Jeremiah 35
Рехаб нәселеннән үрнәк алырга өндәү
1Яһүдә җирендә Йошия углы Яһоякыйм хакимлек иткән заманда, Иремиягә Раббыдан мондый сүз булды: 2– Рехаб нәселе белән барып сөйләш тә аларны, Раббы йортындагы бүлмәләрнең берсенә алып килеп, шәраб белән сыйла. 3Шуннан мин, Хабасиниядән туган Иремия углы Яһазанияне һәм аның барча ир кардәшләрен вә угылларын – бөтен Рехаб нәселен ияртеп, 4аларны Раббы йортына, Игдәлия углы Ханан пәйгамбәрнең угыллары бүлмәсенә алып килдем. Ул бүлмә түрәләр бүлмәсе янында, ишек сакчысы Шаллум углы Магасея бүлмәсе өстендә иде. 5Рехабиләр алдына шәраб салынган савытлар вә касәләр куеп, аларга: – Шәрабтан авыз итегез, – дидем. 6Ләкин алар: – Без шәраб эчмибез, чөнки атабыз, Рехаб углы Йонадаб, безгә: «Үзегез дә шәраб эчмәгез, балаларыгыз да беркайчан эчмәсен! 7Йортлар салмагыз, орлык чәчмәгез, йөзем бакчалары утыртмагыз – сездә булмасын алар! Күчмә тормыш алып барган шушы җирдә озын-озак вакытлар яшисегез килсә, гомер буе чатырларда көн күрегез», – дип васыять әйтеп калдырган. 8Атабыз, Рехаб углы Йонадаб, васыять иткәннең без барысын да үтибез: беркайчан шәраб эчмибез, хатыннарыбыз, угыл-кызларыбыз да эчми. 9Яшәр өчен йортлар салмадык, безнең йөзем бакчаларыбыз да, басу-кырларыбыз да, чәчүлекләребез дә юк; 10без чатырларда яшибез һәм һәр нәрсәне атабыз Йонадаб васыять иткәнчә эшлибез, аның кушканнарын үтибез. 11Бу җирләргә Бабил патшасы Нәбухаднессар һөҗүм иткәч исә, без: «Әйдәгез, килданиләр һәм арамиләр гаскәреннән Иерусалимгә качыйк!» – дидек. Шулай итеп, без хәзер Иерусалимдә яшибез. 12Шулчак Раббыдан Иремиягә мондый сүз килеп иреште: 13– Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Бар, Яһүдә халкына һәм Иерусалимдә яшәүчеләргә әйт: „Сез шулай Минем үгет-нәсыйхәтләремә колак салмассыз, сүзләремне тыңламассыз микәнни?! 14Әнә, Рехаб углы Йонадабның шәраб эчмәскә дигән сүзләре үтәлде: аның угыллары хәзер дә эчмиләр, чөнки аталарының васыятен үтиләр. Мин исә сезгә кат-кат әйтә килсәм дә, сез Мине тыңламадыгыз. 15Сезнең янга бер-бер артлы Үземнең колларымны – пәйгамбәрләрне җибәреп: ‘Һәркайсыгыз үзенең яман юлыннан кире кайтсын! Яшәү рәвешен үзгәртеп, чит илаһларга иярмәсен, аларга табынмасын; шул чагында Мин ата-бабаларыгызга һәм сезгә биргән җирдә гомер итәрсез’, – дидем, ләкин сез Мин әйткәннәргә колак салмадыгыз, Мине тыңламадыгыз. 16Рехаб углы Йонадаб нәселе аталарының васыятен үти, ә бу халык Мине тыңламый! 17Шуңа күрә Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла, Исраил Алласы: ‘Яһүдәгә вә Иерусалимнең бар халкына алдан әйткән бөтен бәла-казаларны җибәрәм, чөнки Мин аларга әйтә килдем, әмма алар тыңламадылар, чакырдым – җавап бирмәделәр’, – дип әйтә“». 18Ә рехабиләргә Иремия әйтте: – Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Атагыз Йонадаб васыятен үтәгәнгә һәм аның кушканнарын җиренә җиткереп башкарганга, бар нәрсәне ул әйткәнчә эшләгәнгә күрә, 19Рехаб углы Йонадаб нәселеннән һәрчак кемдер Миңа хезмәт күрсәтәчәк», – ди Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы.
Copyright information for
TatIBT15