәйгамбәргә кычкырып укып бирде. 30Шуннан соң Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште: 31– Барлык сөргенчеләргә, нехеламлы Шәмәгыйя турында Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин аны пәйгамбәр итеп җибәрмәсәм дә, Шәмәгыйя сездә пәйгамбәрлек итте, сезне ялганга ышандырды; 32шуның өчен, – ди Раббы, – Мин нехеламлы Шәмәгыйяне һәм аның токымын җәзага тартырмын; аның токымыннан берәү дә бу халык арасында яшәмәс һәм берсе дә Мин Үз халкыма кылачак игелекне күрмәс, чөнки Шәмәгыйя Миңа каршы халыкны котыртты», – дип белдерә Раббы.
Copyright information for
TatIBT15