‏ Job 1

Әюб һәм аның гаиләсе

1Утс дигән җирдә Әюб атлы бер адәм гомер кичерә иде. Ул бик тә саф күңелле вә гадел бер зат булып, Аллаһыдан куркыр вә Аны хөрмәт итәр, явызлыктан тайчаныр иде. 2Аның җиде углы һәм өч кызы бар иде. 3Ул җиде мең кәҗә һәм сарык, өч мең дөя, биш йөз пар эш үгезе, биш йөз ишәк асрый һәм бик күп хезмәтче тота иде. Әюб Шәрыкның иң бөек ир заты иде.

4Аның угыллары, чиратлашып, үз өйләрендә сый мәҗлесләре үткәрерләр һәм бу мәҗлесләргә бергә ашап-эчәргә үзләренең өч кыз кардәшен дә чакырырлар иде. 5Мәҗлесләр чоры тәмамлангач, Әюб аларны пакьләнү йоласын үтәргә үзенә чакырып алыр иде. Ул, таң беленүгә торып, һәр баласы өчен берәр тулаем яндыру корбаны китерер иде, чөнки Әюб болайрак фикер йөртә иде: «Бәлки, минем балаларым күңелләрендәге уйлары белән Аллаһыны кимсетеп гөнаһ кылганнардыр». Әюб һәрдаим шулай эшләде.

Әюбнең беренче сыналуы

6Бервакыт Аллаһы угыллары
Аллаһы угыллары – Аллаһыга буйсынган гайре табигый җан ияләре.
Раббы хозурына килделәр, алар арасында шайтан
Шайтан – яһүдчә «каршы торучы, гаепләүче, кешегә яла ягучы» мәгънәсендә.
да бар иде.
7Раббы аңардан:

– Син кайдаң килдең? – дип сорады.

Шайтан исә Раббыга:

– Мин дөнья гизеп йөрдем, җир йөзен әйләнеп чыктым, – дип җавап бирде.

8Раббы аңардан:

– Колым Әюбкә игътибар итмәдеңме? – дип сорады. – Җир йөзендә аның кебек саф күңелле вә гадел башка берәү дә юктыр: Аллаһыдан куркыр вә Аны хөрмәт итәр, явызлыктан тайчаныр.

9Шайтан болай дип җавап бирде:

– Әюбнең Аллаһыдан куркуы юкка гынамы әллә?!
10Аның үзен дә, гаиләсен дә, мал-мөлкәтен дә, коймадай әйләндереп алып, Син Үзең саклап торасың түгелме?! Куйган хезмәтләрен Үзең фатихалыйсың – көтүләре әнә ишәйгәннән-ишәеп бара. 11Әмма, кулыңны сузып, бар нәрсәсенә кагыл гына, ул, һичшиксез, йөзеңә бәреп, Сиңа ләгънәт укыячак.

12Шунда Раббы болай диде:

– Ярый, бүгеннән аның бар мөлкәте синең кулыңда, тик аның үзенә генә тимә.

Шайтан аннары Раббы яныннан китеп барды.

13Көннәрдән беркөнне Әюбнең угыллары һәм кызлары олы абыйларының өендә бергә ашап-эчеп утыралар иде. 14Шулчак бер хәбәрче, килеп, Әюбкә әйтте:

– Үгезләр чәчүлек җирен сөрә иде, якын-тирәдә ишәкләр дә утлап йөри иде;
15шулчак шебалылар һөҗүм иттеләр дә көтүне куып алып киттеләр, ә көтүчеләрне кылычтан үткәрделәр. Сиңа хәбәр җиткерердәй бары мин генә калдым.

16Бу адәм сөйләп бетерергә дә өлгермәде, башка берәү, килеп, болай диде:

– Күктән Аллаһы уты төшеп, сарык-кәҗәләреңне дә, көтүчеләреңне дә һәлак итте. Сиңа хәбәр җиткерердәй бары мин генә калдым.

17Бу адәм сөйләп бетерергә өлгермәде, тагын берәү килеп җитте һәм әйтте:

– Килданиләр, өч яктан һөҗүм итеп, дөяләреңне куып алып киттеләр, көтүчеләреңне кылычтан үткәрделәр. Сиңа хәбәр җиткерердәй бары мин генә калдым.

18Ул да сөйләп бетерергә дә өлгермәде, башка берәү, килеп, болай диде:

– Синең угылларың һәм кызларың олы абыйларының өендә сыйланып, шәраб эчеп утыралар иде;
19шулчак чүлдән көчле җил-давыл, килеп, өйнең дүрт почмагына китереп бәрде. Йорт балаларың өстенә җимерелеп төште, һәм алар һәлак булдылар. Сиңа хәбәр җиткерердәй бары мин генә калдым.

20Шулчак Әюб урыныннан сикереп торды да, өс киемнәрен ерткалап, чәчен кырыкты. Аннары башын җиргә орып сәҗдә кылды 21һәм әйтте:

«Мин әнкәм карыныннан шәрә килеш туган идем,
шәрә килеш китәрмен дә.
Раббы бирде, Раббы алды:
Раббыга мактау-шөкерләр яусын!»

22Шундый хәлләргә тарып та, Әюб гөнаһ кылмады – Аллаһыны гаепләмәде.

Copyright information for TatIBT15