‏ Jeremiah 3

1Әгәр дә ире хатынын аерып җибәрсә, һәм ул бүтән ирнең хатыны була калса, беренче ир элекке хатынына кире кайта алмый! Югыйсә ошбу җир нәҗесләнер иде. Ә син, Исраил, күп сөяркәләр белән уйнашлык итеп, Миңа кире кайтырга җыенасыңмы? – дип белдерә Раббы. –

2Шәрә калкулыкларга текәлеп кара,
син фахишәлек итмәгән берәр урын бармы анда?!
Чүлдә сагалап утырган бәдәви
Бәдәви – күчмә тормыш алып баручы чүл кешесе.
сыман,
юл читендә син сөяркәләреңне көттең.
Фахишәлегең, явызлыгың белән җирне нәҗесләдең син.
3Шуның өчен җиргә яңгырлар яумады,
хәтта язын да яңгырлар булмады.
Ләкин шул чагында да синең йөзең фахишәнеке кебек иде,
шул чагында да оялуны белмәдең син.
4Әле күптән түгел генә Миңа:
«Атам! Син минем яшьлек дустым!
5Шулай һәрвакыт ачулы булырсың микәнни?
Беркайчан ачуың онытылмас микәнни?» – дидең син,
әмма шулай дип әйтсәң дә,
үзең һаман явызлык кыласың.

Раббыдан йөз чөергән Исраил һәм хыянәтчел Яһүдә

6Йошия патшалык иткән көннәрдә Раббы миңа:

– Иремия, Миннән йөз чөергән Исраилнең явызлыкларын күрдеңме син? – диде. – Ул һәр биек тауга, киң ябалдашлы һәр агач астына барып уйнашлык итте
…уйнашлык итте. – Биредә чит илаһларга гыйбадәт кылу турында сүз бара.
.
7Ул, шушыларны эшләгәннән соң, Миңа кире кайтыр дип уйладым, ләкин ул кайтмады; һәм моны аның хыянәтчел кыз туганы Яһүдә күреп торды. 8Миннән йөз чөергән Исраилне барлык фахишәлек гамәлләре өчен аерып җибәреп, аңа талак хаты тоттырганымны күреп торса да, хыянәтчел сеңлесе Яһүдә курыкмады, үзе дә аның артыннан китте һәм уйнашлык итте. 9Ачыктан-ачык фахишәлек итеп, бөтен илне нәҗесләде ул, таш вә агачка табынып, Миңа хыянәт итте. 10Шулай, Исраилнең хыянәтчел сеңлесе Яһүдә бөтен йөрәге белән Миңа борылмады, ул Миңа кире кайткан булып кыланды гына. Бу – Раббы сүзе.

11Раббы миңа:

– Миннән йөз чөергән Исраил хыянәтчел Яһүдәгә караганда тәкъварак булып чыкты, – диде. –
12Төньяк тарафка юл алып, Минем сүзләремне җиткер! Раббы болай дип әйтә, диген:

«Миннән йөз чөергән Исраил, кире кайт!
Моннан ары Мин сиңа ачу тотмам,
чөнки Мин мәрхәмәтле,
мәңге ачуланып тормам.
13Бары тик гаебеңне генә таны:
Син, үзеңнең Раббы Аллаңа каршы баш күтәреп,
киң ябалдашлы һәр агач астында чит илаһларны иркәләдең,
Мин әйткәннәрне исә ишетергә теләмәдең.
Бу – Раббы сүзе.

14Миннән йөз чөергән балаларым, кире кайтыгыз, –
дип белдерә Раббы, – чөнки Мин сезнең Хуҗагыз.
Һәр шәһәрегездән – берәр,
һәр кабиләгездән икешәр кеше алып,
Мин сезне Сионга кайтарырмын,
15Үз йөрәгемә якын көтүчеләр бирермен –
алар сезнең өстән зирәклек вә акыл белән җитәкчелек итәрләр».

16Килер шундый вакыт: сез җирдә бик нык ишәерсез, үрчерсез; ул заманнарда инде, – дип белдерә Раббы, – беркем дә Раббының Килешү сандыгы турында сүз алып бармаячак, аның турында беркем дә уйламаячак, беркем аны искә алмаячак, сагынмаячак, инде икенче бер сандык та эшләмәячәк. 17Ул чагында Иерусалимне Раббы тәхете дип атаячаклар; һәм барлык халыклар, Раббы исемен олылар өчен, Иерусалимгә җыелачак, алар инде үзләренең явыз вә үҗәт йөрәкләре кушканча эшләмәячәк. 18Ул көннәрдә Яһүдә вә Исраил халыклары бергә кушылачак һәм Мин сезнең ата-бабаларыгызга төньяк җиреннән биләмәгә биргән җиргә киләчәк.

Раббының Исраилне тәүбәгә чакыруы

19«Үзалдыма әйттем Мин:
„Сине Үз балаларым исәбенә кертергә
һәм гүзәл җирне, дөньядагы иң матур биләмәне
сиңа бирергә шулкадәр теләгән идем.
Син Миңа ‘Атам!’ дип дәшәрсең,
Миннән йөз чөермәссең дип уйлаган идем.
20Ләкин хатыны үзенең иренә ничек хыянәт итсә,
син дә Минем белән шулай кыландың, Исраил халкы!
Бу – Раббы сүзе“.

21Шәрә калкулыкларда кычкырган тавышлар ишетелә –
Исраил халкының елавы вә ялваруы бу.
Ялгыш юлдан китеп,
Раббыны – үзләренең Алласын оныткан алар.
22Кире кайтыгыз, Миннән йөз чөергән балалар:
Мин сезне мөртәтлектән дәвалармын!»

«Менә, без Сиңа киләбез,
чөнки Син – Раббы, безнең Аллабыз!
23Хактыр: калкулыкларда – ялган,
тауларда
…калкулыкларда… тауларда… – Ягъни пот-сыннарга гыйбадәт кылу урыннарында.
– халык гөжләве генә.
Хактыр: Исраилнең котылуы Раббы Аллабызда!
24Яшь чагыбыздан бирле бу чирканыч илаһ
…чирканыч илаһ… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: чирканыч. Биредә мәҗүсиләрнең Багал исемле илаһы турында сүз бара (11:13 белән чагыштырыгыз).

ата-бабаларыбызның хезмәт җимешен,
аларның сарык-кәҗәләрен вә терлеген,
угыл вә кызларын ашый килгән.
25Оят вә хурлык баткагына баттык без,
чөнки үзебез дә, ата-бабаларыбыз да
яшь чагыбыздан алып бүгенге көнгә кадәр
Раббы Аллабыз каршында гөнаһ кылдык
һәм Раббы Аллабыз тавышына колак салмадык».
Copyright information for TatIBT15