Jeremiah 41
1Шул елның җиденче аенда Элишамадан туган Нетания углы Исмәгыйль үзенең ун кешесе белән Ахикам углы Гедалия янына Миспага килде. Әлеге Исмәгыйль, патша нәселеннән булып, патша түрәләренең берсе иде. Алар Миспада бергәләп ашап утырганда, 2Нетания углы Исмәгыйль һәм аның белән булган ун кеше, торып, Шафаннан туган Ахикам углы Гедалияне – Бабил патшасы илгә башлык итеп куйган кешене – кылыч белән чабып үтерделәр. 3Исмәгыйль Миспада Гедалия белән бергә булган барлык яһүдиләрне дә, андагы килданиләрнең хәрбиләрен дә үтерде.Исмәгыйльнең Раббы йортына бүләк китерүчеләрне үтерүе
4Иртәгесе көнне, Гедалиянең үтерелүе турында әле беркем белмәгәндә, 5Шәкем, Шилоһ вә Самарея шәһәрләреннән сакаллары кырылган, киемнәре ерткаланган, тәннәре җәрәхәт белән капланган ▼▼ …сакаллары кырылган, киемнәре ерткаланган, тәннәре җәрәхәт белән капланган… – Тирән кайгыны белдерүче билгеләр.
сиксән кеше килде. Алар Раббы йортына икмәк бүләкләре һәм хуш исле сумала-майлар алып килгән иде. 6Нетания углы Исмәгыйль, күз яшьләре түккән булып, Миспадан аларны каршыларга чыкты һәм, тегеләргә якынлаша төшкәч: – Ахикам углы Гедалия янына барыйк, – диде. 7Тегеләр шәһәр эченә керүгә, Нетания углы Исмәгыйль һәм аның кешеләре аларны кырып бетерделәр дә җәсәдләрен су җыю чокырына ташладылар. 8Ләкин арадан ун кеше, Исмәгыйльгә ялварып: – Үтермә безне, кырда яшереп саклаган бодай вә арпа, зәйтүн мае вә балыбыз бар, – диде, һәм ул, башкаларны үтерсә дә, боларны үтерүдән тыелып калды. 9Исмәгыйль мәетләрне ташлаткан су җыю чокыры бик зур ▼▼ …бик зур… – Борынгы грек телендәге тәрҗемәдә шулай.
булып, кайчандыр аны, Исраил патшасы Багшадан сакланып, Аса патша казыта. Нетания углы Исмәгыйль үлгән кешеләрнең мәетләрен шул чокырга тутырды. 10Шуннан соң Исмәгыйль Миспада калган бар халыкны – патша кызларын, җансакчылар башлыгы Нәбузарадан әмере белән Ахикам углы Гедалия карамагына тапшырылган һәммә кешене әсирлеккә алды; Нетания углы Исмәгыйль, аларны үзе белән ияртеп, аммониләр җиренә таба юнәлде. 11Ләкин Кареах углы Йоханан һәм аның янындагы гаскәрбашлары, Нетания углы Исмәгыйль эшләгән явызлыкларны ишетеп, 12барлык сугышчыларын тупладылар да Нетания углы Исмәгыйльгә каршы сугышырга киттеләр һәм аны Гибгондагы зур буа янында куып җиттеләр. 13– 14Исмәгыйль Миспадан әсирлеккә куып алып киткән халык, Кареах углы Йохананны һәм аның янындагы гаскәрбашларын күргәч, кирегә борылды да шатланышып Кареах углы Йохананга таба йөгерде. 15Әмма Нетания углы Исмәгыйль, үзенең сигез кешесе белән Йохананнан качып, аммониләр җиренә юл алды. Иремиянең «Мисырга кермәгез!» дип, халыкны кисәтүе
16Ахикам углы Гедалияне үтергәннән соң, Нетания углы Исмәгыйль Миспада әсир иткән бар кешене – хәрби хезмәткә яраклы ирләрне, хатын-кызларны, балаларны, сарай хезмәтчеләрен – Кареах углы Йоханан һәм аның янындагы гаскәрбашлары үзләре белән Гибгоннан җыеп алып китте. 17Алар юлга кузгалдылар һәм Бәйт-Лехем янындагы Герут-Кимһамда ялга тукталдылар. 18Килданиләрдән курыкканга күрә, алар Мисырга качарга булдылар, чөнки Бабил патшасы илгә башлык итеп билгеләгән Ахикам углы Гедалияне Нетания углы Исмәгыйль үтергән иде.
Copyright information for
TatIBT15