Jeremiah 43
Халыкның Мисырга китүе
1Раббы Аллалары әйтергә кушкан барлык сүзләрне Иремия бөтен халыкка җиткергәч, 2Һошагыйя углы Азария, Кареах углы Йоханан һәм башка тәкәббер кешеләр Иремиягә: – Ялганлыйсың син! Раббы Аллабыз сине «Мисырга китмәгез, анда яшәмәгез!» дип әйтергә җибәрмәгән, – диделәр. – 3Безгә каршы сине Нерия углы Барух котырта; ул безне бабиллеләр кулына тапшырып кырып бетерергә яки Бабилгә сөрергә ниятләнә. 4Шулай итеп, Кареах углы Йоханан, гаскәрбашлары һәм бар халык, Раббы ихтыярына буйсынмыйча, Яһүдә җирендә калудан баш тарттылар. 5Төрле илләрдә сибелеп яшәгән һәм үз илләре Яһүдәдә яшәргә дип әйләнеп кайткан бар халыкны Кареах углы Йоханан һәм гаскәрбашлары үзләре белән ияртеп киттеләр. 6Шул исәптән алар, Шафаннан туган Ахикам углы Гедалия карамагына җансакчылар башлыгы Нәбузарадан калдырып киткән барча ирләрне, хатыннарны, балаларны, патша кызларын, шулай ук Иремия пәйгамбәр һәм Нерия углы Барухны үзләре белән алып, 7Раббы сүзенә буйсынмыйча, Мисыр җиренә киттеләр һәм Тахпанхес шәһәренә җиттеләр.Нәбухаднессарның Мисырга һөҗүм итәсен Иремиянең алдан әйтеп куюы
8Тахпанхеста Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште: 9– Зур-зур ташлар ал да яһүдиләр күз алдында аларны Тахпанхестагы фиргавен сараеның ишеге янына түшәлгән балчык астына күмеп, 10яһүдиләргә әйт: «Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай дип әйтә, диген: „Менә, Мин Үземнең колымны, Бабил патшасы Нәбухаднессарны, бирегә китерәм, аның тәхетен шушы яшерелгән ташлар өстенә куям, һәм ул үзенең мәһабәт чатырын шунда корыр. 11Ул, килеп, Мисыр илен тар-мар китерер: үләт зәхмәтенә дучар ителгәне – авырып үләр,әсирлеккә дучар ителгәне – әсир китәр,
кылычка дучар ителгәне – кылыч астына керер!
12Бабил патшасы Мисыр илаһларының гыйбадәтханәләренә ут салыр; потларның кайберләрен яндырыр, кайберләрен үзе белән алып китәр. Бетләрен чүпләп, үзенең киемен чистарткан көтүче кебек, Нәбухаднессар да Мисыр җирен чистартыр һәм шул илдән тыныч кына чыгып китәр. 13Мисыр җирендәге Кояш йортына ▼
▼ Кояш йорты – әлеге йорт Он (грекча: Гелиополис) шәһәрендә урнашып, анда мисырлыларның кояш илаһы Рага сәҗдә кылу үзәге булган.
куелган изге баганаларны җимерер ул, Мисыр илаһларының гыйбадәтханәләрен яндырып бетерер“».
Copyright information for
TatIBT15