‏ Jeremiah 7

Аллаһы йорты – юлбасарлар өне

1Иремиягә Раббыдан сүз килеп иреште:

2– Раббы йортының капкасы янына бас та кешеләргә менә бу сүзләрне җиткер: «Раббыга табыныр өчен, шушы капкадан керүче барлык Яһүдә кешеләре, Раббы сүзен тыңлагыз! 3Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы болай ди: „Яшәү рәвешегезне дөресләгез, гамәлләрегезне төзәтегез, шул чагында Мин сезне бу урында яшәргә калдырырмын. 4‘Раббының изге йорты шушы урында! Раббының изге йорты шушы урында! Раббының изге йорты шушы урында!’ дигән ялган сүзгә ышанмагыз! 5Яшәү рәвешегезне дөресләгез, эш-гамәлләрегезне төзәтегез, бер-берегезгә карата гадел эш итегез, 6читтән килгәннәрне, ятимнәрне вә толларны кысмагыз, бу җирдә гаепсез кешеләрнең канын түкмәгез, үзегезгә зыян китереп, бүтән илаһларга иярмәгез, 7шул чагында Мин сезне шушы урында – сезнең ата-бабаларыгызга мәңгегә биргән җирдә яшәргә калдырырмын.

8Сез ялган сүзләргә ышанасыз, әмма алардан сезгә файда булмас. 9Сез урлашасыз, үтерәсез, уйнашлык кыласыз һәм ялган антлар итәсез, Багалга багышлап, корбаннар яндырасыз, үзегез белми торган илаһлар артыннан барасыз. 10Шулай икән, ни өчен сез Минем исемгә багышланган йортка аяк басасыз, Минем алдыма килеп: ‘Без котылдык!’ – дип әйтәсез? Аннары шул ук җирәнгеч эшләрне дәвам итәр өченме?! 11Минем исемем белән аталган йортны сез юлбасарлар оясы дип саныйсызмы? Мин барын да күреп торам! – дип белдерә Раббы. –

12Минем исемем шушында яшәргә тиеш, дип Шилоһ шәһәрендә Үзем билгеләгән урынга барыгыз да халкым Исраилнең явызлыгы өчен ул урынга ниләр эшләгәнемне күрегез! 13Сез аларның явыз эшләрен кабатлаган чакта, – дип белдерә Раббы, – Мин сезгә кат-кат дәштем, ә сез тыңламадыгыз, чакырдым, ә сез җавап бирмәдегез. 14Шулай икән, Үз исемем белән аталган, сез ышаныч баглаган бу йортка – Мин сезгә һәм ата-бабаларыгызга биргән бу урынга – Шилоһ шәһәренә кылганны кылачакмын! 15Кардәшләрегез Эфраим токымын куган кебек, Мин сезне күз алдымнан куып җибәрәчәкмен!“»

Халыкның Раббы сүзенә колак салмавы

16Ә син, Иремия, бу халык өчен Миңа дога кылма, алар өчен ялварып сорама, Минем алда алар өчен үтенмә – Мин сине тыңламаячакмын! 17Яһүдә шәһәрләрендә вә Иерусалим урамнарында алар ниләр кылганны күрмисеңме син?! 18Әнә, балалар утын җыя, аталары ут дөрләтә, хатын-кызлар, күк алиһәсенә
Күк алиһәсе – Ашторет (Сүзлекне карагыз) исемле алиһә булса кирәк.
корбан икмәге пешерер өчен, камыр баса. Чит илаһларга шәраб бүләге китереп, алар Мине рәнҗетмәкче булалар.
19Шушы кыланмышлары белән алар үзләрен рәнҗетә, үзләре оятка кала, – дип белдерә Раббы. 20Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай ди: – Менә, Минем ачу-ярсуым бу җиргә, кешеләргә вә хайваннарга, кырда үскән агачларга вә җир биргән җимешләргә түгелә, һәм ул мәңге сүнмәс ялкын булып дөрләр.

21Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди:

– Корбан малының итен ашаган кебек, тулаем яндыру корбаннарының да итен ашагыз!
22Ата-бабаларыгызны Мисыр җиреннән алып чыккан вакытта, Мин тулаем яндыру корбаннары, бүтән корбаннар турында һични әйтмәдем, күрсәтмәләр бирмәдем; 23Мин аларга менә нәрсә кушкан идем: «Сүзләремә колак салыгыз, шул чагында Мин – сезнең Аллагыз, ә сез Минем халкым булырсыз. Үзегезгә яхшы булсын өчен, Мин кушкан юлдан гына йөрегез!» 24Ләкин алар Мине тыңламадылар, сүзләремә колак салмадылар, үзләренең үҗәт, явыз йөрәкләре кушканча яшәделәр, Миңа йөзләре белән түгел – аркалары белән борылдылар. 25Ата-бабаларыгыз Мисыр җиреннән чыккан көннән алып бүгенгәчә Мин сезнең янга Үземнең колларымны – пәйгамбәрләремне юллый тордым. 26Ләкин сез Мине тыңламадыгыз, сүзләремә колак салмадыгыз, киреләнеп, аталарыгыздан да яманрак кыландыгыз.

27Аннары Раббы әйтте:

– Син, Иремия, боларның һәммәсен аларга әйтерсең, ләкин алар сине тыңламас; син аларны чакырырсың, ләкин алар җавап бирмәс.
28Шуның өчен син аларга болай дип әйт: «Раббының – үз Алласының сүзен тыңламаган, Аның үгет-нәсыйхәтләрен кабул итмәгән халык – сез ул! Хакыйкать калмады, авызларыннан хак сүз чыкмас булды.

29Чәчләреңне кисеп ташла, Иерусалим,
шәрә калкулыкларда ела,
чөнки Раббының ачуын чыгарган буыннан
Раббы ваз кичте һәм аны ташлады».

30Яһүдә халкы Минем күз алдымда явызлык кылды, – дип белдерә Раббы. – Минем исемгә багышланган йортка алар үзләренең җирәнгеч потларын куйдылар, шуның белән аны нәҗесләделәр. 31Бен-Һинном үзәнендәге Тофет
Тофет – яһүдчә «яндыру урыны» мәгънәсендә.
калкулыгында корбан китерү урыннары ясадылар, шунда угыл вә кызларын утта яндырдылар. Мин аларга аның ише әмер бирмәгән, андый нәрсә акылыма да килмәгән иде!
32Шундый көннәр җитәр: бу урынны инде Бен-Һинном үзәне йә Тофет дип түгел, ә Суеш үзәне дип атарлар, – ди Раббы. – Ул урында мәетләр күплегеннән каберләргә хәтта урын җитмәс. 33Үле гәүдәләр күк кошларына вә җир җанварларына азык булыр, һәм аларны куып җибәрердәй кеше калмас. 34Яһүдә шәһәрләрендә һәм Иерусалим урамнарында сөенечле авазларны вә күңел ачуларны, кияү белән кәләшнең куанычлы тавышларын тыярмын, чөнки бу ил бушап калыр.

Copyright information for TatIBT15