Jeremiah 47
Пелештиләргә килгән бәла
1Мисыр фиргавене Газа шәһәренә һөҗүм итәр алдыннан, Иремия пәйгамбәргә пелештиләр турында Раббыдан хәбәр килеп иреште. 2«Раббы болай ди:„Менә, төньяктан сулар ургылып килә,
алар, елга кебек ташып, җирне вә анда булган һәр нәрсәне,
шәһәрне вә анда яшәүчеләрне басып китәр;
шул чагында кешеләр үкереп елар,
илдә яшәүче бар кеше илереп-илереп елар.
3Дошман тайларының тояк тавышын,
арбалар дөбердәвен, көпчәкләр шакылдавын ишетеп,
аталар, ярдәм итәргә дип, үзләренең балаларына әйләнеп карамас,
чөнки куллары хәлсезләнеп салынып төшәр.
4Барча пелештиләрне һәм аларның исән калган ярдәмчеләрен –
Сур вә Сидунны юк итү көне ул.
Мин, Раббы, Кәфтур ▼
▼ Кәфтур – Крит утравы.
утравыннан килгән пелештиләрне кырып бетерермен!5Газа кайгыдан чәчен кырыр,
Ашкылун тынып калыр.
Әй исән калган үзән халкы,
кайчанга кадәр тәнегезне җәрәхәтләрсез ▼
▼ Кайгы билгесе итеп үз-үзеңне җәрәхәтләү турында сүз бара.
икән?!“»6«И Раббы кылычы,
кайчан да булса тынычланырсыңмы икән син?
Әйдә, кире кыныңа кереп утыр,
җитәр инде, тукта!» ▼
▼ Пелештиләр сүзе булса кирәк.
–7Ләкин Раббы Үзе әмер иткәндә, кылыч ничек тынычлана алсын?!
Ашкылун шәһәренә һәм диңгез ярына каршы
Раббы Үзе җибәрде бит аны!
Copyright information for
TatIBT15