‏ Jeremiah 9

1Башым – чишмә,
күзләрем яшь чыганагы булса,
яуда һәлак булган бичара халкымны кызганып,
көн-төн елар идем.

Беркем дә дөресен сөйләми

2Әгәр чүлдә сыеныр урыным булса,
халкымны калдырып китәр идем –
алар һәммәсе дә – уйнашчылар,
хыянәтчел кешеләр өере.

3«Аларның телләре, ялган сөйләр өчен, җәя кебек киерелгән;
җирдә алар дөреслек белән түгел,
гаделсезлек кылып көчәеп баралар;
бер явызлык артыннан икенчесен эшләп торалар,
Минем барлыгымны да белмиләр, –
дип белдерә Раббы. –

4Һәркем үзенең дусларыннан саклансын,
туганнарына ышанмасын,
чөнки һәммәсе үз туганының үкчәсенә баса
…һәммәсе үз туганының үкчәсенә баса… – Яһүд телендә әлеге гыйбарә «Ягъкуб кебек, үз туганын алдый» дигәнне дә аңлатырга мөмкин. Биредә абыйсы Эсауны алдаган Ягъкуб турындагы хикәягә ишарә (карагыз: «Яратылыш», 27).
,
һәр дус үз дустына яла яга.
5Һәркем үзенең дустын алдый,
беркем дә дөресен сөйләми –
телләре ялган сөйләргә өйрәнеп беткән;
хәлдән тайганчы гөнаһ кылалар да
тәүбә итәргә көчләре калмый.
6Җәбер өстенә җәбер,
мәкер өстенә мәкер!
…хәлдән тайганчы гөнаһ кылалар да тәүбә итәргә көчләре калмый. Җәбер өстенә җәбер, мәкер өстенә мәкер! – Бу урын борынгы грек телендәге төп нөсхәгә нигезләнеп тәрҗемә ителде.

Алар Мине белергә теләмиләр», –
дип белдерә Раббы.
7Әнә шуның өчен Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди:
«Мин аларны тимер эреткән кебек эретеп сынармын!
Бичара халкым белән тагын нәрсә эшли алам Мин?!
8Аларның телләре – үтергеч ук,
авызлары мәкер белән тулган;
якыны белән дусларча сөйләшсә дә,
күңеленнән, ничек алдарга икән моны, дип уйлап тора.
9Шулай икән, Мин аларны җәзасыз калдырыйммы?! –
дип белдерә Раббы. –
Шундый халыктан үч алмыйммы?!»

Иерусалимнең бушап калуы

10Мин тауларны кызганып елармын,
даладагы көтүлекләрне кызганып, үкереп елармын,
чөнки алар көеп беткән,
анда хәзер беркем йөрми,
терлекләр мөгрәве ишетелми;
күк кошларыннан алып хайваннарга кадәр
барысы да качып-таралып беткән.

11«Иерусалимне ташлар өеме,
чүл бүреләре өчен сыену урыны итәм,
Яһүдә шәһәрләрен кеше яшәми торган чүлгә әйләндерәм!» –
ди Раббы.

Раббыдан мин:

12– Бу җир ни өчен һәлак булды, җан иясе йөрми торган чүл сыман көеп бетте? Моны аңларга кемнең акылы җитәр икән?! Раббы сөйләгәнне аңлатып бирүче кеше табылыр микән?! – дип сорадым.

13Раббы әйтте:

– Минем Канунымны кире каккан, сөйләгәннәремә колак салмаган, Канун кушканча яшәмәгән өчен бу.
14Алар үҗәт йөрәкләренә буйсындылар, ата-бабалары өйрәткәнчә, Багалга иярделәр.

15Шуңа күрә Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди:

– Мин бу халыкка әрем ашатам, агулы су эчертәм.
16Аларны үзләре дә, ата-бабалары да белмәгән халыклар арасына таратам, артларыннан кылыч җибәреп, тәмам кырып бетерәм.

17Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди:

«Инде колак салыгыз!
Егълаучы хатыннар яллагыз,
аларның иң осталарын чакырыгыз».

18«Тизрәк килсеннәр,
күзләребездән яшьләр агарлык,
керфекләребездән сулар түгелерлек итеп,
безнең хакта еласыннар, – ди халык. –
19Әнә, Сион ягыннан
„Аһ, нинди бөлгенлеккә төштек,
оятыбыз нинди зур!
Йортларыбыз җимерек,
яшәгән җиребезне ташлап китәргә мәҗбүрбез“
дигән тавыш ишетелә».

20Әй хатыннар, Раббы сүзен тыңлагыз,
Ул әйткәннәргә колак салыгыз!
Кызларыгызга, бер-берегезгә кайгы җырлары өйрәтегез:
21«Тәрәзәләребездән үлем керде,
зиннәтле сарайларыбызга аяк басты,
урамда уйнаган балаларны,
мәйданнарда җыелып торган егетләрне алып китте».

22«Әйт, Иремия,
Раббы болай дип белдерә, диген:
„Кешеләрнең мәетләре кырда тирес кебек,
уракчы артыннан тезелеп калган көлтәләр кебек ятып калыр –
аларны җыеп алучы да булмас“».

23Раббы болай ди:

«Зирәк кеше – үзенең зирәклеге,
көчле кеше – үзенең көче,
бай кеше үзенең байлыгы белән мактанмасын!
24Әгәр мактана икән,
Мине Раббы дип танып белүе белән,
Минем күңелгә хуш килгән мәрхәмәт, гаделлек
вә хаклыкка таянып эш итүем белән мактансын!
Бу – Раббы сүзе».

25Менә, – дип белдерә Раббы, – йөрәкләре сөннәтләнмәгән
…йөрәкләре сөннәтләнмәгән… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: тәне генә сөннәтләнгән.
кешеләргә –
26Мисыр, Яһүдә, Эдом, Аммон, Мәаб халкына һәм, чүлдә көн күреп, чигә чәчләрен кыручыларга җәза бирер көннәрем якынлаша, чөнки исраилиләрнеке кебек үк аларның да йөрәге сөннәтсездер.

Copyright information for TatIBT15