Jeremiah 46
Мисырның Кәркәмеш янындагы сугышта җиңелүе
1Раббы чит халыклар турында Иремия пәйгамбәргә Үз сүзен җиткерде. 2Бу сүзләр Мисыр турында һәм Фырат елгасы буендагы Кәркәмеш шәһәре янына килеп тукталган Мисыр патшасы – Нехо фиргавен гаскәре турында иде. (Яһүдә патшасы Йошия углы Яһоякыйм хакимлегенең дүртенче елында Бабил патшасы Нәбухаднессар шул гаскәрне тар-мар итә.) 3«Зур вә кечкенә калканнарыгызны әзерләгез!Сугышка керегез!
4Атларыгызны иярләгез,
менеп атланыгыз, җайдаклар!
Башыгызга очлымнар киеп, сафларга басыгыз!
Сөңгеләрегезне үткенләгез,
көбә күлмәкләрегезне киегез!
5Әмма ни күрәм Мин? –
Алар куркып калдылар һәм кирегә борылдылар.
Аларның иң көчле гаскәриләре тар-мар ителде,
артларына да карамый качалар;
һәр тарафтан дәһшәт яный! –
дип белдерә Раббы. –
6Җитез аяклы качып котыла алмас,
көчле кеше котылмас;
төньякта, Фырат елгасы янында, алар абынып егылыр.
7Кем ул анда Нил елгасы кебек ташый,
сулары ташкын кебек ярсый, дулкынлана?
8Мисыр ул – Нил елгасыдай ташый,
сулары ташкын кебек ярсый, дулкынлана:
„Күтәрелеп, җирне каплармын,
шәһәрләрне вә аларның халкын һәлак итәрмен!“– ди ул.
9Һөҗүмгә ташланыгыз, атлар!
Алга очыгыз, сугыш арбалары!
Куәтле гаскәриләр –
калкан тоткан хәбәшиләр һәм Пут сугышчылары,
җәяләрен киергән Луд ▼
▼ Пут, Луд – Мисыр ягында сугышкан илләр.
яугирләре ▼▼ Яугир – сугышчы.
– сугышка керегез!10Әйе, бу – Хакимнең, Күкләр Хуҗасы Раббының, үч алу көне,
дошманнарын җавапка тартасы көн.
Кылыч туйганчы ашаячак,
канны туйганчы эчәчәк,
һәм бу – Хакимгә, Күкләр Хуҗасы Раббыга,
төньяк җирендә, Фырат елгасы буенда китерелгән корбан булачак.
11Гилыгадка барып, бәлзәм ал, и гыйффәтле кыз Мисыр;
юкка гына күп төрле дарулар эчәсең – син инде терелмәссең.
12Халыклар синең хурлыкка калуыңны ишетте –
илереп кычкыруың бөтен дөньяга тарала,
чөнки сугышчыларың бер-берсенә абынды да
бергәләп җиргә ауды».
Бабиллеләрнең Мисыр җиренә һөҗүм итүе
13Бабил патшасы Нәбухаднессарның Мисыр җиренә һөҗүм итәргә җыенуы турында Иремия пәйгамбәргә Раббыдан мондый сүз булды: 14«Бу хакта Мисырга хәбәр юллагыз,Мигдол, Мемфис вә Тахпанхес шәһәрләрендә белдерегез:
„Сафка басыгыз һәм әзерләнегез,
чөнки кылыч тирә-ягыгыздагы кешеләрне ашый!“– дип әйтегез.
15Апис нигә качып китте соң,
үгезегез нигә каршы тора алмады? ▼
▼ Апис – Птах исемле илаһны гәүдәләндергән, Мемфис халкы табынган изге үгез сыны. Бу урын борынгы грек телендәге тәрҗемәгә нигезләнеп эшләнде.
–Аны Раббы егып ташлады!
16Күпләрне абынырга мәҗбүр итте Ул.
Бер-берсенең өстенә егылды алар
һәм: „Торыгыз, халкыбыз янына,
үзебезнең туган җиребезгә кайтыйк,
дошман кылычыннан котылыйк!“– диде.
17„Форсатны ычкындырган мактанчык“дигән исем бирегез
Мисыр патшасы фиргавенгә!»
18Исеме Күкләр Хуҗасы Раббы булган Патша болай ди:
«Мин Үзем шаһиттыр:
башка таулар арасында калкып торган Тавор тавы
һәм диңгез буендагы Кәрмил тавы кебек куәтле берәү киләчәк.
19Әй Мисыр халкы, сөргенгә китү өчен,
кирәк-яракларыгызны әзерләгез,
чөнки Мемфис җимереләчәк, чүлгә әйләнәчәк һәм кешесез калачак.
20Мисыр матур бер бозау сыман,
ләкин аңа төньяктан кигәвен якынлашып килә.
21Мисырның ялланган гаскәриләре дә симертелгән бозаулар кебек;
алар борылып кирегә чабарлар,
каршы тора алмаслар,
чөнки аларның һәлакәт көне, җәза алыр вакыты җитте.
22Мисыр әнә качарга маташкан еландай ысылдый:
куәтле көч булып, утынчылар сыман балта күтәреп,
аның өстенә дошман килә.
23Аның урманын кисеп бетерерләр, – дип белдерә Раббы, –
гәрчә ул кичеп чыга алмаслык калын булса да.
Дошманнары саранчадан да күбрәк,
исәбенә чыгарлык түгел.
24Мисыр-кыз хурлыкка калыр,
төньяк халкы кулына төшәр».
25Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: – Менә, Мин Фива ▼
▼ Фива – көньяк Мисырда урнашкан бу шәһәр яһүд текстында Но дип бирелгән.
илаһы Амонны, фиргавенне, Мисырны, аның илаһларын вә патшаларын, фиргавенгә ышанып торучыларны җәзага тартырмын – 26аларга үлем теләүче Бабил патшасы Нәбухаднессар һәм аның хезмәтчеләре кулына тапшырырмын. Әмма соңрак, элекке вакыттагы кебек, Мисырда тагын кешеләр яши башлар. Бу – Раббы сүзе. Раббының киләчәктә Исраилне коткаруы
27«Ә син, колым Ягъкуб, курыкма!Син, Исраил, төшенкелеккә бирелмә!
Чөнки Мин сине ерак илдән коткарырмын,
токымыңны әсирлектә булган җиреннән кайтарырмын!
Ягъкуб кире әйләнеп кайтыр,
иминлек вә тынычлыкта яшәр,
һәм аңа инде беркем дә янамас.
28Курыкма, колым Ягъкуб, – дип белдерә Раббы, –
чөнки Мин – янәшәңдә!
Мин сине халыклар арасына куып тараткан идем,
инде шул халыкларның һәммәсен кырып бетерермен,
ә сине юк итмәм.
Җәзасыз калдырмам сине,
әмма җәзаны гаделлек белән бирермен».
Copyright information for
TatIBT15