‏ Jeremiah 52

Иерусалимнең яулап алынуы. Сәдыкыйянең язмышы

1Тәхеткә утырганда, Сәдыкыйягә егерме бер яшь булып, Иерусалимдә ул унбер ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе, Хамутал, либналы Иремия кызы иде. 2Сәдыкыйя, Яһоякыйм кебек үк, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды. 3Иерусалим каласына һәм Яһүдә җиренә Раббының ачуы шул дәрәҗәдә зур иде ки, нәтиҗәдә Ул аларны Үзеннән читкә тибәрде. Соңга таба Сәдыкыйя Бабил патшасына каршы баш күтәрде.

4Сәдыкыйя хакимлегенең тугызынчы елында, унынчы айның унынчы көнендә Бабил патшасы Нәбухаднессар, үзенең бөтен гаскәре белән Иерусалим янына килеп, аны камап алды һәм кала тирәли туфрак өемнәре күтәрде. 5Сәдыкыйя патша хакимлегенең унберенче елына кадәр шәһәр камалышта булды. 6Шәһәрдә ачлык һаман көчәя барып, дүртенче айның тугызынчы көнендә халыкның ризыгы тәмам бетте. 7Шул көнне дошман шәһәр диварының бер урынын җимереп төшерде. Гәрчә килданиләр шәһәрне камалышта тотса да, төнлә Сәдыкыйя, үзенең гаскәриләре белән патша бакчасы янындагы ике дивар арасындагы капкадан чыгып, Араба тигезлегенә таба китте. 8Килданиләр гаскәре Сәдыкыйя патша артыннан эзәрлекли чыкты һәм аны Әрихә тигезлегендә куып җитте; Сәдыкыйянең гаскәриләре, патшаны калдырып, кайсы кая таралышып бетте. 9Сәдыкыйяне тотып алдылар да Хамат җирендәге Риблага – Бабил патшасы янына алып килделәр, һәм Нәбухаднессар аңа хөкем карары чыгарды. 10Бабил патшасы Риблада Сәдыкыйянең күз алдында аның угылларын, шулай ук Яһүдәнең барлык түрәләрен кадап үтерде. 11Аннары, Сәдыкыйянең күзләрен сукырайтып, аңа бакыр богау кигезде дә Бабилгә алып китте һәм, әҗәле җиткәнче, зинданда тотты.

Раббы йортының җимерелүе һәм Иерусалим кешеләренең сөргенгә озатылуы

12Бабил патшасы Нәбухаднессар хакимлегенең унтугызынчы елында, бишенче айның унынчы көнендә Бабил патшасына хезмәт итүче җансакчылар башлыгы Нәбузарадан Иерусалимгә килде 13һәм Раббы йорты белән патша сараен, Иерусалимдәге барлык йортларны – барча зур йортларны яндырып бетерде. 14Ул җитәкчелек иткән килданиләр гаскәре Иерусалим тирәли салынган диварны җимерде. 15Җансакчылар башлыгы Нәбузарадан ярлыларның кайберләрен, шәһәрдәге исән калган кешеләрне, шулай ук Бабил патшасы ягына чыккан адәмнәрне һәм калган һөнәрчеләрне әсирлеккә алып китте, 16кайбер ярлы кешеләрне генә йөзем бакчаларында эшләр һәм иген игәр өчен калдырды.

17Килданиләр, Раббы йортындагы бакыр баганаларны, аскуймаларны, бакырдан эшләнгән ясалма диңгезне ватып-җимереп, барлык бакырны Бабилгә алып киттеләр; 18шулай ук казаннарны, көрәкләрне, филтә кыскычларын, табакларны, касәләрне, гомумән, Раббыга гыйбадәт кылганда кулланылган барлык бакыр савытларны алдылар. 19Кечкенә касәләрне, күмер алгычларны, касәләрне, казаннарны, шәмдәлләрне, савытларны, шәраб бүләкләре өчен касәләрне – саф алтыннан һәм көмештән коелган бар нәрсәне – җансакчылар башлыгы алды. 20Раббы йорты өчен Сөләйман патша ясаткан ике терәк баганага, ясалма диңгезгә, диңгезне тотып торган унике үгез сынына һәм аскуймаларга киткән бакыр үлчәп бетерерлек түгел иде. 21Һәр багананың биеклеге – унсигез, әйләнә озынлыгы унике терсәккә тәңгәл булып, дүрт бармак калынлыгындагы бакырдан эшләнгән бу баганаларның эчләре куыш иде. 22Багана башындагы бакыр таҗның биеклеге биш терсәккә тәңгәл булып, таҗ тирәли куелган челтәр дә, анар җимеше сурәтләре дә – һәммәсе бакырдан коелган иде; анар җимешләре куелган икенче багана нәкъ беренчесе кебек иде. 23Һәр багана башындагы челтәрдә йөзәр анар җимеше булып, аларның туксан алтысы астан күренеп тора иде
Яһүд телендә әлеге җөмлә «Һәр багана тирәли анар җимешләре – туксан алты, челтәрдә исә барлыгы йөз данә иде» дигәнне дә аңлатырга мөмкин. (Карагыз: «III Патшалар», 7:17-21.)
.

24Җансакчылар башлыгы шулай ук баш рухани Сераяһны, икенче дәрәҗә рухани Сефанияне һәм өч ишек сакчысын да әсир итте. 25Әлегәчә шәһәрдә калучылар арасыннан ул тагын гаскәрбашын, патшаның җиде киңәшчесен, илнең халкын гаскәриләр сафына теркәүче баш сәркәтипне һәм шәһәрдә калган халыктан алтмыш кешене үзе белән алып китте. 26Җансакчылар башлыгы Нәбузарадан аларның барысын Бабил патшасы хозурына Риблага алып килде. 27Хамат җирендәге әлеге Риблада Бабил патшасы ошбу кешеләрнең җаннарын кыйды. Шул рәвешле, Яһүдә халкы үз җиреннән сөрелде.

28Нәбухаднессар куып алып киткән халыкның саны түбәндәгечә: Бабил патшасы хакимлегенең җиденче елында – өч мең егерме өч яһүди, 29унсигезенче елында Иерусалимнән сигез йөз утыз ике кеше куып алып кителгән. 30Нәбухаднессар хакимлегенең егерме өченче елында җансакчылар башлыгы Нәбузарадан җиде йөз кырык биш яһүдине куып алып киткән. Шулай итеп, барлыгы дүрт мең алты йөз кеше сөрелгән.

Яһояхинның Бабил патшасы күзендә мәрхәмәт табуы

31Яһүдә патшасы Яһояхин әсирлегенең утыз җиденче елында Бабил тәхетенә Әвил-Меродах утырды һәм хакимлегенең беренче елында, уникенче айның егерме бишенче көнендә, Яһүдә патшасы Яһояхинны кызганып, зинданнан азат итте; 32аның белән дустанә мөнәсәбәттә булды, Бабилгә сөрелгән башка патшалардан аны биегрәк урынга утыртты. 33Яһояхин зиндан киемнәрен алыштырды һәм гомеренең азагына кадәр патша табыныннан тукланды; 34шул рәвешле, көндәлек ризыгын ул үлгәнчегә кадәр даими рәвештә Бабил патшасыннан кабул кылып торды.

Copyright information for TatIBT15