Jeremiah 36
Иремия әйткән сүзләрне Барухның төргәккә яза баруы
1Яһүдә патшасы Йошия углы Яһоякыйм хакимлегенең дүртенче елында Иремиягә Раббы сүзе булды: 2– Төргәкле китап ал да Йошия патшалык иткән дәвердән башлап бүгенге көнгә кадәр Исраил, Яһүдә һәм барлык халыклар турында әйтә килгән сүзләремнең һәммәсен язып куй. 3Яһүдә халкы, бәлки, Мин аларга җибәрергә уйлаган барлык афәтләр хакында ишетеп, үзенең яман юлыннан кире борылыр, һәм шул чагында Мин аларның җинаятьләрен вә гөнаһларын кичерермен. 4Нерия углы Барухны чакырып алып, Иремия Раббыдан ирешкән сүзләрнең һәммәсен әйтеп яздырды. 5Шуннан Иремия Барухка болай диде: – Раббы йортына керергә миңа рөхсәт юк. 6Ураза көнендә син шунда бар да мин сиңа әйтеп яздырган Раббы сүзләрен халыкка ишетелерлек итеп кычкырып укы. Ул көнне Яһүдә шәһәрләреннән килгән халык та Раббы йортында була, алар да укыганыңны ишетсен. 7Бәлки, алар Раббыга догаларын кылырлар, яман юлларыннан кире кайтырлар, чөнки Раббы бу халыкка Үзенең дәһшәт тулы ачу-ярсуын игълан итте. 8Нерия углы Барух Иремия пәйгамбәр кушканнарның һәммәсен җиренә җиткереп үтәде – төргәкле китапка язылган Раббы сүзләрен Раббы йортында укыды. 9Яһүдә патшасы Йошия углы Яһоякыйм хакимлегенең бишенче елында, тугызынчы айда Иерусалимдә яшәүчеләр һәм Яһүдә шәһәрләреннән Иерусалимгә килгән халык Раббыга багышлап ураза тотты. 10Шунда Барух, Раббы йортының Яңа капкасы янындагы югары ишегалдында урнашкан бүлмәдән – кәтип Шафан углы Гемария бүлмәсеннән торып, төргәккә язылган Иремия сүзләрен бар халык ишетелерлек итеп кычкырып укып бирде.Яһоякыйм патшаның төргәкне яндыруы
11Шафаннан туган Гемария углы Михая төргәккә язылган Раббы сүзләрен ишеткәннән соң, 12патша сараена төшеп, патша кәтибе бүлмәсенә керде. Анда патша кәтибе Элишама, Шәмәгыйя углы Делая, Ахбор углы Элнатан, Шафан углы Гемария, Ханания углы Сәдыкыйя һәм башка түрәләр утыра иде. 13Барухның кулъязма төргәгеннән халыкка кычкырып укыган бөтен сүзләрен Михая аларга сөйләп бирде. 14Шуннан соң түрәләр Күши углы Шелемиядән туган Нетания углы Еһүдине, «Халыкка кычкырып укыган төргәкне ал да бире кил» дигән сүзләрне тапшырыр өчен, Барух янына юлладылар. Нерия углы Барух, төргәкне алып, алар янына килде. 15Аңа: – Утыр, безгә дә кычкырып укып бир, – диделәр. Барух укып бирде. 16Ахырга кадәр тыңлагач, алар, котлары очып, бер-берсенә карашып алдылар һәм Барухка: – Без бу сүзләрне патшага тапшырырга тиешбез! – диделәр. 17Аннары Барухтан: – Бу сүзләрне син кайдан алып яздың? Иремия әйтеп тордымы? – дип сорадылар. 18– Иремия бу сүзләрне миңа үзе әйтеп торды, ә мин кара белән аларны шушы төргәккә яздым, – диде аларга Барух. 19Шунда түрәләр Барухка: – Бар, Иремия белән качыгыз! Кайда икәнегезне беркем дә белмәсен, – диделәр. 20Түрәләр төргәкне патша кәтибе Элишама бүлмәсендә калдырдылар да, патша янына барып, төргәккә язылганнарның һәммәсен аңа сөйләп бирделәр. 21Патша шуннан Еһүдигә төргәкне китерергә кушты, һәм теге аны, патша кәтибе Элишаманың бүлмәсеннән алып килеп, патшага һәм аның янында басып торган барлык түрәләргә кычкырып укып бирде. 22Бу хәл елның тугызынчы аенда булды; патша үзенең кышкы сараенда утыра, аның алдында күмер салынган җылыткыч яна иде. 23Еһүди өч-дүрт багана укыган саен, патша шул укылган өлешне кәтипнең пычагы белән кисеп ала һәм җылыткычтагы утка ыргыта торды. Ул бөтен төргәкне шулай яндырып бетерде. 24Төргәктә язылганнарны ишетеп, ни патша, ни аның хезмәтчеләре куркып калмады, киемнәрен дә ертмады ▼▼ …киемнәрен дә ертмады… – Киемнәрен ертып, кешеләр үкенү һәм кайгыруны белдергәннәр.
. 25Элнатан, Делая вә Гемария патшадан төргәкне яндырмавын үтенсәләр дә, ул аларны тыңламады, 26патша нәселеннән булган Ерахмелга, Азриел углы Сераяһка, Абдеил углы Шелемиягә кәтип Барухны һәм Иремия пәйгамбәрне кулга алырга боерды, ләкин Раббы аларны яшергән иде инде. Иремиянең икенче кулъязма төргәге
27Иремия Барухка әйтеп яздырган төргәкне патша яндырганнан соң, Иремиягә Раббыдан мондый сүз килеп иреште: 28– Икенче бер төргәк ал да Яһүдә патшасы Яһоякыйм яндырган кулъязмадагы сүзләрнең һәммәсен яңадан язып куй. 29Ә Яһүдә патшасы Яһоякыймга, Раббы болай дип әйтә, диген: «Кулъязма төргәгендә „Бабил патшасы һичшиксез килер, бу җирне талар, андагы кешеләрне вә терлекне кырып бетерер!“дигән сүзләрне язган өчен, син Иремиягә янадың, шул кулъязманы утка салдың. 30Әнә шуның өчен, әй Яһүдә патшасы Яһоякыйм, Раббы сиңа шуны әйтә: „Давыт тәхетендә утырырдай нәсел варисларың тумас синең, мәетең көндезге эсседә һәм төнге салкында җирләнмичә ятар. 31Әйткәннәремне тыңламаган өчен, Мин сине, балаларыңны вә хезмәтчеләреңне җинаятьләрегезгә күрә җәзалармын! Мин сезгә дә, Иерусалим вә Яһүдә халкына да Үзем әйткән бөтен бәла-казаларны җибәрермен!“» 32Иремия, икенче төргәкне алып, Нерия углы Барух кәтипкә бирде, ә ул Яһүдә патшасы Яһоякыйм яндырган төргәктә булган, Иремия әйтеп торган барлык сүзләрне шунда язып куйды; анда әле тагын Иремиягә килеп ирешкән күп кенә шуңа охшаш сүзләр дә өстәлде.
Copyright information for
TatIBT15