Job 12
Әюбнең дүртенче нотыгы
Акыл-зиһен миндә дә бар
1Җавабында Әюб болай диде: 2«Шулай-шулай, сез барысын да белә торган!Сезнең белән бергә зирәклек тә үләр, ахры!
3Зиһен-акыл миндә дә бар ул,
сездән бер дә ким түгелмен.
Сез белгәннәрне, йә, кем белми?!
4Дусларыма мин мәсхәрәләү өчен бер зат булдым:
Аллаһыны дәшеп чакырган һәм Аңардан җавап алган,
гадел һәм күңеле саф булган кеше шулай мәсхәрә иясенә әйләнде.
5Кайгы-хәсрәтсезләр бәлагә юлыккан кешегә мыскыллап карый,
сөртенгәнне тагын да төртеп җибәрә.
6Ә юлбасарларның чатырлары хәвефсез,
Аллаһының ачуын китерүче тыныч яши –
әйтерсең, Аллаһыны үз кулында күтәреп йөртә.
7Хайваннардан сорап бак – алар аңлатырлар,
очар кошлардан сора – сөйләп бирерләр,
8туфрак белән киңәшеп кара – ул сиңа аңлатыр,
хәтта диңгез балыклары телгә килер.
9Бар нәрсәнең Раббы кулы белән эшләнгәнен
аларның кайсысы белмәс?!
10Һәр җан иясенең яшәеше,
һәр кешенең сулышы – Аның иркендә.
11Тел-аңкау азык тәмен тойган кебек,
колак та һәр сүзне сынамыймы?!
12Зирәклек – картларда,
гакыл озак яшәгәннәрдә була.
Аллаһының кодрәте
13Аллаһыда – һәм зирәклек, һәм кодрәт;Аңарда – киңәш-табыш һәм гакыл.
14Аллаһы җимергәнне кеше кабат тергезә алмас,
Әгәр Ул иректән мәхрүм итсә – кеше кабат ирек күрмәс.
15Ул яңгырларны туктатса – корылык килер,
яудырса – җир йөзен су басар.
16Кодрәт тә, гакыл да – Аңарда,
алданучы да, алдаучы да – Аның ихтыярында.
17Мәслихәтчеләрне Ул, акылын алып, чарасыз итәр,
хөкем итүчеләрне юләргә чыгарыр.
18Патшаларның билбауларын тартып өзәр,
шулар урынына кол чүпрәге бәйләп куяр.
19 Руханиларны дәрәҗәле урыныннан мәхрүм итәр,
борынгы хакимнәр токымын бәреп төшерер.
20Ышанычлы мәслихәтчеләрнең телен кыскартыр,
өлкәннәрнең зиһенен чуалтыр.
21Аксөякләрне хурлык белән каплар,
куәтлеләрне коралсыз калдырыр.
22Караңгылык тирәнлекләрен ачар Ул,
дөм караңгылыкта булганны яктыга чыгарыр.
23Халыкларның берсен югары күтәрер, берсен харап итәр Ул,
кайсын җыяр, кайсын таратып бетерер.
24Халыкларның юлбашчыларын акылдан яздырыр,
аларны юлсыз чүлдә куып йөртер –
25яктылыкның әсәре дә булмаган караңгыда, капшанып,
исерекләр кебек, алпан-тилпән йөрер алар.
Copyright information for
TatIBT15