Jeremiah 32
Халыкка өмет бирү өчен, Иремиянең җир сатып алуы
1Яһүдә патшасы Сәдыкыйя хакимлегенең унынчы, ә Нәбухаднессар патша хакимлегенең унсигезенче елында Иремиягә Раббы сүзе булды. 2Бу вакытта Бабил патшасының гаскәре Иерусалимне камалышта тотып, Иремия пәйгамбәр Яһүдә патшасы сараендагы сакчылар йорты ишегалдында тоткынлыкта ята иде. 3Яһүдә патшасы Сәдыкыйя аны менә шушы сүзләре өчен япкан иде: «Раббы болай дип әйтә: „Менә, Мин бу шәһәрне Бабил патшасы кулына тапшырам, һәм ул аны басып алыр! 4Яһүдә патшасы Сәдыкыйя килданиләрдән котылып кала алмас, ул, һичшиксез, Бабил патшасы кулына төшәр һәм аның белән күзгә-күз карап, йөзгә-йөз торып сөйләшер. 5Нәбухаднессар Сәдыкыйяне Бабилгә алып китәр, һәм Мин Сәдыкыйяне искә төшергәнче, ул шунда гомер сөрер, – дип белдерә Раббы. – Сез килданиләр белән сугышырсыз, ләкин җиңә алмассыз“». 6Иремия болай диде: – Миңа Раббыдан шундый сүз килеп иреште: 7«Менә, синең яныңа абзаң Шаллумның углы Ханамил килеп: „Минем Анатоттагы басуымны сатып ал, чөнки, иң якын туганым буларак, синең аны сатып алырга хокукың бар“, – дияр». 8Һәм, Раббы әйткәнчә, туганым Ханамил минем яныма – сакчылар йортының ишегалдына килеп: «Беньямин җирендәге, Анатоттагы басуымны сатып ал, чөнки хуҗа булу хокукы да, сатып алу хокукы да синеке. Ал аны!» – диде. Шунда мин, дөрестән дә, моның Раббы сүзе икәнлеген аңладым. 9Шулай итеп, мин туганым Ханамилдән Анатоттагы басуны сатып алдым һәм аңарга унҗиде шәкыл ▼▼ Шәкыл – 10 гр.
көмеш үлчәп бирдем. 10Сатып алу турында кәгазь язып мөһерләдем, шаһитлар чакырдым һәм, үлчәүгә салып, көмеш үлчәп бирдем. 11Шуннан соң сату-алу шартлары вә кагыйдәләре язылган кәгазьләрнең мөһер сугылганын да, ачык калганын да алдым 12һәм туганым Ханамил, шул кәгазьләргә кул куйган шаһитлар, сакчылар йортының ишегалдында утырган барлык яһүдиләр күз алдында Махсеядән туган Нерия углы Барухка тоттырдым, 13бар кеше алдында аңа әйттем: 14«Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: „Озак вакытлар саклансын өчен, бу кәгазьләрнең ябыштырып мөһерләнгәнен дә, ачык калганын да балчык савытка салып куй“. 15Чөнки Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: „Бу җирдә кешеләр янә йортлар, басулар вә йөзем бакчалары сатып ала башлар“». 16Иремия үзенең сүзен дәвам итте: – Шуннан соң, сату-алу кәгазен Нерия углы Барухка тапшырып, мин Раббыга дога кылдым: 17«Йа Хуҗа-Раббым! Син, кулыңны сузып, бөек кодрәтең белән күкне вә җирне яраттың. Синең өчен мөмкин булмаган эш юк ул! 18Син меңләгән кешегә мәрхәмәтеңне күрсәтәсең, аталарының җинаятьләре өчен тиешле җәзаны балаларына бирәсең. Син – бөек, куәтле Аллаһы! Исемең – Күкләр Хуҗасы Раббы! 19Ниятләреңдә – бөек, эшләреңдә куәтле Син, күзләрең адәм балаларының барлык юлларын күзәтеп тора, һәм Син һәркемгә, ничек яшәвенә вә кылган гамәлләренә карап, әҗерен бирәсең. 20Мисыр җирендә Син могҗизалар вә галәмәтләр күрсәттең, аларны Син әле бүген дә Исраилдә вә барлык кешеләр арасында эшлисең. Син Үз исемеңне данлы иттең, һәм ул бүгенге көндә дә мәшһүрдер! 21Син, галәмәтләр вә могҗизалар күрсәтеп, куәтле кулыңны сузып, бөек дәһшәтеңне таратып, Үзеңнең Исраил халкыңны Мисыр җиреннән алып чыктың. 22Син аларга, ата-бабаларына биргән антыңа тугры калып, сөт вә бал агып торган шушы җирне бирдең. 23Шушы җиргә килеп, алар хуҗа булдылар, ләкин Сиңа буйсынмадылар, Кануныңны үтәмәделәр, кушканнарыңның берсен дә эшләмәделәр, шуның өчен Син аларга бөтен шушы бәлаләрне җибәрдең. 24Әнә, Иерусалимне басып алыр өчен, килданиләр шәһәр тирәли туфрак өемнәре күтәрттеләр. Инде шәһәр алыначак – кылыч, ачлык вә үләт зәхмәтенә дучар булып, баскынчылар кулына төшәчәк. Әйткәннәрең гамәлгә ашты, Син моны Үзең күреп торасың. 25Ә Син, Хуҗа-Раббым, шәһәр килданиләр кулына калган мәлдә миңа: „Шаһитлар чакыр да, көмеш түләп, басу сатып ал!“– дисең». 26Шунда Иремиягә Раббыдан мондый сүз килеп иреште: 27– Мин – Раббы, бөтен тереклек дөньясының Алласы! Минем өчен мөмкин булмаган эш бармыни?! 28Шунлыктан Раббы болай ди: «Менә, Мин бу шәһәрне килданиләр – Бабил патшасы Нәбухаднессар кулына тапшырам, һәм ул аны басып алыр. 29Иерусалимне камалышта тотучы килданиләр, шәһәрне яулап алып, аңа ут салырлар, йортларны яндырырлар. Шул йортларның түбәләрендә Иерусалим халкы, Минем ачуымны чыгарып, илаһ Багал хөрмәтенә хуш исле сумала-майлар көйрәтә, чит илаһларга багышлап, шәраб бүләкләре китерә иде бит! 30Исраил вә Яһүдә халкы яшь чагыннан Минем күз алдында фәкать явызлык кылды; Исраил кешеләре үз куллары ясаган потлары белән Минем ачуымны чыгарды, – ди Раббы. – 31Төзелгән көненнән алып бүгенгә кадәр бу шәһәр Мине ачуландыра һәм ярсыта, шуның өчен Мин аңардан ваз кичәмен. 32Исраил вә Яһүдә халкы – патшалар, түрәләр, руханилар, пәйгамбәрләр, Яһүдәдә һәм Иерусалимдә яшәүче бар кеше – үзенең явызлыгы белән Минем ачуымны чыгарды. 33Алар Миңа йөзләре белән түгел, аркалары белән борылды; Мин аларга бертуктаусыз сабак бирдем, ләкин алар Мине тыңламадылар, үгет-нәсыйхәтемне кабул итәргә теләмәделәр. 34Минем исемгә багышланган йортка үзләренең җирәнгеч потларын куеп, йортымны нәҗесләделәр. 35Бен-Һинном үзәнендә Багал хөрмәтенә корбан китерү урыннары ясадылар, шунда, угыл-кызларын утка салып, илаһлары Молыхка корбан китерделәр. Мин аларга аның ише әмер бирмәгән идем, мондый кабахәтлекне эшләрләр дип акылыма да килмәгән иде! Шуның белән алар Яһүдәне гөнаһка батырдылар». 36Иерусалим турында сез: «Кылыч, ачлык вә үләт зәхмәтенә дучар ителеп, бу шәһәр Бабил патшасы кулына тапшырылачак», – дисез, әмма Раббы, Исраил Алласы, болай ди: 37– Менә, Мин аларны ачулы, ярсулы чагымда куып җибәргән барлык илләрдән бергә җыеп алырмын, шушы урынга кайтарырмын һәм аларга имин тормыш насыйп итәрмен. 38Алар – Минем халкым, ә Мин аларның Алласы булырмын. 39Үзләренең вә токымнарының иминлеге хакына гомер буе Миннән куркып, Мине хөрмәтләп яшәсеннәр өчен, аларның һәммәсенә бер йөрәк вә бер юл бирермен. 40Мин алар белән мәңгелек килешү төзермен, алардан йөз чөермәм, игелек кылудан туктамам. Миннән читкә китмәсеннәр өчен, аларның йөрәгенә Миңа карата хөрмәт катыш курку салырмын. 41Аларга игелек кылудан Мин куаныч табармын, бөтен йөрәгемне вә күңелемне биреп, аларны, һичшиксез, шушы урында төпләндерермен. 42Раббы болай ди: – Бу халыкка әлеге олы афәтне ничек җибәргән булсам, аларга вәгъдә иткән барлык игелекләрне дә шул рәвешле бирермен. 43Сез: «Буш чүл ул, анда кеше дә, җәнлек тә яшәми, килданиләр кулында ул хәзер», – дип әйткән бу урында кешеләр үзләренә басу-кырлар сатып ала башларлар. 44Беньямин җирендә, Иерусалимнең тирә-ягында, Яһүдә вә тау шәһәрләрендә, тау итәге Шефеладагы вә Нәгебтәге шәһәрләрдә – барлык шушы урыннарда, көмеш түләп, басу-кырлар сатып алырлар, шаһитлар чакырып, сату-алу кәгазенә теркәрләр һәм мөһерләп куярлар, чөнки халкыма Мин элеккеге мул-имин тормышын кайтарырмын. Бу – Раббы сүзе.
Copyright information for
TatIBT15