‏ Job 14

Кеше гомеренең кыскалыгы турында

1И-и хатын-кыздан туган адәм баласы!
Кыска аның гомере һәм борчу белән тулы.
2Чәчәк кебек ачыла да сулып коела,
күләгә кебек чагылып үтә дә юкка чыга.
3Менә кем артыннан күзәтчелек итәсең Син!
Менә кемне хөкемгә тартырга телисең!
4Нәҗес-шакшы булганны кем пакь кыла ала? –
Беркем дә!
5Кешенең көннәре алдан билгеләнгән,
айлары да Синең ихтыярда –
Син куйган әлеге чикне ул беркайчан да үтеп чыга алмаячак.
6Син аңардан күз карашыңны ал да аны тынычта калдыр,
көнлекче кебек, эш көннәрен хәвефсез төгәлләсен.

7Хәтта агачның да киләчәккә өмете бар:
кискән саен ул кабаттан терелеп китә,
япь-яшь үсентеләр җибәрә.
8Тамырлары аның җирдә картайса да,
кискән төбе җир астында корыса да,
9дым сизелү белән ул буйга китәр,
яшь үсентедәй, яңа бәбәкләр чыгарыр.
10Кеше, үлгәннән соң, көч-дәрманын җуя,
вафатыннан соң юкка чыга.
11Күлнең дә суы китә,
елганың да суы кими, кибә.
12Кеше дә шулай: ятар да кабат тормас,
күкләр юкка чыкканчы, ул уянмас,
йокысыннан арына алмас.

13Ачуың басылганчы, мине яшереп торсаң,
үлеләр аймагына качырып куйсаң иде дә,
билгеләгән вакытың җиткәч, мине исеңә төшерсәң иде!
14Тик, үлгәч, кеше кабат терелер микән?
Авыр хезмәт көннәрем үткәнче,
азат булуымны өметләнеп көтәр идем.
15Чакырсаң, җавап бирер идем;
Үзең бар иткән бәндәңне сагыныр идең;
16шунда, адымнарымны санасаң да,
гөнаһларымны эзләп тормас идең;
17яман гамәлләремне букчага салып, мөһер сугар идең дә
гаепләремне күздән яшерер идең.

18Ләкин ишелгәндә тау уалып таралган кебек,
кыяташ үз урыныннан күчкән кебек,
19сулар ташны ашаган кебек,
ташкын сулар туфракны юып алып киткән кебек,
Син дә кешенең өметен шулай юкка чыгарасың.
20Син аны тәмам җиңеп, ул шулай китеп барыр,
Син аның чыраен үзгәртерсең һәм куып җибәрерсең.
21Угыллары аның мөхтәрәм булырмы – ул аны белмәс,
кимсетелерме – аннан да хәбәрдар булмас.
22Ул фәкать тәне авыртканны гына сизәр,
үз хәлен генә уйлап, күз яшьләре түгәр».
Copyright information for TatIBT15