Jeremiah 51
Раббының Бабилдән үч алуы
1Раббы болай ди: «Менә, Мин Бабилгә, Ләб-Камайда ▼▼ Ләб-Камай – яһүдчә «дошманнарымның йөрәге» мәгънәсендә. Әлеге исем биредә Бабилне аңлата.
яшәүчеләргә каршыҮземнең җимерүче җилемне кузгатам.
2Бабилгә чит кавемнәрне җибәрәм:
алар, бодай җилгәргәндәй, Бабилне җилгә туздырырлар,
җирен таларлар,
бәла килгән көнне һәр тарафтан аңа һөҗүм итәрләр.
3Бабил укчыларына җәясен киерергә ирек бирмәгез,
көбә күлмәкләрен кияргә юл куймагыз!
Бабилнең яшь егетләрен кызганмагыз,
бөтен гаскәрен тулысынча юк итегез!
4Килданиләр җире мәетләр белән тулсын,
кылычтан төзәлмәс яра алганнар
Бабил урамнарында ятып калсын.
5Чөнки Исраил вә Яһүдәне үз Алласы,
Күкләр Хуҗасы Раббы, ялгыз калдырмады,
гәрчә Исраилнең изге Заты алдында
җирләре гөнаһка баткан булса да.
6Бабил кылган җинаятьләр аркасында һәлак булмас өчен качыгыз аннан,
гомерегезне саклап калыгыз,
чөнки Раббының үч алыр вакыты җитте;
һәм Ул аңа тиешле әҗерен кайтарыр!
7Бабил – Раббы кулындагы алтын касә иде,
бөтен дөньяны исертте ул;
аның шәрабын эчеп, халыклар акылларын җуйдылар.
8Кинәт кенә егылып, Бабил ватылды –
кызганып елагыз аны!
Җәрәхәтләренә бәлзәм алып килегез,
бәлки, әле терелер ул».
9«Без Бабилне дәвалап карадык,
ләкин ул терелмәде, – диде халыклар. –
Калдырыгыз аны,
һәркайсыбыз үз җиренә китсен,
чөнки Бабилгә чыгарган хөкем күкләргә җитте,
болытларга кадәр күтәрелде».
10«Раббы безне аклады:
әйдәгез, Сионга барып,
Раббы Аллабызның бөек эшләре турында хәбәр итик!»
11Укларыгызны очлагыз, садакларыгызны тутырыгыз!
Раббы, Үз йорты өчен үч алырга,
Бабилне юк итәргә ниятләп,
Мадай патшаларын Бабилгә каршы кузгатты.
12Бабил диварлары каршында байрак күтәрегез,
сакчылар санын арттырыгыз,
күзәтчеләр куегыз,
һөҗүм итәргә әзер торыгыз!
Раббы Үз ниятен гамәлгә ашырыр –
Бабил халкы турында әйткәннәрен үтәми калмас.
13Әй син, зур сулар янында яшәүче,
бай хәзинәгә ия булган шәһәр!
Соңгы сәгатең сукты,
гомер җебең өзелде синең.
14Күкләр Хуҗасы Раббы Үз Затыннан ант итеп әйтте:
«Хактыр: сине саранча чирүе сыман дошман гаскәре басып алыр,
аларның галибанә авазлары синдә яңгырап торыр!»
Раббының кодрәтенә һәм зирәклегенә мәдхия
15Раббы Үзенең кодрәте белән җирне бар итте,зирәклеге белән галәмне ныгытты,
гакылы белән күкләрне түшәде.
16Ул аваз салуга,
күкләр киңлегендә сулар шаулый башлый.
Җирнең читләреннән болытлар алып килә Ул,
яшенле яңгырларын яудыра,
Үзенең саклагычларыннан җилләр истерә.
17Аның алдында һәр кеше ахмак вә надан;
көмешче, пот-сыннар коеп, үзен хур гына итә,
чөнки ул ясаган әйберләр – ялган,
һәм аларның җаны-тыны юк.
18Бернигә яраксыз,
адашудан килеп чыккан бу нәрсәләр җәза көнендә юкка чыгачак.
19Ләкин Ягъкуб нәселенең Өлеше, Аллаһы, андый түгел:
Ул – һәммә нәрсәне бар кылган Зат,
һәм Исраил халкы – Аның биләмәсе;
Аның исеме – Күкләр Хуҗасы Раббы!
Бабил – Раббының чүкече
20«Син, Бабил, – Минем чүкечем, сугыш коралым;синең ярдәмеңдә Мин халыкларны кырам,
патшалыкларны бөлдерәм,
21атларны вә җайдакларын җиңәм,
арбаларны вә йөкчеләрен тар-мар китерәм,
22ирләрне вә хатыннарны,
картларны вә яшьләрне,
егетләрне вә кызларны юк итәм,
23көтүчене һәм аның көтүен,
игенчене һәм аның үгезләрен,
өлкә башлыкларын вә идарәчеләрен үтерәм Мин.
24Ләкин Бабилгә, килданиләр җирендә яшәүче бар халыкка
Сионда кылган явызлыклары өчен Мин
сезнең күз алдында тиешле җәзасын бирермен.
Бу – Раббы сүзе.
25Әй Бабил, син, таудай булып, бөтен дөньяны һәлак итәсең,
шуның өчен Мин сиңа каршы күтәрелермен, – дип белдерә Раббы, –
сиңа таба кулымны сузып,
кыя башларыннан түбән таба тәгәрәтермен,
янып күмерләнгән тау итәрмен сине.
26Өйнең дивар почмаклары өчен дә,
нигезе өчен дә синнән таш алмаслар,
син мәңгегә буш җир булып калырсың.
Бу – Раббы сүзе».
Бабилнең яулап алынуы
27Ил өстендә байрак күтәрегез,халыкларга быргы кычкыртыгыз!
Халыкларны Бабилгә каршы орышка әзерләгез,
аңа каршы Арарат, Минни вә Ашкеназ патшалыкларын чакырыгыз,
гаскәрбашы билгеләгез,
саранча чирүедәй исәпсез-хисапсыз атларыгызны юнәлтегез!
28Бабилгә каршы халыкларны,
Мадай патшаларын, өлкә башлыкларын, идарәчеләрен
һәм аларга буйсынган бар илләрне сугышка әзерләгез!
29Җир тетри, калтырана,
чөнки Раббының Бабилгә каршы ниятләгәне гамәлгә ашты –
кеше яшәми торган чүлгә әйләнде ул.
30Бабил гаскәриләре, сугышудан туктап, кальгаларында утыра –
көчләре бетте,
куркак хатыннар кебек булды алар;
Бабил биналары – ут-ялкын эчендә,
капка бикләре – җимерек.
31– 32«Шәһәребезне басып алдылар,
кичүләрне кулга төшерделәр,
ныгытмалар – ялкын эчендә,
сугышчылар – куркуда!»
дигән хәбәрне Бабил патшасына җиткерер өчен,
чапкын арты – чапкын,
йомышчы арты йомышчы йөгерә.
33Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Бабил-кыз ындыр табагындагы ашлыкка тиңдер:
тиздән урак өсте җитәр, һәм аны сугарлар».
34«Бабил патшасы Нәбухаднессар кимерде безне, ашап бетерде,
буп-буш чүлмәккә әйләндерде;
аждаһадай йотты,
карынын татлы нигъмәтләребез белән тутырды,
аннары безне чыгарып ташлады.
35Без кичергән җәбер-золымны Бабил үзе дә кичерсен! –
дияр Сион кешеләре. –
Безнең кан – килданиләр өстендә!» –
дияр Иерусалим халкы.
36Шулай итеп, Раббы болай ди: «Менә, Мин сезне яклармын,
сезнең өчен үч алырмын,
Бабилнең елгасын киптерермен,
су чыганакларын корытырмын!
37Бабил – хәрабәләр өеменә,
чүл бүреләре сыена торган урынга әйләнер,
коточыргыч бер нәрсәгә әверелер,
адәм мыскылына калыр,
һәм анда һичкем яшәмәс.
38Килданиләр арысланнар кебек үкерер,
арыслан балаларыдай ырылдар.
39Алар тәмам кызып җиткәч,
мәҗлес оештырырмын һәм, туйганчы күңел ачсыннар да
мәңгелек йокыларыннан уянмасыннар дип,
исергәнче эчертермен, –
дип белдерә Раббы. –
40Мин аларны бәрән, сарык вә кәҗә тәкәсе сыман
суярга алып китәрмен!
41Шешах җиңелде,
бөтен дөньяның горурлыгы булган Бабил яуланды!
Халыкларның котын ала торган дәһшәтле урынга әйләнде ул!
42Диңгез сулары Бабилне басты,
шаулы дулкыннар аны каплап китте.
43Шәһәрләре коточкыч нәрсәгә – как җиргә, чүлгә,
һичкем яшәми торган, кеше үтеп йөрми торган урынга әйләнде.
44Бабил илаһы Бәлне җәзага тартырмын,
йотканын авызыннан кире чыгарырмын.
Халыклар инде аның янына агылмас,
Бабилнең диварлары авып төшәр.
45Халкым Минем, чык аннан!
Раббының ачу-ярсуыннан җаныңны коткар!
46Батырлыгыгызны җуймагыз,
җирдә таралган имеш-мимештән курыкмагыз!
Бер елда бер хәбәр килер, икенче елда икенчесе килер:
„Илдә – көчләү,
бер идарәче икенче идарәчегә каршы күтәрелә!“»
Бабилнең тар-мар ителүе турында Раббы карарының тормышка ашуы
47«Менә, Бабил потларына җәза бирер көннәрем җитә;бөтен Бабил җире хур булачак,
бар җирдә мәетләр ятачак.
48Күк, җир һәм анда булган бар нәрсә тантана итәчәк,
чөнки Бабил өстенә төньяктан җимерүчеләр килә, –
дип белдерә Раббы. –
49Бабил җир йөзендә байтак кешенең җанын кыйды;
исраилиләрне һәлак иткән кебек, ул үзе дә үләргә тиеш!
50Кылычтан котылып калганнар,
тизрәк качып китегез, тоткарланмагыз!
Ерак илдә Раббыны исегездән чыгармагыз,
Иерусалим йөрәгегездә булсын.
51Сез: „Хур булдык без, мәсхәрәле сүзләр ишеттек,
йөзебезне кызыллык каплады,
чөнки чит-ятлар Раббының Изге йортына аяк басты“, – дисез.
52Менә, шундый көннәр җитәр, – ди Раббы, –
Бабил потларын Мин җәзага тартырмын,
бар җирдә яралылар ыңгырашып ятар.
53Бабил хәтта күкләргә менеп китсә
һәм югарыда үзенең кальгасын ныгытса да,
Мин аңа каршы җимерүчеләр җибәрермен», –
дип белдерә Раббы.
54Бабилдән – үкереп елаган тавышлар,
килданиләр җиреннән көчле җимерелү авазлары ишетелә,
55Раббының Бабилне җимерүе бу;
андагы тәкәббер авазларга чик куяр Ул.
Бабил дошманнары ташкын сулар кебек шаулый,
гөрелтесе яңгырап тора!
56Бабилгә җимерүче килә,
Бабил сугышчылары әсир төшәр, җәяләре сынар,
чөнки Раббы – җавапка тартучы Аллаһы,
әҗерен Ул тулысынча бирер!
57«Бабилнең түрәләрен вә акыл ияләрен,
өлкә башлыкларын, идарәчеләрен вә сугышчыларын Мин
исергәнче эчертермен,
һәм алар мәңгелек йокыга талыр – уянмас!» –
дип белдерә Патша, исеме Күкләр Хуҗасы Раббы булган Зат.
58Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Бабилнең калын диварларын нигезенә кадәр җимерерләр,
биек капкаларын яндырырлар;
шулай итеп, халыкларның ▼
▼ …халыкларның… – Биредә Бабил яклы булган халыклар күздә тотыла.
тырышуы заяга китәр,кавемнәрнең хезмәтләре утка азык булыр!»
Иремиягә иңгән хәбәрнең Бабилгә юллануы
59Яһүдә патшасы Сәдыкыйя хакимлегенең дүртенче елында Сәдыкыйя белән бергә Бабилгә китәргә тиеш булган Махсея углы Нериядән туган Сераяһка – сәфәр кылучы патшага кунар урын табарга тиешле хезмәтчеләрнең башлыгына – Иремия пәйгамбәр әйткән сүзләр түбәндәгечә. 60Бабилгә киләсе барлык афәтләр турында – Бабил хакындагы барлык шушы сүзләрне – Иремия төргәкле китапка язган иде. 61Иремия Сераяһка болай диде: – Бабилгә килеп җиткәч, кара аны, шушы сүзләрнең барын да кычкырып укы! 62Аннары әйт: «И Раббы! Бу җир хакында Син: „Аны юк итәм, анда бер генә кеше дә, җәнлек тә яшәмәячәк, ул мәңгелек чүл булачак!“– дидең». 63Бу төргәкне укып бетергәч, аңа таш бәйлә дә Фырат елгасына ыргыт 64һәм Раббы сүзен җиткер: «Бабил дә әнә шулай батачак һәм Мин җибәргән бәладән соң аягына баса алмаячак, тәмам хәлдән таячак!» Шушы урында Иремиянең сүзләре тәмамлана.
Copyright information for
TatIBT15