Jeremiah 34
Сәдыкыйя патшаның әсирлеге һәм үлеме турында Иремиянең алдан әйткән сүзе
1Бабил патшасы Нәбухаднессар үзенең бөтен гаскәре һәм аңа буйсынган җирләрдәге патшалыклар вә халыклар белән бергә Иерусалимгә һәм аның тирә-ягындагы шәһәрләргә каршы сугыш алып барган көннәрдә Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште: 2– Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Бар, Яһүдә патшасы Сәдыкыйягә, Раббы болай дип әйтә, диген: „Мин бу шәһәрне Бабил патшасы кулына бирәм, һәм ул аңа ут төртер; 3син дә аның кулыннан котылып калмассың, һичшиксез аның кулына эләгерсең; Бабил патшасы белән күзгә-күз очрашырсың, йөзгә-йөз килеп сөйләшерсең, һәм шуннан соң сине Бабилгә сөрерләр. 4Ләкин Минем сүземне тыңла, Яһүдә патшасы Сәдыкыйя! Раббы синең хакта болай ди: син кылычтан үлмәссең, 5дөньядан тыныч кына китеп барырсың, синең ата-бабаларыңны – элеккеге патшаларны җирләгәндә, ничек итеп хуш исле сумала-майлар яндырган булсалар, синең хөрмәткә дә шулай яндырырлар һәм ‘И хакимебез!’ дип яшь түгәрләр. Моны Мин әйтәм“», – дип белдерә Раббы. 6Иремия пәйгамбәр шушы сүзләрнең барысын Иерусалимдә Яһүдә патшасы Сәдыкыйягә сөйләде; 7бу вакытта Бабил патшасының гаскәре Иерусалимгә һәм Яһүдәнең әлегәчә җимерелми калган ике шәһәренә – Лахиш һәм Азыкага каршы сугыша иде.Колларны иреккә җибәрү турындагы килешүнең бозылуы
8Сәдыкыйя патша колларны иреккә чыгару турында барлык халык белән Иерусалимдә килешү төзегәннән соң, Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште. 9(Үзенең яһүди туганын берәү дә коллыкта тотмасын өчен, шул килешү буенча, һәрбер кеше үзендәге кол гыйбрине ▼▼ Гыйбри – еврейләрнең борынгы атамасы; тамыры Гыйбер дигән кеше исеменнән алынган (карагыз: «Яратылыш», 10:21).
вә кол гыйбри хатын-кызны иреккә җибәрергә тиеш иде. 10Барлык түрәләр вә бөтен халык, үзендәге кол ирне вә кол хатынны иреккә җибәрергә һәм киләчәктә кол алмаска килешү төзеп, колларын иреккә җибәрделәр; 11ләкин соңыннан, кире уйлап, иреккә җибәргән кол ирләрне вә хатыннарны тагын үзләренә җыя башладылар, аларны яңадан кол булырга мәҗбүр иттеләр.) 12Шунда Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште: 13– Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Мисыр җиреннән, коллык йортыннан алып чыккан чакта, Мин сезнең ата-бабаларыгыз белән килешү төзедем, Мин әйттем: 14„Сиңа алты ел эшләп, җиденче елга чыкканнан соң, үзеңнең туганыңны – үзен сиңа саткан гыйбрине иреккә җибәр; сиңа алты ел эшләгәч, аны иреккә җибәр“, – дидем. Ләкин сезнең ата-бабаларыгыз Мине тыңламады, сүзләремә колак салмады. 15Күптән түгел сез, тәүбәгә килеп, Минем күз алдымда гадел эш кылдыгыз: үз якыныгызга ирек игълан иттегез, Минем исемемә багышланган йортта Минем каршымда килешү төзедегез, 16ләкин соңыннан, кире уйлап, исемемне хурлыкка калдырдыгыз: һәркайсыгыз үзенең кол ир вә кол хатынын, үзләре теләгән якка иреккә җибәргәннән соң, кире кайтарып алды, әлеге ир-ат һәм хатын-кызларны янәдән кол булырга мәҗбүр итте. 17Шуңа күрә Раббы болай ди: „Сез, Мине тыңламыйча, туганнарыгызга, якыннарыгызга ирек бирмәдегез. Шуның өчен, – ди Раббы, – хәзер сезгә Мин ирек бирәм: кылычтан, үләт зәхмәтеннән яки ачлыктан кырылу иреге бирәм! Мин сезне җирдәге барлык патшалыклар өчен коточыргыч үрнәк итәм. 18– 19Яһүдә түрәләре, Иерусалим түрәләре, сарай хезмәтчеләре, руханилар вә бар халык Минем алда ул килешүне төзеделәр, икегә ярган бозау арасыннан чыгып, аны расладылар ▼▼ …икегә ярган бозау арасыннан чыгып, аны расладылар… – Карагыз: «Яратылыш», 15:9-10, 17.
, ләкин соңыннан килешүне боздылар, аның шартларын үтәмәделәр. Шуның өчен Мин аларны суелган бозау хәленә төшерәмен. 20Мин аларны дошманнары кулына – аларны үтерергә теләүчеләр кулына тапшырам, аларның мәетләре күктәге кошларга вә җирдәге җанварларга азык булыр. 21Яһүдә патшасы Сәдыкыйяне вә аның түрәләрен дошманнары кулына – аларны үтерергә теләүчеләр кулына, вакытлыча чигенгән Бабил патшасы гаскәренә тапшырам. 22Минем ихтыярым белән дошман бу шәһәргә кире кайтыр, һөҗүм итеп, аны басып алыр һәм яндырыр. Яһүдә шәһәрләрен Мин кеше яшәми торган буш урынга әйләндерермен“», – дип белдерә Раббы.
Copyright information for
TatIBT15