Jeremiah 6
Иерусалимнең камалышта калуы
1Әй Беньямин кешеләре, Иерусалимнән качыгыз!Тыкуа шәһәрендә быргы кычкыртыгыз!
Бәйт-Һаккеремда учак ягып кисәтегез! –
Төньяктан әнә афәт вә зур һәлакәт яный!
2Нәфис, гүзәл Сион-кызны Мин бөлгенлеккә төшерәм!
3Дошман көтүчеләре, үзләренең көтүләре белән
аның янына килеп, әйләнә-тирәсендә чатырларын корыр,
һәркем үз өлешенә тигән җирдә көтү көтәр.
4„Сионга каршы сугышка әзерләнегез;
торыгыз, көн уртасында һөҗүм итәбез!“–
„Юк шул, көн инде кичкә авышып бара,
кичке күләгәләр төшә башлады“. –
5„Әйдәгез, торыгыз, төнлә һөҗүм итик,
шәһәрдәге ныгытмаларны җимерик!“– ди алар бер-берсенә».
6Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Иерусалимгә һөҗүм итәр өчен, агач кисегез,
шәһәр тирәли туфрак өемнәре күтәрегез!
Бу шәһәрне җәза көтә,
чөнки ул җәбер-золым белән тулган.
7Чишмәдән су бәреп чыккан кебек,
аңардан явызлык бөркелә – анда көчләү вә талау хөкем сөрә;
Минем күз алдымда бары тик авыру-газаплар вә җәрәхәтләр генә.
8Акылыңа кил, Иерусалим!
Юкса Мин синнән йөз чөерермен,
сине чүлгә әйләндерермен,
кеше яшәми торган җир итәрмен».
9Күкләр Хуҗасы Раббы миңа болай диде: «Исраилнең исән калган кешеләре
ботаклардагы соңгы йөзем җимеше кебек җыеп алыныр:
син, Иремия, йөзем җыючы кабат тикшергән кебек,
кулың белән ботакларны тикшереп чык!»
10«Кемгә сөйлим?! Кемне кисәтим?!
Сүзләремә кем колак салыр?! –
Аларның колаклары томаланган ▼
▼ …колаклары томаланган… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: колаклары сөннәтләнмәгән.
, ишетмиләр;Раббы сүзен алар мәсхәрә дип кабул итә, хуш күрми.
11Шуңа күрә эчемдә Раббыныкына тиң ярсу кайный,
аны башкача тыеп тора алмыйм».
Раббы болай ди:
«Шул ачу-ярсуымны урамдагы балалар,
җыелып торган яшь егетләр өстенә түк!
Ир белән хатын да,
соңгы көннәрен яшәүче карт та аңардан качып котылмас.
12Аларның йортлары,
шулай ук басу-кырлары вә хатыннары бүтәннәргә күчәчәк,
чөнки Мин Үземнең кулымны
бу илдә яшәүче кешеләргә каршы күтәрәм, –
дип белдерә Раббы. –
13Аларның һәммәсе, кечесеннән алып олысына кадәр,
баю ягын гына карый,
пәйгамбәрдән алып руханига кадәр барысы да ялган гамәл кыла.
14Халкымның җәрәхәтен алар өстән-өстән генә дәвалыйлар,
„Иминлек, иминлек!“– дип сөйләнәләр, ә иминлек юк.
15Кабахәтлек эшләгәч, ояламы соң алар?! –
Юк, оялмый да, кызармый да!
Шуның өчен алар егылганнар арасына егылачак,
Мин җәза биреп, алар һәлак булачак!» – ди Раббы.
16Раббы болай ди:
«Мин: „Юллар кисешкән урында туктап,
тирә-якка күз салыгыз,
борынгы юл турында сорагыз,
дөрес юлның кайда икәнен белегез дә шуның буйлап барыгыз –
һәм җаныгызга тынычлык табарсыз!“– дидем.
Ләкин сез: „Бармыйбыз!“– дидегез.
17Мин: „Быргы тавышына колак салыгыз!“–
дип, сезгә сакчылар куйдым,
ләкин сез: „Колак салмыйбыз!“– дидегез.
18Шулай булгач, әй кавемнәр, тыңлагыз,
халкым ни хәлгә төшәсен белеп торыгыз!
19Әй җир, тыңла!
Бу халык өстенә Мин һәлакәт җибәрәм! –
Яман ниятләренең җимеше бу.
Алар әйткәннәремне тыңламады
һәм Канунымнан баш тартты.
20Шеба җиреннән килгән хуш исле сумала-майлар
вә ерак илдән кайтарткан хуш исле камыш нәрсәгә Миңа?!
Сезнең тулаем яндыру корбаннарыгыз кирәкми –
сез китергән корбаннар күңелемә ятмый Минем».
21Шулай итеп, Раббы болай ди:
«Бу халык алдында Мин зур каршылыклар корам,
аталар – балалары белән,
күрше – дусты белән шул каршылыкларга
абынып егылачак һәм һәлак булачак!»
22Раббы болай ди:
«Менә, төньяк иленнән бер халык килә,
җир читеннән бөек кавем күтәрелеп чыга.
23Кулларында – җәя белән сөңге;
алар рәхимсез вә миһербансыз,
диңгез кебек шаулашалар, атларга атланып чабалар;
сиңа һөҗүм итәр өчен, Сион-кыз,
гаскәриләр сафларга тезелеп бастылар».
24Иерусалим халкы:
«Алар турындагы бу хәбәрне ишетеп,
кулларыбыз хәлсезләнеп асылынып төште;
без сызланабыз – бала тудыручы хатын кебек газапланабыз.
25Кырга чыкмагыз, юлларда йөрмәгез,
чөнки һәр тарафтан дошман кылычы һәм дәһшәт яный!» – дип әйтә.
26Әй бичара халкым!
Тупас тукымага төренеп, көлдә ауна,
бердәнбер углың үлгәндәй кайгыр, ачыргаланып ела,
чөнки җан кыючы дошман
безнең өскә көтмәгәндә килер!
27«Мин сине, Иремия, – тимер эретүче,
ә халкымны мәгъдән ▼
▼ Мәгъдән – биредә: казылма байлык, руда.
иттем:син аны сынарга, тоткан юлын бәяләргә тиешсең.
28Алар бөтенесе киребеткән вә тыңлаусызлар,
ялган-гайбәт таратучылар;
бәгырьләре бакыр йә тимердәй каты аларның,
һәм барысы да азгындыр.
29Тимерче күреге әнә һава өрдерә,
учак ялкынында кургаш инде эреп бетте,
әмма юшкын аерылып чыкмады –
эретүче юкка гына тырышты ▼
▼ Биредә борынгы ысул – кургаш кушып, мәгъдәннән саф көмеш аерып алу турында сүз бара.
.30Аларны „читкә тибәрелгән көмеш“дип йөртерләр,
чөнки Раббы алардан баш тартты».
Copyright information for
TatIBT15