Job 13
Кодрәт иясенә эндәшергә җөрьәт итәм
1Боларның барысын мин үз күзләрем белән күрдем,үз колакларым белән ишеттем һәм аңладым.
2Сез белгәнне мин дә беләм –
бер дә сездән ким түгелмен.
3Мин Кодрәт иясенә эндәшергә җөрьәт итәм,
дәгъвам турында Аллаһы белән сөйләшергә телим!
4Ә сез ялганыгыз белән хакыйкатьне пычратасыз,
сез барыгыз да булдыксыз табиблар.
5Сез, ниһаять, тынып калсагыз иде –
бу сезнең бер акыллы эшегез булыр иде.
6Минем дәлилләремне тыңлагыз,
үземне яклап, нәрсә дим, аңларга тырышып карагыз.
7Аллаһы хакына дип, ялган сөйләрсезме,
ә сезнең ялганыгыз Аңа кирәкме соң?!
8Аңа бар күңелегездән ярарга тырышасызмы?!
Аллаһының эшен яклап чыгарга телисезме?!
9Ул сезне сынап карарга теләсә, бик шәп булырмы?!
Кешеләрне алдаган кебек, Аны да алдый алырсызмы?!
10Яшертен генә эш йөртеп, бер якны гына яклыйсыз икән,
Ул, һичшиксез, сезне гаепләми калмас.
11Аның дан-шөһрәте сезне куркытмыймы?!
Дәһшәте өстегезгә төшмәсме?!
12Сезнең сүзләрегез көлгә охшаш,
аклануларыгыз – уалучан балчыктан ясалган калкандыр.
13Туктагыз сөйләүдән, мин сөйлим;
миңа ни булса, шул булыр.
14Тормышымны куркыныч астына куеп,
үземне хәвеф-хәтәргә дучар итәм ▼
▼ Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Нигә миңа тәнемне тешләргә, җанымны уч төбенә салырга?
.15Ул мине юк итәр – инде өметем өзелгән ▼
▼ Яһүд телендә әлеге юл «Ул мине үтерсә дә, Аллаһыга өмет баглавым өзелмәс» дигәнне дә аңлатырга мөмкин.
,үз юлымны мин Аның алдында барыбер яклаячакмын –
16минем өчен котылу шул булыр!
Денсез бәндә Аңа якын килергә дә җөрьәт итмәячәк бит!
17Тыңлагыз, дикъкать белән тыңлагыз сүзләремне,
әйткәннәремне колак салып тыңлагыз!
18Менә мин сезгә үземнең дәгъвамны әзерләдем,
беләмен ки, мин хаклымын.
19Берәр каршы төшәрлек кеше бармы миңа?
Булса, мин тын калырмын һәм җан тәслим кылырмын.
20И Аллам, Синнән бары ике нәрсәне ялварам
һәм моннан ары Синнән яшеренмәм:
21кулларыңны миннән читкә ал Син,
һәм дәһшәтең мине куркытмасын!
22Шуннан соң чакыр мине, һәм мин җавабымны бирермен,
яки сөйләргә рөхсәт ит миңа, ә Үзең җавабыңны әйт.
23Ялгыш гамәлләрем, кылган гөнаһларым күпме икән?
Күрсәт кимчелекләремне, гөнаһларымны.
24Ни өчен Син йөзеңне миннән яшерәсең
һәм мине Үзеңнең дошманың итеп күрәсең?
25Коелган яфракны куркытмакчы,
коры саламны куып йөртмәкчеме Син?
26Син мине бик авыр нәрсәләрдә гаеплисең,
яшьлек гөнаһларымны гаепкә саныйсың.
27Аякларымны калыпка кыстырып,
Син һәр юлымны күзәтеп торасың,
һәр адымымны билгеләп барасың.
28Ә кеше ул черек кебек,
көя күбәләге тишкәләгән кием кебек таралып бетүчән.
Copyright information for
TatIBT15