‏ Jeremiah 49

Раббының аммониләргә чыгарган хөкеме

1Аммониләр турында Раббы болай ди:

«Исраилнең угыллары юкмыни?!
Варисы юкмыни аның?!
Ни өчен соң Гәд җирен илаһ Милкүм
Милкүм – аммониләр табынган илаһ. Аның икенче исеме: Молых.
биләп алган
һәм халкы аның
…халкы аның… – Биредә аммониләр турында сүз бара.
Гәд шәһәрләрендә яши?
2Әмма шундый көннәр килер, – дип белдерә Раббы, –
аммониләр мәркәзе Рабаһка каршы
Минем ихтыярым буенча сугышчан авазлар яңгырар;
һәм ул шәһәр хәрабәләр өеменә әйләнер,
әйләнә-тирәдәге авыллар янып бетәр, – ди Раббы. –
Шунда Исраил үз җирен дошманнардан кире кайтарыр.

3Үкереп ела, Хишбун, чөнки Гай шәһәре вәйран булган!
Рабаһ каласының кызлары, кычкырып елагыз,
тупас тукымага төренеп, күз яшьләре түгегез,
елагыз һәм арлы-бирле сугылып йөрегез,
чөнки илаһыгыз Милкүм
үзенең каһиннәре, түрәләре белән бергә сөрген китә.
4И хыянәтчел Аммон-кыз,
нигә син уңдырышлы үзәннәрең белән мактанасың,
үзеңнең хәзинәләреңә ышанып торасың,
„Кем миңа каршы килер?!“– дисең.
5Менә, Мин синең өстеңә һәр яктан афәт яудырам, –
ди Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы. –
Артыгызга-алдыгызга карамый качарсыз,
ләкин ул качакларны кабат беркем җыеп алмас.

6Әмма шуннан соң Мин аммониләргә элеккеге мул-имин тормышларын кайтарырмын», – дип белдерә Раббы.

Раббының эдомиләргә хөкем чыгаруы

7Күкләр Хуҗасы Раббы Эдом
Эдом – Эсауның икенче исеме (карагыз: «Яратылыш», 25:30); эдомиләрнең нәселбашы.
турында болай ди:

«Теманда
Теман – Эдом (Эсау) оныгының исеме белән аталган төбәк. Биредә бөтен Эдом иле күздә тотыла.
зирәкләр беткәнмени инде,
акыллы кешеләр киңәш бирә алмый башлаганмы,
аларның зирәклеге саекканмы?!
8Кире борылыгыз, качыгыз,
тирән мәгарәләргә яшеренегез, Дедан кешеләре,
чөнки Эсауга җәза бирер көнем җитте –
Мин аның өстенә афәт җибәрәм!
9Әгәр сезнең янга йөзем җыючылар килгән булса,
ботакларда берничә җиләк калдырыр иде;
төнлә караклар килсә дә,
үзләренә кирәк кадәр генә урлар иде;
10ә Мин Эсауны тәмам шәрә калдырганчы тунармын,
аның яшерен урыннарын фаш итәрмен,
һәм ул беркайда да посып ята алмас.
Аның балалары, туганнары вә күршеләре һәлак булыр,
үзенең дә гомере киселер.
11Ятимнәреңне янымда калдыр, Эдом:
Мин аларның гомерен саклармын,
тол хатыннарың да өметләнеп торсын Миңа».

12Раббы болай ди:

– Ачуым касәсеннән эчәргә лаек булмаганнар да эчкәч, ничек инде син, Эдом, җәзасыз калырсың?! Син җәзасыз калмассың, касәдән һичшиксез эчәрсең!
13Үз Затымнан ант итеп әйтәм: Босра шәһәре куркыныч хәлгә килер, хур ителер, тәмам вәйран булыр, каргалган урынга әйләнер, әйләнә-тирәсендәге шәһәрләр дә мәңге хәрабә булып калыр, – дип белдерә Раббы.

14Раббыдан мин бер хәбәр ишеттем:
«Җыелыгыз да Эдомга каршы сугышка күтәрелегез!»
Моны әйтер өчен, халыкларга Ул Үзенең илчесен җибәргән.

15«Халыклар арасында Мин сине иң мескене итәрмен,
адәм мыскылына калдырырмын.
16Рәхимсезлегең вә йөрәгеңнең тәкәбберлеге алдады сине.
Син кыя ташлар арасында, түбәҗирдә яшәсәң дә,
бөркет сыман, ояңны биек урында корсаң да,
Мин сине аннан бәреп төшерермен! – ди Раббы. –

17Һәм Эдом шом сала торган бер урынга әйләнер; шул тирәдән узып баручы һәркем, коты алынып, аның җәрәхәтләрен күреп сызгырып куяр.

18Сәдүм, Гамура вә алар тирәсендәге шәһәрләр ничек вәйран булса,
Эдом да шул хәлгә төшәр –
анда беркем килеп урнашмас, һичбер кеше яшәмәс, – ди Раббы. –
19Менә, Үрдүн буендагы куаклар арасыннан
чәчәкле көтүлеккә килеп чыккан арыслан кебек,
эдомиләрне Мин күз ачып йомган арада куып җибәрермен,
аларның иң шәп сарык тәкәләрен сайлап алырмын.
Минем белән кем тиңләшә,
кем Мине хөкемгә тарта алыр?!
Нинди көтүче Миңа каршы чыгар?!

20Шулай итеп, – ди Раббы. –

Раббының Эдом турындагы карарын,
Теман кешеләренә кагылышлы ниятен тыңлагыз.
Хактыр: көтүдәге яшь малларны сөйрәп алып китәрләр,
алар белән бергә көтүлекне дә харап итәр Ул.
21Эдом гөрселдәп ауганда, җир тетрәр,
үкереп елаган тавышлар хәтта Камышлы диңгез буенда ишетелеп торыр.
22Менә, дошман бөркет кебек ябырылып килер дә
канатларын Босра өстенә җәяр;
һәм Эдом сугышчыларының йөрәге ул көнне
тулгак газаплары кичерүче хатынныкы сыман куркып калыр».

Дәмәшкъкә киләсе бәла

23Дәмәшкъ турында.

«Күршедәге Хамат белән Арпад шәһәрләре аптырашта,
чөнки кайгылы хәбәрне ишеттеләр.
Алар калтырап төштеләр;
дулкынланган диңгез тынычлана алмаган кебек борчуга калдылар.
24Дәмәшкъ, батырлыгын җуеп, качып китте –
куркуга калды,
бала табучы хатын кебек тулгаклый вә газаплана ул.
25Данлыклы шәһәр, Минем шатлыгым,
шулай ташландыкмы хәзер?!
26Хактыр: ул көнне аның яшь егетләре мәйданнарда егылып калыр,
бөтен сугышчылары һәлак булыр.
Бу – Күкләр Хуҗасы Раббы сүзе.
27Дәмәшкъ диварларына Мин ут төртермен,
һәм ул ут Бен-Һадад патшаның зиннәтле сарайларын юк итәр».

Кыдар белән Хатсорга чыгарган хөкем

28Кыдар турында һәм Бабил патшасы Нәбухаднессар тар-мар иткән Хатсор
Кыдар, Хатсор – гарәп кабиләләре яшәгән төбәкләр.
патшалыклары турында Раббы болай ди:

«Әйдәгез, Кыдарга каршы чыгыгыз
һәм Шәрык кабиләләрен юк итегез!
29Аларның чатырларын вә көтүләрен,
чатыр пәрдәләрен,
барлык кирәк-яракларын вә дөяләрен тартып алырлар,
аларга: „Һәр тарафтан дәһшәт яный!“– дип кычкырырлар.
30Хатсорда яшәүчеләр, качыгыз, китегез тизрәк,
тирән мәгарәләрдә яшеренегез! – дип белдерә Раббы. –
Бабил патшасы Нәбухаднессар сезнең хакта карар кабул итте,
сезгә каршы ният кылды.
31Әйдәгез, тыныч кына яшәп яткан
шушы гамьсез халыкка каршы чыгыгыз! – дип белдерә Раббы. –
Капкалары да, бикләре дә юк аларның,
башка халыклардан аерым яши алар.
32Дөяләре бүтәннәргә табыш булыр,
көтү-көтү маллары урланыр-таланыр;
чигә чәчләрен кырып йөрүче бу адәмнәрне
төрле тарафларга җилләргә чәчәрмен,
һәр яктан аларга бәла җибәрермен, – дип белдерә Раббы. –
33Хатсор – чүл бүреләре өчен сыеныр урын,
мәңге шәрә ялан булыр.
Анда һичкем яшәмәс,
адәм углы анда урнашмас».

Раббының Эламга бәла-каза җибәрүе

34Яһүдә патшасы Сәдыкыйя хакимлек итә башлаган чорда, Иремия пәйгамбәргә Элам иле турында Раббы сүзе килеп иреште.

35Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди:

«Менә, Эламга көч биргән җәяне Мин сындырырмын!
36Эламга каршы күкнең дүрт ягыннан дүрт җил куптарырмын,
аларны шул җилләргә чәчәрмен,
һәм куылган эламлылар барып сыенмаган халык табылмас.
37Эламлыларны Мин дошманнары
һәм аларга үлем теләүчеләр каршында калтырый торган итәрмен;
аларга бәла-каза җибәрермен,
ачу-ярсуымны яудырырмын, – ди Раббы, –
артларыннан кылыч җибәреп, тәмам кырып бетерермен.
38Тәхетемне Мин Эламда куярмын,
андагы патшаны вә түрәләрне юк итәрмен, – дип белдерә Раббы. –
39Әмма киләчәк көннәрдә Мин
Эламга элеккеге мул-имин тормышын кайтарырмын.
Бу – Раббы сүзе».
Copyright information for TatIBT15