‏ Jeremiah 33

Җәзага тартканнан соң тергезү

1Сакчылар йортының ишегалдында бик астында яткан чакта, Иремиягә икенче мәртәбә Раббы сүзе килеп иреште.

2– Җирне бар иткән, аңа кыяфәт биргән һәм аны оештырган-ныгыткан, исеме Раббы булган Зат болай ди: 3«Миңа мөрәҗәгать ит – һәм Мин сиңа җавап бирермен, син белмәгән бөек вә яшерен нәрсәләрне сөйләрмен».

4Дошманның шәһәр тирәли күтәрткән туфрак өеменә һәм кылычына каршы торыр өчен, халык, йортларын вә Яһүдә патшаларының сарайларын сүтеп, кала диварларын ныгытты. Бу хакта Раббы, Исраил Алласы, болай ди:

5– Шәһәр халкы килданиләргә каршы сугышка күтәрелсә дә, аларның йортлары һәлак булган кешеләрнең мәетләре белән тулыр! Мин, ачуым чыгып һәм ярсып, шәһәр халкын кырырмын, чөнки кылган явызлыклары өчен Мин бу шәһәрдән йөземне бордым. 6Әмма соңыннан Мин шулай да бу шәһәргә дәва-сихәт бирермен, халкын савыктырырмын, аларга чиксез тынычлык вә хәвефсез тормыш насыйп итәрмен. 7Яһүдә вә Исраилгә элеккеге мул-имин тормышларын кайтарырмын, аларны элеккеге кебек итеп урнаштырырмын. 8Минем алда кылган гөнаһларыннан аларны пакьләрмен, барлык җинаятьләрен, Миңа каршы оештырган фетнәләрен гафу кылырмын. 9Җир йөзендәге барлык халыклар алдында Иерусалим Миңа шөһрәт, шатлык вә дан-шәрәфләр китерер. Иерусалимдә яшәүчеләргә кылган барча игелекле эшләремне вә аларга биргән иминлекне күреп, бу халыклар куркуларыннан калтырап төшәр.

10Раббы болай ди:

– Әлеге җир турында сез: «Буш җир бу, анда ни адәм, ни җанвар яшәми», – дисез. Әмма бушап калган, кеше дә, җанвар да яшәми торган Яһүдә шәһәрләрендә вә Иерусалим урамнарында
11янәдән шатлыклы-куанычлы тавышлар, кияү белән кәләш авазлары, Раббы йортында рәхмәт корбаны китерүчеләрнең:

«Күкләр Хуҗасы Раббыга рәхмәтләр укыгыз,
чөнки Раббы игелекле,
чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек!» –

дигән сүзләре яңгырап торыр. Мин бу җиргә элеккеге мул-имин тормышны кайтарырмын, – ди Раббы.

12Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди:

– Бушап калган, кеше дә, җанвар да яшәми торган бу урында, андагы шәһәрләрнең һәммәсе янында кабаттан җәйләүләр булып, көтүчеләр анда үзләренең малларын йөртер.
13Таулардагы шәһәрләрдә, тау итәге Шефела вә Нәгеб шәһәрләрендә, Беньямин җирендә, Иерусалимнең тирә-ягында вә Яһүдә шәһәрләрендә маллар янә көтүченең кайгыртучан кулы астында булыр, – ди Раббы.

Тәкъва үсенте һәм Раббының Давыт белән төзегән килешүе

14– Шундый көннәр җитәр, – дип белдерә Раббы, – Мин Исраил вә Яһүдә халкы турында әйткән яхшы сүземне гамәлгә ашырырмын. 15Шул көннәрдә, шул вакытта Минем ихтыярым белән Давыт нәселеннән тәкъва бер үсенте калкып чыгар, һәм илдә ул гадел хөкем вә дөреслек урнаштырыр. 16Шул көннәрдә Яһүдәгә котылу килер, Иерусалим хәвеф-хәтәрсез яшәр, һәм аны «Раббы – безнең хакка дөреслек урнаштыручы!» дип йөртерләр.

17Раббы болай ди:

– Исраил тәхетендә һәрвакыт Давыт токымы утырачак.
18Леви токымыннан булган руханилар Минем алда һәрвакыт тулаем яндыру корбаны, икмәк бүләге һәм башка төр корбанлыклар тәкъдим итәчәк.

19Раббыдан Иремиягә сүз килеп иреште:

20– Раббы болай ди: «Көн вә төн үз вакытында килсен өчен, Мин көн вә төн белән төзегән килешүне һичкем боза алмаган кебек, 21колым Давыт белән төзегән килешү дә бозылмас, һәм тәхеттә һәрвакыт аның нәсел варисы патшалык итәр; шулай ук Миңа хезмәт күрсәткән Леви токымыннан булган руханилар белән дә килешү бозылмас. 22Күктәге йолдызларны – исәпләп, диңгездәге ком бөртекләрен санап бетереп булмаган кебек, колым Давыт токымын да, Миңа хезмәт итүче левиләрне дә шулай ишәйтермен».

23Раббыдан Иремиягә мондый сүз килеп иреште:

24– Бу кешеләрнең ни сөйләгәнен ишетмисеңмени? Алар: «Раббы кайчандыр Үзе сайлаган ыругларның икесеннән – Исраил белән Яһүдәдән ваз кичте», – дип, Минем халкымны кимсетәләр, аны инде халык дип тә санамыйлар. 25Раббы болай ди: «Көн вә төн белән төзегән килешүемне, күк вә җир өчен урнаштырган канун-кагыйдәләремне үзгәртмәгән кебек, 26Ягъкуб токымын, колым Давыт токымын Мин кире какмам, Ибраһим, Исхак вә Ягъкуб токымы белән идарә итәр өчен, Давыт нәселеннән хакимнәр куя торырмын. Халкыма элеккеге мул-имин тормышын кайтарырмын, рәхим-шәфкатемне күрсәтермен!»

Copyright information for TatIBT15