‏ Job 10

Син мине бар иткән идең, хәзер юк итәргә телисеңме?

1Яшәүдән гайрәтем чикте,

кайгыларымны түгим әле,
җаным ачыргаланудан сөйлим әле.
2Аллаһыга әйтермен: хөкем чыгарырга ашыкма!
Нәрсәдә гаеплисең Син мине?
3Мине җәберләвең шулай бик яхшы дисеңме?!
Үз кулларың белән яратканны кире кагып,
яманнарның мәкерен хуплавың әйбәт нәрсәме?!
4Әллә Синең дә күзләрең гади кешенеке сыманмы?!
Син дә дөньяга кешеләр кебек карыйсыңмы?!
5Әллә Синең көннәрең аларның көннәре кебекме?!
Елларың адәм затыныкы кебек кыскамы?!
6Шуның өченме син миннән гаеп эзлисең,
гөнаһ табарга телисең?
7Син минем гаепсез икәнемне,
Синең куеныңнан берәүнең дә коткара алмаячагын беләсең.

8Синең кулларың мине бар итте, әвәләде,
хәзер, кире уйлап, мине юк итәргә телисеңме?
9Исеңдәме: Син мине балчыктан әвәләп бар иткән идең,
инде янә туфрак хәленә кайтарасыңмы?
10Мине яратканда, савытка сөт салган кебек,
эремчек итеп куерткан Син түгел идеңме?!
11Син мине, ит һәм тирегә төрендереп,
сөяк, сеңерләргә кушып тукыдың.
12Миңа тормыш бирдең, мәрхәмәтле булдың;
мине кайгыртып, рухымны саклап тордың.
13Ләкин йөрәк түреңдә башка нәрсә дә яшеренгән булган икән,
мин беләм, Синең ниятең шундый булган:
14мине күзәтеп торырга һәм,
әгәр гөнаһ кылсам,
гаебемне җәзасыз калдырмаска.
15Әгәр гаепле икәнмен – беттем мин!
Ә инде гаепсез икәнмен – анда да башымны күтәрә алмамын;
кимсетүләрдән гарыкмын һәм кайгылардан исерекмен.
16Башымны гына күтәрәмен – арыслан кебек ташланасың,
янә миңа каршы дәһшәтле көчеңне күрсәтәсең:
17миңа каршы яңа шаһитлар табасың,
ачуыңны һаман ныграк кабартасың,
һөҗүм арты һөҗүм оештырасың.

Ник Син мине бу дөньяга китердең?

18Ник Син мине ана карыныннан бу дөньяга китердең?
Тумас борын, беркем күрмәгән килеш үлгән булсам,
яхшырак булыр иде –
19ана карыныннан туп-туры кабергә күчеп,
мин бөтенләй дөньяга килмәгән дә кебек булыр идем.
20Көннәрем санаулы гына – калдыр мине,
аз гына хәл алырга мөмкинлек бир.
21Мин бит тиздән караңгы, үлем сөременә чумган,
мәңге әйләнеп кайтмаслык илгә –
22дөм караңгылык, үлем сөреме баскан,
яктылык та кара булып тоелган җыйнаксыз-таркау илгә китәм».
Copyright information for TatIBT15