‏ Jeremiah 42

1Бөтен гаскәрбашлары, Кареах углы Йоханан, Һошагыйя углы Азария
Азария – борынгы грек телендәге тәрҗемәдә шулай; яһүд телендәге төп нөсхәдә: Язания.
һәм кечесеннән алып олысына кадәр бар халык, Иремия пәйгамбәр янына килеп:

2– Гозеребезне тыңла, зинһар! Исән калган шушы халык өчен үзеңнең Раббы Аллаңа дога кыл! Үзең күреп торасың: әүвәлге күп санлы халыктан бик азыбыз исән калды, – диделәр. – 3Синең Раббы Аллаң нинди юлдан барасын, нәрсә эшләргә икәнен әйтсә иде безгә, – диделәр.

4Иремия пәйгамбәр аларга:

– Үтенечегезне ишеттем. Әйткәнегезчә, Раббы Аллагызга дога кылырмын һәм Раббының сүзләрен түкми-чәчми сезгә җиткерермен, – диде.

5Алар исә:

– Әгәр без Раббы Аллаң синең аша әйткәннәрнең һәммәсен җиренә җиткереп үтәмәсәк, безгә каршы Раббы Үзе хаклык вә гаделлек белән шаһитлык бирсен, – диделәр. –
6Без сине Раббы Аллабыз янына җибәрәбез һәм Аның әйткәннәрен, безнең өчен яхшы яки яман булуга карамастан, тайпылышсыз үтәрбез. Раббы Аллабызга итагать кылсак, барысы да яхшы булыр.

7Ун көн үтүгә, Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште. 8Иремия, Кареах углы Йохананны, аның барча гаскәрбашларын, кечесеннән алып олысына кадәр бар халыкны чакыртып алып, 9аларга әйтте:

– Сез миннән Исраилнең Раббы Алласына гозерегезне җиткерергә үтенгән идегез. Ул сезгә менә болай ди:
10«Әгәр шушы җирдә калсагыз, Мин сезне биредә төпләндерермен – бөлдермәм, сезне тамыр җәйдерермен – йолкып алмам, чөнки сезнең өскә җибәргән афәт өчен үкенәмен. 11Сез хәзер Бабил патшасыннан куркасыз. Аңардан курыкмагыз! – дип белдерә Раббы. – Чөнки сезне коткарыр өчен, аның кулыннан йолып алыр өчен, Мин янәшәгездә булырмын. 12Мин сезгә Үземнең рәхим-шәфкатемне күрсәтермен, һәм Бабил патшасы, сезне кызганып, үз җирегезгә кире кайтарыр».

13Әмма сез Раббы Аллагыз сүзенә буйсынмыйча: «Без бу җирдә яшәмибез, 14Мисырга китәбез! Анда сугыш күрмәбез һәм сугыш быргысын ишетмәбез, ачлыктан җәфа чикмәбез, шунда гомер итәрбез», – дисәгез, 15сезгә әйтәм, әй Яһүдәнең исән калган халкы, Раббы сүзен тыңлагыз! Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Әгәр сез чынлап та „Мисырда яшибез!“дип карар кылсагыз, шунда китеп урнашсагыз, 16сезне куркыта торган кылыч Мисыр җирендә дә куып җитәр, сезне куркыта торган ачлык артыгыздан калмас, һәм сез шунда әҗәлегезне табарсыз. 17Мисырга китеп урнашырга карар кылган бар кеше кылычтан, ачлыктан вә үләт зәхмәтеннән һәлак булыр; аларның берсе дә Мин җибәргән афәттән котыла алмас».

18Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Мисырга китсәгез, Иерусалим халкына ябырылган ачу-ярсуым сезгә дә ябырылыр! Сез шом сала торган каһәр иясе булырсыз, хурлыкка төшеп, адәм мыскылына калырсыз һәм бу җирне бүтән күрә алмассыз». 19 20Әй Яһүдәнең исән калган халкы, Раббы сезгә: «Мисырга бармагыз!» – дип әйтте. Белеп торыгыз: мин бүген сезне, коточкыч хата ясыйсыз, дип кисәттем. Сез бит, миннән үтенеп, Раббы Аллагызга: «Безнең өчен Раббы Аллабызга дога кыл һәм Ул әйткәннәрне түкми-чәчми безгә җиткер, без барысын да Ул кушканча эшләрбез», – дип әйтергә куштыгыз. 21Мин бүген Ул әйткәннәрне сезгә җиткердем, ләкин сез Раббы Аллагыз минем аша әйткәннәрнең берсенә дә буйсынмадыгыз. 22Шуңа күрә белеп торыгыз: барып урнашырга теләгән җирегездә кылычтан, ачлыктан вә үләт зәхмәтеннән кырылырсыз!

Copyright information for TatIBT15