‏ Jeremiah 38

Иремияне су җыя торган чокырга ташлаулары

1 2 3Бөтен халыкка мөрәҗәгать иткән Иремиянең «Раббы болай ди: „Бу шәһәрдә калган кеше кылычтан, ачлыктан вә үләт зәхмәтеннән һәлак булачак, ә килданиләр ягына чыкканнар, үзләренең җаннарын саклап, исән калачак. Бу шәһәр, һичшиксез, Бабил патшасы гаскәре кулына тапшырылачак, һәм патша аны басып алачак!“» дигән сүзләрен ишеткәннән соң, түрә булган Маттан углы Шефатия, Пашхур углы Гедалия, Шелемия углы Яһухал, Малкия углы Пашхур:

4– Бу кешене үтерергә кирәк! Чөнки ул шундый сүзләре белән шәһәрдә калган гаскәриләрнең вә бар халыкның рухын төшерә. Бу кеше халыкка иминлек түгел, ә бәла-каза тели, – диделәр патшага.

5Сәдыкыйя патша аларга:

– Ул сезнең кулда, патша сезгә каршы берни дә эшли алмый, – дип җавап кайтарды.

6Шуннан соң Иремияне тотып алдылар да, бау бәйләп, су җыя торган чокырга төшерделәр. Сакчылар йортының ишегалдында урнашкан бу чокыр патша углы Малкиянеке булып, анда инде су беткән, төбендә бары ләм генә калган иде. Иремия шул ләмгә кереп батты.

Эбед-Мәликнең Иремияне азат итүе

7 8Хәбәши Эбед-Мәлик, патша сараендагы хезмәтчеләрнең берсе, Иремияне су җыю чокырына ташлаганнарын ишеткәч, патша сараеннан чыгып, Беньямин капкасы янында утырган патша алдына килде һәм:

9– Хакимем патша! Иремия пәйгамбәрне чокырга ташлап, бу кешеләр бик начар эшләде. Ул анда ачтан үләчәк, чөнки шәһәрдә икмәк бетте, – диде.

10Хәбәши Эбед-Мәликкә патша:

– Үзең белән биредән утыз кеше ал да Иремия пәйгамбәрне, үлеп киткәнче, чокырдан чыгар, – дип боерды.

11Эбед-Мәлик үзе белән кешеләрне ияртеп алып китте һәм, патша сараенда киемнәр саклана торган бүлмәгә кереп, аннан иске кием-салым алды да, бауга бәйләп, Иремия яткан чокырга төшерде; 12аннары Иремиягә:

– Бауны култык астыңа бәйлә дә, кырмасын өчен, бу иске чүпрәкләрне шунда кыстыр, – диде. Иремия ул кушканча эшләде.
13Шуннан Иремияне баулар ярдәмендә чокырдан тартып чыгардылар. Иремия, шулай итеп, сакчылар йортының ишегалдында калды.

Сәдыкыйя патшаның Иремияне үз янына чакырып алуы

14Сәдыкыйя патша Иремия пәйгамбәрне чакыртты, һәм аны Раббы йортының өченче ишеге янына алып килделәр. Сәдыкыйя:

– Сорыйсы сүзем бар синнән, тик миннән берни дә яшермә, – диде.

15Сәдыкыйя патшадан Иремия:

– Әгәр сиңа дөресен әйтсәм, мине үтермәссеңме? Киңәш бирсәм тыңларсыңмы? – дип сорады.

16Сәдыкыйя патша, Иремиягә яшерен рәвештә ант итеп:

– Безгә җан өргән Раббы Үзе шаһиттыр: мин сине үтермәм, үтерергә теләүче кешеләр кулына да бирмәм! – диде.

17Шунда Иремия:

– Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла, Исраил Алласы, болай дип әйтә: «Әгәр син Бабил патшасының гаскәрбашларына бирелсәң, гомереңне саклап калырсың, шәһәргә дә ут салмаслар, үзең дә, гаиләң дә исән-имин булыр.
18Инде Бабил патшасының гаскәрбашларына бирелмәсәң, бу шәһәр килданиләр кулына тапшырылыр, һәм алар аны яндырырлар, син үзең дә алар кулыннан котыла алмассың», – диде.

19– Мин килданиләр ягына күчкән яһүдиләрдән куркам. Килданиләр мине яһүдиләргә тапшырса, алар мине җәзаларга мөмкин.

20– Тапшырмаслар! Раббының миңа әйткән сүзләренә колак сал, шул чагында синең белән бар да әйбәт булыр, син исән калырсың, – диде Иремия. – 21Ә инде аларга бирелүдән баш тарта калсаң, Раббының миңа нинди күренеш иңдергәнен тыңла: 22менә, Яһүдә патшасы сараенда калган барлык хатын-кызларны Бабил патшасының гаскәрбашлары каршына алып чыгарлар. Шул хатын-кызлар:

«Дусларың, алдап, сине күнәргә мәҗбүр итте,
аякларың пычракка баткач, качып китте», – диләр.

23Синең барлык хатыннарыңны вә балаларыңны килданиләргә алып китәрләр, син үзең дә алар кулыннан котыла алмассың; сине Бабил патшасы эләктереп алыр, һәм бу шәһәр яндырылыр.

24Сәдыкыйя Иремиягә әйтте:

– Безнең сөйләшкәнне беркем белмәскә тиеш, шул чагында исән калырсың.
25Әгәр түрәләр, синең белән сөйләшкәнемне ишетә калып: «Патшага нәрсәләр әйткәнеңне, аның сиңа нинди җавап биргәнен сөйлә безгә, яшермә, без сине үтермәбез», – дисәләр, 26аларга болай диген: «Мин патшага үтенеч белән килдем, Йонатан йортында һәлак булмас өчен, анда кайтармавын сорадым».

27Түрәләр Иремия янына килделәр, сораштырырга тотындылар, ул аларга патша кушканча җавап бирде. Шуннан түрәләр башка сораулар бирмичә китеп бардылар, чөнки патша белән ике арада булган сөйләшүнең эчтәлеген беркем белми иде. 28Иерусалим алынган көнгә кадәр Иремия сакчылар йортының ишегалдында кала бирде.

Иерусалимнең алынуы

Иерусалимнең алынуы болай була.

Copyright information for TatIBT15