‏ Jeremiah 8

1Шул көннәр җиткәч, – дип белдерә Раббы, – Яһүдә патшаларының, түрәләрнең, руханиларның, пәйгамбәрләрнең, Иерусалим кешеләренең сөякләрен каберләреннән чыгарып ыргытырлар. 2Аларны кояш вә ай, барлык күк йолдызлары алдында чәчеп ташларлар. Кайчандыр бу халык әлеге күк җисемнәрен ярата, аларга хезмәт итә, табына, алардан киңәш эзли һәм алар алдында сәҗдә кыла иде. Ул сөякләрне беркем җыеп алып җирләмәс – алар җирдә тирес булып ятар. 3Бу явыз токымнан исән калган адәмнәрне Мин кай тарафларга сөрсәм дә, алар үлемне яшәүдән артык күрерләр. Бу – Күкләр Хуҗасы Раббы сүзе.

Халыкның, Раббыны ташлап, үз юлыннан баруы

4Син аларга, Раббының сүзе мондыйдыр, диген:

«Кеше, егылса, торырга тырышмасмы?!
Юлында адашса, кире кайтмасмы?!
5Бу халык нигә һаман шулай адашып йөри соң,
нигә Иерусалим гел ялгыша, адашып йөри?
Алар ялганга бик нык ябышканнар,
һич кенә дә кире кайтырга теләмиләр.
6Мин аларны күзәтеп һәм тыңлап тордым:
алар дөресен сөйләмиләр,
беркем дә: „Нәрсә эшләдем соң мин?“– дип әйтеп,
үзе кылган явызлыкларга үкенми,
һәркем, сугышка ташланган ат кебек, үз юлыннан чаба.
7Күк кошы ләкләк тә үзенең килү-китү вакытын белә,
күгәрчен дә, карлыгач та, керәшә дә
туган якларына кайчан очып кайтырга икәнен белә,
ә Минем халкым Раббы кушканнарны белми.

8Ничек итеп сез:
„Без акыллы, Раббы кануны буенча эш итәбез“, –
дип әйтә аласыз?!
Кәтипләрнең ялганчы каләмнәре аны үзгәртте бит!
9Акыл ияләре оятка калды,
алар, каушап, ятьмәгә эләкте.
Раббы сүзен санга сукмаучыларны акыллы дип әйтеп буламы соң?!
10Шуның өчен аларның хатыннарын – башкаларга,
кырларын бүтән хуҗаларга бирәм,
чөнки аларның һәммәсе, кечесеннән алып олысына кадәр,
баю ягын гына карый,
пәйгамбәрдән алып руханига кадәр барысы да ялган гамәл кыла.
11Бичара халкымның җәрәхәтен алар өстән-өстән генә дәвалыйлар,
„Иминлек, иминлек!“– дип сөйләнәләр, ә иминлек юк.
12Кабахәтлек эшләгәч ояламы соң алар?! –
Юк, оялмый да, кызармый да!
Шуның өчен алар егылганнар арасына егылачак,
Мин җәза биреп, алар һәлак булачак!» – ди Раббы.

13«Мин аларның бөтен уңышын тартып алырмын, –
дип белдерә Раббы, –
ботакларда – бер генә йөзем дә,
инҗир агачында бер генә җимеш тә калмас,
хәтта яфраклары да шиңеп бетәр.
Мин биргән нәрсәләр алардан тартып алыныр».

14«Нишләп болай утырабыз соң әле без? – ди Яһүдә халкы. –
Җыеныйк, ныгытылган шәһәрләргә барыйк,
шунда һәлак булыйк,
чөнки Раббы Аллабыз безне һәлакәткә дучар итте,
Аңа каршы гөнаһ кылган өчен, безгә агулы су эчерде.
15Без тынычлык эзләдек, әмма яхшылык килмәде;
сихәтләнү көттек, әмма коточкыч хәлләргә дучар булдык.
16Дан шәһәре ягыннан дошман атларының пошкыруы ишетелә,
тайлар кешнәвеннән бөтен җир дер селкенә.
Дошман, килеп, илебезне
һәм андагы бар нәрсәне тар-мар китермәкче,
шәһәребезне дә, аның халкын да юк итмәкче».

17«Менә, Мин сезнең өскә агулы еланнар җибәрәм,
алар сезне чагачак, һәм алардан әфсен юктыр.
Бу – Раббы сүзе».

Иремиянең Иерусалим өчен кайгыруы

18Кайгым басылырлык түгел минем.
Йөрәгем сыкрый, өзгәләнә.
19Менә, ерак илдән бичара халкымның фөрьяды
Фөрьяд – ярдәм сорап ялвару.
ишетелә:
«Раббы Сионда түгелмени?
Аның Патшасы инде анда юкмыни?»

Раббы: «Нишләп алар үзләренең потлары,
бернигә тормаган чит-ят илаһлары белән
ачуымны чыгардылар?» – дип әйтә.

20«Урак өсте бетте, җәй үтте,
ә безгә котылу килмәде!» – ди халык.

21Бичара халкымның җәрәхәтләре аркасында
мин дә җәрәхәтләндем;
мин кайгыда, коточкыч курку чолгап алды мине.
22Гилыгадта бәлзәм юкмы әллә?!
Анда табиб юкмы әллә?!
Бичара халкым нилектән сихәтләнә алмый соң?
Copyright information for TatIBT15