Jeremiah 5
Исраил белән Яһүдәнең Раббыдан ваз кичүе
1Раббы болай ди:«Иерусалим урамнары буйлап узыгыз,
тикшерегез, мәйданнарын күзәтегез:
гаделлек саклаучы, тугры берәр кеше табарсызмы икән?!
Тапсагыз, Иерусалимне Мин кичерер идем.
2Шәһәр халкы:
„Раббы Үзе шаһиттыр!“– дип әйтсә дә,
ант итүе ялган аның».
3Йа Раббы!
Күзләрең тугрылыкка төбәлмәгәнмени Синең?!
Син бу халыкны кыйнадың, ә алар аны сизмәде дә,
Син аларны аздан гына юкка чыгармадың, ә алар сабак алмады,
таштан да катырак булып үҗәтләнә барды,
Сиңа кайтырга теләмәде.
4Мин: «Болар – ярлы, надан кешеләр,
Раббы юлын, үз Алласының канунын белмиләр, – дип уйладым. –
5Затлы түрәләр янына барыйм әле, алар белән сөйләшим,
чөнки алар Раббы юлын,
үз Алласының канунын беләдер», – дидем.
Ләкин алар да камытларын сындырганнар,
бауларын ▼
▼ …камытларын…бауларын… – 2:20 гә искәрмәне карагыз.
өзгәннәр икән.6Шуның өчен, урманнан арыслан чыгып, аларны үтерәчәк,
чүл бүресе ботарлаячак.
Шәһәрләре янында аларны каплан сагалап торачак –
каладан чыккан һәркемне өзгәләп ыргытачак,
чөнки халыкның җинаятьләре зурдыр,
Раббыга кылган хыянәтләре хисапсыздыр.
7«Ничек итеп ярлыкыйм ди Мин сине, Исраил?!
Балаларың, Мине ташлап, ялган илаһлар белән ант итә.
Мин аларның тамагын туйдырдым,
ә алар уйнашлык иттеләр,
өерләре белән фахишәләр йортына йөрделәр.
8Симертелгән, нәфесле тайлар болар:
һәрберсе икенче берәүнең хатынына карап кешни.
9Моның өчен җәзасыз калдырыйммы аларны?! –
дип белдерә Раббы. –
Шушындый халыктан үч алмыйммы?!
10Барыгыз, аларның йөзем бакчаларын туздырып ташлагыз ▼
▼ Аллаһы биредә Исраил дошманнарына мөрәҗәгать итә.
,ләкин бөтенләй юк итмәгез;
йөзем куакларының ботакларын кисеп ыргытыгыз,
чөнки алар инде Минеке түгел.
11Исраил вә Яһүдә халкы Миңа хыянәт итте.
Бу – Раббы сүзе».
12Алар Раббы турында ялган сөйләделәр:
«Ул берни дә эшләмәячәк,
һәм безнең өскә бәла килмәячәк,
без кылыч та, ачлык та күрмәячәкбез.
13Пәйгамбәрләр – фәкать җил генә,
аларда Раббы сүзе юк;
әйткәннәре үз башына төшсен!» – диделәр.
14Шуңа күрә Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла, болай ди:
«Кешеләр шундый сүзләр сөйләгән өчен,
Мин Үз сүзләремне синең авызыңда, Иремия, утка әйләндерәм,
ә бу халыкны утын итәм,
һәм шул ут аларны яндырып бетерәчәк.
Ерактан килгән халыкның Исраилгә һөҗүм итүе
15Менә, Исраил, Мин сиңа ерактан бер халык китерәм, –дип белдерә Раббы, –
куәтле, борынгы халык ул.
Телләрен белмәгәнгә, син аларны аңламассың.
16Аның садагы ▼
▼ Садак – ук савыты.
– ачык кабер сыман;һәрбер сугышчысы гаярь-батырдыр.
17Алар синең уңышыңны вә ризыгыңны,
сарык-кәҗәләреңне вә терлегеңне,
йөзем вә инҗир җимешләреңне ашаячак,
угыл-кызларыңны үтерәчәк,
ныгытылган, өмет баглап торган шәһәрләреңне
кылычы белән җимерәчәк».
18Ләкин ул көннәрдә дә Мин сине ахырга кадәр кырып бетермәячәкмен, – дип белдерә Раббы. – 19Әгәр кешеләр: «Раббы Аллабыз безгә боларның һәммәсен нәрсә өчен эшләде икән?» – дип сораса, син, Иремия: «Сез, Аны ташлап, үз җирегездә чит илаһларга хезмәт иткәнлектән, ят җирләрдә чит кешеләргә хезмәт итәрсез!» – дип җавап бир.
Халыкның ялганны хуплавы
20Моны Ягъкуб нәселенә игълан итегез,Яһүдә халкына җиткерегез:
21«Әй аңгыра вә акылсыз,
күзе була торып күрмәгән,
колагы була торып ишетмәгән халык, тыңла!
22Миннән куркырга,
Минем алда дер калтырап торырга тиеш түгелме сез?! –
дип белдерә Раббы. –
Комны Мин диңгез мәңге үтеп чыга алмаслык чик итеп куйдым:
дулкыннар никадәр генә ургылып бәрелсә дә,
ярны җимерергә көчләре җитми,
үкерсә-сикерсә дә, яр сызыгын үтеп чыга алмый.
23Ләкин бу халыкның йөрәге үҗәт, фетнәчел;
алар Миннән йөз чөереп китеп бардылар;
24күңелләреннән: „Раббы Аллабыздан куркып, Аны хөрмәтлик!
Язын-көзен Ул безгә үз вакытында яңгырын яудыра,
игенне урып-җыяр өчен, һәр елны вакыт бирә“, – дип әйтмәделәр.
25Кылган җинаятьләрегез сезне шушы нәрсәләрдән мәхрүм итте,
гөнаһларыгыз шушы игелекләрдән аерды.
26Хактыр: Минем халкым арасында яман кешеләр бар:
алар, кош аулаучылар сыман, тозак куялар
һәм посып ятып кешеләрне аулыйлар.
27Кошлар белән тулган читлек кебек,
аларның йортлары мәкер белән тулган;
шул мәкерләре аркасында алар баеп киттеләр,
югары күтәрелделәр,
28тәмам симерделәр – симезлектән битләре майланып тора.
Явызлык кылуда алар барлык чикләрне узып киттеләр,
мәхкәмәдә ятимнәрнең эшләрен гаделлек белән,
алар файдасына карамыйлар,
ярлылар хокукын якламыйлар.
29Шушыларның барысы өчен
җәзасыз калдырыйммы аларны?! – дип белдерә Раббы. –
Мондый халыктан үч алмыйммы?!
30Бу илдә коточкыч вә шаккатмалы хәлләр кылына:
31пәйгамбәрләр ялган хәбәр сөйли,
руханилар алар сүзе буенча хакимлек итә,
ә Минем халкым моңа каршы килми.
Шушыларның бөтенесенә чик куелгач,
ниләр кылырлар икән?
Copyright information for
TatIBT15