‏ Jeremiah 44

Потларга табынуны хөкем итү

1Мисырдагы Мигдол, Тахпанхес, Мемфис һәм Патрос шәһәрләрендә көн күрүче яһүдиләр турында Иремиягә Раббы сүзе булды.

2– Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Иерусалимгә вә барлык Яһүдә шәһәрләренә Мин җибәргән афәтләрнең һәммәсен сез күрдегез; менә, ул калалар хәзер хәрабә булып ята, һәм анда яшәүче юк бүтән. 3Яһүдиләр кылган явызлыклар өчен булды бу. Алар, корбаннар яндырып, чит илаһларга хезмәт итеп йөрүләре белән Минем ачуымны чыгардылар. Ул илаһлар аларга да, сезгә дә, ата-бабаларыгызга да чит-ят иде. 4„Мине нәфрәтләндерә торган бу әшәке эшләрегезне эшләмәгез!“– дип әйтер өчен, Мин сезнең янга Үземнең колларымны – пәйгамбәрләремне – бер-бер артлы җибәрдем, 5ләкин сез Мине тыңламадыгыз, сүзләремә колак салмадыгыз, явыз гамәлләрегездән баш тартмадыгыз, чит илаһларга корбаннар яндырудан туктамадыгыз. 6Шуңа күрә Минем ачу-ярсуым, кабынып, Яһүдә шәһәрләренә вә Иерусалим урамнарына ябырылды; хәзер алар, бүген күренгәнчә, хәрабәләр өеменә әверелгән, бушап калган».

7Инде Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Нигә сез үз башыгызга зур бәла аласыз, Яһүдә иленнән килгән ирләрне, хатыннарны, балаларны вә яңа туган сабыйларны харап итәсез – берегез дә исән калмый бит! 8Нигә сез үз кулларыгыз ясаган потлар белән Минем ачуымны чыгарасыз, үзегез килеп урнашкан Мисыр җирендә чит илаһларга корбаннар яндырасыз?! Сез үзегезне һәлак итәрсез, җирдәге барлык халыкларның каргышына вә мәсхәрәсенә дучар булырсыз! 9Яһүдә җирендә вә Иерусалим урамнарында ата-бабаларыгыз, Яһүдә патшалары һәм аларның хатыннары кылган явызлыкны, үзегезнең һәм хатыннарыгызның явызлыгын оныттыгызмыни?! 10Сез әле дә буйсынмыйсыз, Миннән курыкмыйсыз, сезгә һәм ата-бабаларыгызга Мин биргән Канун һәм кагыйдәләрем буенча гамәл кылмыйсыз». 11Шуңа күрә Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Менә, Мин сезгә афәт җибәрергә, бөтен Яһүдә халкын юк итәргә булдым. 12Исән калган һәм Мисырга китеп урнашырга карар кылган яһүдиләрне Мин юк итәрмен – алар Мисырда һәлак булыр! Кылычтан яки ачлыктан үләр алар, олысы-кечесе кылычтан яки ачлыктан кырылыр. Шом сала торган каһәр иясенә әйләнер алар, хурлыкка төшеп, адәм мыскылына калыр. 13Иерусалимне җәзалаган кебек, Мисыр җирендә яшәүче яһүдиләрне кылыч, ачлык вә үләт зәхмәте белән җәзалармын. 14Исән калган һәм Мисырга яшәргә дип күчеп килгән яһүдиләрнең берсе дә котылып калмас. Алар бөтен җаннары-тәннәре белән Яһүдәгә кайтырга ашкыныр, ләкин качкыннарның бик азы гына әйләнеп кайтыр».

15Хатыннары чит илаһларга корбаннар яндырганны белгән барлык ир-атлар һәм анда җыелып торган күпләгән хатын-кыз – Мисыр җирендә, Патрос өлкәсендә яшәгән бар халык – Иремиягә болай дип җавап бирде:

16– Раббы исеменнән безгә сөйләгән сүзләреңне тыңламыйбыз! 17Әйткән нәзеребезгә тугры калып, ата-бабаларыбыз, патшаларыбыз, түрәләребез һәм без үзебез элек Яһүдә шәһәрләрендә һәм Иерусалим урамнарында эшләгәнчә, Күк алиһәсенә багышлап, хуш исле сумала-майлар көйрәтербез, корбан бүләге итеп шәраб китерербез, чөнки ул вакытларда без тук вә бәхетле, кайгы күрми яши идек. 18Күк алиһәсе хөрмәтенә хуш исле сумала-майлар көйрәтүдән, бүләк итеп шәраб китерүдән туктагач, хәерчелектә яшибез, кылычтан һәм ачлыктан кырылабыз.

19– Күк алиһәсе хөрмәтенә хуш исле сумала-майлар көйрәтүебезне, бүләккә шәраб китерүебезне һәм алиһә сурәте төшерелгән корбан икмәкләре пешерүебезне ирләребез белми идемени?! – дип өстәде хатыннар.

20Шунда Иремия бөтен халыкка – ир-ат вә хатын-кызларга, аңа каршы сөйләүче барча кешегә – болай диде:

21– Сез үзегез, сезнең ата-бабаларыгыз, патшаларыгыз, түрәләрегез, илнең халкы Яһүдә шәһәрләрендә вә Иерусалим урамнарында корбаннар яндырганны Раббы хәтерләмидер, оныткандыр дисезме?! 22Раббы сез кылган явызлыкларга вә әшәкелекләргә бүтәнчә түзеп тора алмады; шуңа күрә дә сезнең җирегез, үзегез күргәнчә, ташландык хәлгә төшеп, куркыныч бер урынга, каргалган, кеше яшәми торган җиргә әверелде. 23Хуш исле сумала-майлар көйрәтеп, сез Раббы алдында гөнаһ кылдыгыз, Аның әйткәннәрен тыңламадыгыз, Аның Кануны, кагыйдә вә күрсәтмәләре буенча гамәл кылмадыгыз, шуның өчен, үзегез күреп торганча, өстегезгә шушы афәт килде.

24Иремия бөтен халыкка һәм аеруча барлык хатын-кызларга әйтте:

– Мисыр җирендә яшәүче Яһүдә халкы, Раббы сүзен тыңлагыз!
25Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Сез вә сезнең хатын-кызларыгыз: „Әйткән нәзеребезгә тугры калып, Күк алиһәсе хөрмәтенә без корбаннар яндырырбыз, бүләк итеп шәраб китерербез“, – дидегез һәм әйткәннәрегезне гамәлгә ашырасыз. Ярый соң, әйткәннәрегезне үтәгез! Үтәгез әйдә!» 26Ләкин Мисыр җирендә яшәүче барлык яһүдиләр, тыңлагыз: «Мин, – ди Раббы, – Үземнең бөек исемем белән ант иттем: бөтен Мисыр илендә бер яһүди дә бүтән, Минем исемемне әйтеп: „Хуҗа-Раббы Үзе шаһиттыр!“– дип ант итмәс! 27Менә, Мин иминлек түгел, ә һәлакәт китерер өчен күзәтәм сезне; Мисыр җирендәге барлык яһүдиләр соңгы кешесенә кадәр кылычтан вә ачлыктан һәлак булыр! 28Кылычтан котылган бик азлар гына Мисырдан Яһүдә җиренә әйләнеп кайтыр. Исән калган һәм Мисырга яшәргә дип күчеп килгән барлык яһүдиләр шулчак үзләренең түгел, ә Минем сүземнең рас чыгуын белер. 29Мин сезне менә шушы җирдә җәзага тартырмын, – дип белдерә Раббы. – Әйткән сүзләремнең гамәлгә ашасына сез ышансын өчен, Мин сезгә менә шундый билге җибәрәм: 30Яһүдә патшасы Сәдыкыйянең җанын кыярга теләгән Бабил патшасы Нәбухаднессар кулына Сәдыкыйяне ни рәвешле тапшырган булсам, Мисыр патшасын – Хофра фиргавенне дә – аңа үлем теләүче дошманнары кулына тапшырырмын!» – ди Раббы.

Copyright information for TatIBT15