‏ Job 11

Софарның беренче нотыгы

Кодрәт иясенең бөеклеген белеп бетерә аласыңмы?!

1Нагамалы Софар болай дип сүз башлады:

2«Сүз куертучыга каршы әллә җавап юкмы?!
Кем бик шома сөйли, әллә шул хаклымы?!
3Син сафсата сатканда, башкалар тынып торсынмы?!
Мыскыл иткәндә, сине туктатырлык адәм юктыр дисеңме?!
4Син әйтәсең: „Мин дөрес фикер йөртәм
һәм Аллаһы каршында пакь-чистамын“, – дип.
5Аллаһы, телгә килеп,
сиңа җавап бирергә теләсә иде,
6сиңа зирәклекнең серләрен ачып салса иде!
Чөнки чын зирәклек күпкырлы бит.
Аңла: Аллаһы гөнаһларыңның кайберләрен күрми калырга булды.

7Аллаһының тирән серләренә төшенә аласыңмы?!
Кодрәт иясенең бөеклеген белеп бетерә аласыңмы?!
8Ул бөеклек күкләрдән дә югарырак –
син нәрсә генә эшли аласың?
Үлеләр аймагыннан тирәнрәк –
син нәрсә белә аласың?
9Җир йөзеннән дә озынрак, диңгездән дә киңрәк.
10Әгәр Ул, килеп, зинданга ябып куйса, мәхкәмә җыйса –
Аны кем туктата алыр?!
11Ялганчыларны белә бит Ул:
гөнаһ күргәч, игътибарсыз калдырырмы?!

12Кыргый ишәк кешегә әйләнергә мөмкин,
әмма ахмакка беркайчан акыл кермәс.

Әгәр син йөрәгеңне Аллаһыга юнәлтсәң

13Әгәр син йөрәгеңне Аллаһыга юнәлтсәң
һәм, ялварып, кулыңны Аңа сузсаң,
14кулыңны пычраткан бозыклыкны ташлый алсаң
һәм өеңдә гаделсезлеккә юл куймасаң –
15шул чагында оялмыйча йөзеңне күтәрә алырсың,
курку белмичә аягыңда нык басып торырсың.
16Шул чагында бар кайгыларың онытылыр,
агып киткән сулар кебек тоелыр алар сиңа.
17Тормышың көндезге нурдан да яктырак булыр,
караңгылык таң белән алышыныр.
18Алда өмет күреп тынычланырсың,
тирә-юнең хәвеф-хәтәрсез булып, тыныч йокларсың.
19Ятарсың тыныч – берәү дә сиңа янамас;
һәм бик күпләр илтифатыңны эзләп килер.
20Ә яманнарның күзе томаланыр,
алар сыеныр урын таба алмас,
аларның бар өмете – соңгы сулышны алып үлеп китү».
Copyright information for TatIBT15