‏ Jeremiah 39

1Яһүдә патшасы Сәдыкыйя хакимлегенең тугызынчы елында, унынчы айда Бабил патшасы Нәбухаднессар, үзенең бөтен гаскәре белән Иерусалим янына килеп, аны камап алды. 2Сәдыкыйя хакимлегенең унберенче елында, дүртенче айның тугызынчы көнендә дошман шәһәрнең диварын җимереп төшерде.

3Иерусалим алынганнан соң, Бабил патшасының барлык түрәләре, шәһәргә кереп, Урта капка янына килеп утырдылар. Алар арасында симмагирле Нергәл-Саресер, сарай хезмәтчеләре башлыгы Нәбу-Сарсехим, гаскәрбашы Нергәл-Саресер бар иде. 4Аларны күрүгә, Яһүдә патшасы Сәдыкыйя вә аның бөтен гаскәриләре төнлә шәһәрдән качтылар: патша бакчасы аша үтеп, ике дивар арасындагы капкадан чыктылар да Араба тигезлегенә таба киттеләр. 5Ләкин килданиләр аларны эзәрлекли чыкты; Сәдыкыйяне алар Әрихә тигезлегендә куып җиттеләр дә, тотып алып, Бабил патшасы Нәбухаднессар янына – Хамат җирендәге Рибла шәһәренә китерделәр; шунда Нәбухаднессар аңа хөкем карары чыгарды. 6Бабил патшасы Риблада Сәдыкыйянең күз алдында аның угылларын, шулай ук Яһүдәнең барлык затлы кешеләрен кадап үтерде. 7Аннары, Сәдыкыйянең күзләрен сукырайтып, Бабилгә алып китәр өчен, аңа бакыр богау кигезде. 8Килданиләр патша сараен вә халыкның йортларын яндырды, Иерусалим диварларын җимерде. 9Җансакчылар башлыгы Нәбузарадан шәһәрдә калган халыкны, бабиллеләр ягына чыкканнар вә бүтәннәр белән бергә әсир итеп, Бабилгә алып китте; 10бернәрсәләре булмаган ярлы кешеләрнең кайберләрен исә Яһүдә җирендә калдырып, аларга йөзем бакчалары вә кырлар бирде.

Иремиянең иреккә чыгуы

11Иремия турында Бабил патшасы Нәбухаднессар җансакчылар башлыгы Нәбузараданга мондый әмер бирде:

12– Син аны үз карамагыңа ал һәм аның турында кайгырт, бернинди яманлык кылма; ул ничек әйтсә, шуны эшлә.

13Шуннан җансакчылар башлыгы Нәбузарадан, сарай хезмәтчеләре башлыгы Нәбушазбан, гаскәриләр башлыгы Нергәл-Саресер һәм Бабил патшасының башка түрәләре, 14Иремия янына кеше җибәреп, аны сакчылар йортының ишегалдыннан чыгардылар да, үз өенә илтеп куяр өчен, Шафаннан туган Ахикам углы Гедалия карамагына тапшырдылар. Иремия, шул рәвешле, үз халкы арасында калды.

Раббының Эбед-Мәликне коткарырга вәгъдә итүе

15Әле сакчылар йортының ишегалдында тоткынлыкта ятканда ук, Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште
Хронология буенча 39:15-18 дәге вакыйга 38:13 тәге хәлләрдән соң дәвам итә.
:

16– Бар, хәбәши Эбед-Мәликкә, Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай дип әйтә, диген: «Менә, Мин бу шәһәр турында әйткән сүзләремне гамәлгә ашырам – Мин аңа яхшылык түгел, яманлык кылам! Көне җиткәч, син моны үз күзләрең белән күрерсең. 17Ләкин ул көнне Мин сине коткарырмын, – дип белдерә Раббы, – һәм син үзең курыккан кешеләр кулына эләкмәссең. 18Мин сине һичшиксез коткарырмын, кылычтан үлмәссең син. Миңа өмет баглаган өчен, сиңа тормыш бүләк ителер. Бу – Раббы сүзе».

Copyright information for TatIBT15