Jeremiah 40
Иремиянең Яһүдә башлыгы Гедалия янына килүе
1Җансакчылар башлыгы Нәбузарадан, Бабилгә сөргенгә китеп баручы Иерусалим һәм Яһүдә әсирләре арасыннан богауланган Иремияне табып алып, аны Рамаһ шәһәрендә азат итте. Иремиягә Раббы сүзе әнә шуннан соң килеп ирешкән иде. 2Җансакчылар башлыгы, Иремияне чакырып алып, болай диде: – Раббы, синең Аллаң, бу урынга һәлакәт китерергә вәгъдә иткән иде, – диде. – 3Инде менә әйткәнен Ул гамәлгә ашырды – сезнең өскә афәт җибәрде, чөнки сез Раббы алдында гөнаһ эш кылдыгыз, сүзләренә колак салмадыгыз. 4Ләкин мин бүген кулыңдагы богауларны чишәм. Әгәр минем белән Бабилгә барасың килсә – бар, мин синең турыда кайгыртырмын; ә инде минем белән Бабилгә барасың килми икән – биредә кал. Менә, бөтен җир синең алдыңда; үзең кирәк дип тапкан, барасың килгән урынга бар. 5Иремия әле китәргә дә өлгермәде, Нәбузарадан аңа: – Бабил патшасы Яһүдә шәһәрләренә башлык итеп куйган Шафаннан туган Ахикам углы Гедалия янына кайт та шунда халык арасында яшә яисә үзең теләгән урынга бар, – диде. Аннары җансакчылар башлыгы, азык-төлек вә бүләкләр биреп, аны чыгарып җибәрде. 6Иремия шуннан, Ахикам углы Гедалия янына Миспа шәһәренә китеп, илдә калган халык арасында яшәде. 7Үз кешеләре белән чүлдә качып яткан барлык гаскәрбашлары, Ахикам углы Гедалиянең Бабил патшасы тарафыннан идарәче итеп, ягъни Бабилгә сөрелмәгән ярлы-ябага ирләр, хатыннар, балалар өстеннән башлык итеп билгеләнүен ишеткәннән соң, 8аның янына Миспага килделәр. Болар – Нетания углы Исмәгыйль, Кареах угыллары Йоханан һәм Йонатан, Танхумет углы Сераяһ, нетофалы Эфайның угыллары, мәгакәһиләр кавеменнән бер адәмнең углы Язания һәм аларның сугышчылары иде. 9Шафаннан туган Ахикам углы Гедалия аларга һәм аларның сугышчыларына, ант итеп: – Килданиләргә хезмәт итүдән курыкмагыз, үз илегездә калып, Бабил патшасына хезмәт итегез, шул чагында барысы да яхшы булыр. 10Безнең илгә килүче килданиләр алдында сезнең вәкилегез булыр өчен, мин Миспада калам. Сез исә җәйге җимешләрне җыеп алыгыз, шәраб, зәйтүн мае әзерләп, савытларыгызга тутырып куегыз һәм үзегез урнашкан шәһәрләрдә яшәгез, – диде. 11Мәаб, Аммон, Эдом җирендә һәм башка илләрдә көн күрүче яһүдиләр, Бабил патшасы Яһүдәдә яшәүчеләрнең бер өлешен үз җирләрендә калдырганны һәм алар өстеннән Шафаннан туган Ахикам углы Гедалияне билгеләгәнне ишеткәннән соң, 12үзләре качып киткән җирләрдән Яһүдә иленә – Гедалия янына Миспага әйләнеп кайттылар; алар күп итеп шәраб әзерләделәр, җәйге җимешләр җыйдылар.Гедалияне үтерүләре
13Беркөн Кареах углы Йоханан һәм әлегәчә чүлдә яшеренеп яткан гаскәрбашлары, Гедалия янына Миспага килеп, 14аңардан: – Аммониләр патшасы Багалис, сине үтерер өчен, Нетания углы Исмәгыйльне җибәргәнне белмисеңмени? – дип сорадылар. Ләкин Ахикам углы Гедалия аларга ышанмады. 15Шунда, Миспада, Кареах углы Йоханан Гедалиягә яшертен генә: – Рөхсәт итсәң, мин Нетания углы Исмәгыйльне барып үтерер идем, моны беркем дә белмәс; нигә әле аңа сине үтерергә юл куярга?! Югыйсә синең янга җыелган яһүдиләр таралып бетәр һәм Яһүдәдә калган халык һәлак булыр, – диде. 16Ләкин Ахикам углы Гедалия аңа: – Алай эшләмә, синең Исмәгыйль хакында әйткәннәрең дөрес түгел, – диде.
Copyright information for
TatIBT15