Jeremiah 37
Иремиянең Сәдыкыйя патшаны кисәтүе
1Яһоякыйм углы Яһояхин урынына Йошия углы Сәдыкыйя хакимлек итә башлады. Яһүдә җиренә патша итеп аны Бабил патшасы Нәбухаднессар куйды. 2Сәдыкыйя үзе дә, хезмәтчеләре дә, илнең халкы да Раббының Иремия пәйгамбәр аша ирештергән сүзләрен тыңламады. 3Сәдыкыйя патша бервакыт Шелемия углы Яһухалны вә Магасея углы Сефания руханины Иремия пәйгамбәргә «Безнең өчен Раббы Аллабызга дога кыл!» дигән сүзләрне әйтергә җибәрде. 4Иремия ул чагында халык арасында иркенләп йөри, чөнки зинданга ябылмаган иде әле. 5Ул вакытларда Иерусалимне чолганышта тоткан килданиләр, фиргавен гаскәренең Мисырдан яу белән чыгуын ишетеп, Иерусалимнән кире чигенде. 6Шунда Иремия пәйгамбәргә Раббы сүзе килеп иреште: 7– Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Минем нәрсә әйтәсемне белмәкче булып, сезне йомыш белән җибәргән Яһүдә патшасына әйтегез: „Сезгә ярдәм итмәкче булган фиргавен гаскәре үз җиренә, Мисырга кайтып китәр; 8ә килданиләр, яңадан килеп, шәһәргә каршы сугыш башлар, аны басып алыр һәм яндырып бетерер“». 9Раббы сезне кисәтә: «„Килданиләр моннан, әлбәттә, китәчәкләр!“дип, үзегезне алдамагыз – алар китмәс! 10Әгәр дә сез үзегезгә каршы сугышкан килданиләрнең бөтен гаскәрен тар-мар итеп, чатырларда яралы гаскәриләре генә ятып калса да, һәрберсе, чыгып, бу шәһәрне яндырып бетерер иде».Иремияне зинданга ябып куюлары
11Фиргавен гаскәрләре Иерусалимгә якынлаша башлагач, килданиләр чигенергә тотынды. 12Нәкъ шул көннәрдә Иремия үзенең туганнары белән Иерусалимнән Беньямин төбәгенә үз өлешенә тигән җирне алырга дип юнәлде. 13Әмма алар Беньямин капкасына җитүгә, андагы каравыл башлыгы, Хананиядән туган Шелемия углы Ирия, пәйгамбәрне тотып алып: – Килданиләр ягына качмакчы буласыңмы?! – диде. 14– Ялган сүз сөйлисең! Килданиләр ягына качарга теләмим мин! Ләкин Ирия аны тыңламады, Иремияне тотып алып, түрәләр янына алып китте. 15Түрәләр Иремиягә ачулы иде, алар аны кыйнаттылар да кәтип Йонатанның зинданга әйләндерелгән өенә ябып куйдылар. 16Байтак көннәр базда ябылуда ятканнан соң, 17Сәдыкыйя патша аны алырга җибәрде. Иремияне сарайга алып килделәр, һәм патша, башкаларга сиздермичә генә, аңардан: – Раббыдан берәр хәбәр бармы? – дип сорады. – Бар! – диде Иремия. – Син Бабил патшасы кулына төшәрсең, – диде. 18Аннары: – Синең алда, хезмәтчеләрең яки халык алдында ни гаебем бар минем?! Ни өчен мине зинданга яптыгыз? – дип сорады. – 19«Бабил патшасы сезгә һәм илегезгә һөҗүм итмәс!» дигән пәйгамбәрләрегез кайда сезнең?! 20Хәзер мине тыңласаң иде, хакимем патша, үтенечемне аяк астына салмасаң иде: кәтип Йонатан йортына кайтарма мине, юкса мин анда үләчәкмен! 21Шуннан соң Сәдыкыйя патша Иремияне сакчылар йортының ишегалдында ябып тотарга кушты. Аңарга һәр көнне, шәһәрдә икмәк беткәнче, икмәк пешерүчеләр урамыннан берәр икмәк китерә иделәр; шулай итеп, Иремия сакчылар йортының ишегалдында тоткынлыкта калды.
Copyright information for
TatIBT15