‏ Job 15

Әлифазның икенче нотыгы

Сине үз авызың хөкем итә

1Теманлы Әлифаз болай дип җавап бирде:

2«Җил алып килгән сүзләр белән гакыл иясе җавап бирерме,
эссе җилләр
…эссе җилләр… – Бөтен нәрсәне корытып, чүлдән искән эссе җил турында сүз бара. Биредә ул файдасыз-буш, хәтта бәла-каза китерүче бәхәсне аңлата.
белән корсагын тутырырмы?!
3Мәгънәсез сүзләр, файдасыз нотыклар белән
каршы сөйләп торырмы ул?!
4Син хәтта Аллаһыдан курку хисен оныттың,
Аның турында уйлануны ваклык дип саныйсың.
5Синең гөнаһың телеңне шулай сөйләргә өйрәткән;
хәйләкәрләр телен үзләштергәнсең син.
6Сине мин түгел, үз авызың хөкем итә,
үз телең үзеңә каршы дәлиллек бирә.

7Әллә син дөнья йөзенә беренче кеше булып тудыңмы,
таулар барлыкка килгәнче үк яратылдыңмы?!
8Әллә син Аллаһы киңәшмәсендә утырдыңмы,
акылны шунда үзең генә җыйдыңмы?!
9Без белмәгән ни-нәрсә мәгълүм сиңа,
без аңламаган ни-нәрсәнең асылына төшендең?!
10Безнең арада чал чәчлеләр дә, картлар да –
атаңнан да өлкәнрәкләр бар!
11Әллә сиңа Аллаһы күрсәткән юанычлар,
сиңа әйтелгән иркә сүзләр аз булдымы?!
12Нигә йөрәгең сине шулай вәсвәсәгә сала,
нигә күзләрең ачулы елтырый?
13Нигә рухың Аллаһыга каршы юнәлгән,
нигә авызыңнан шундый сүзләр чыга?

14Кеше ничек пакь-саф күңелле булсын,
хатын-кыздан туган кеше ничек тәкъва була алсын?
15Әгәр Аллаһы Үзенең изге затларына да ышанмый,
Аның күзендә күкләр дә чиста түгел икән,
16ялганны су кебек эчә торган, бозык җанлы адәми зат
Аның каршында ничек саф була алсын?!

Яман кешенең язмышы

17Мин сөйләрмен сиңа, ә син тыңлап тор,
күргәннәремне сөйләп бирермен,
18гакыл ияләренең сүзләрен –
ата-бабалары яшермәгәнне сөйләрмен.
19Җир аларга гына бирелгән булган,
алар арасында ятларга урын табылмаган.

20Яман кешенең тормышы газап эчендә узар –
җәберләүчегә бирелгән гомер еллары санаулы.
21Аның колак төбендә дәһшәтле авазлар яңгырап тора,
дөньялар тыныч вакытта да аңа җан кыючы килә.
22Караңгылыктан котыласына ышанмый ул;
каршысында һәрчак кылыч көтеп тора.
23„Кайдан табыйм икән?“– дип, икмәк эзләп каңгырып йөри,
караңгылык көне җитүен сизә ул.
24Авырлык һәм бәла-казалар аны куркуга салалар,
яу белән килүче патшадай, аның котын алалар.
25Чөнки ул Аллаһыга кул күтәрде,
Кодрәт иясенә каршы баш калкытты,
26кабырчыклы, калын калканын тотып,
тәкәбберләнеп Аңа каршы йөгерде.
27Бу яман бәндәнең йөзе симергәнгә,
ботларын май басканга,
28таланган шәһәрләрдә,
кешеләр ташлап киткән,
җимерелергә җиткән йортларда яшәр ул.
29Ул инде бай булмас, мал-мөлкәте тузып бетәр,
байлыгы дөнья буйлап җәелеп китә алмас,
30һәм ул караңгылыктан качып котылмас.
Аның үсентеләрен ялкын ялмап алыр,
Аллаһының сулышы аны себереп ташлар.
31Буш өметләргә ымсынып алданмасын:
әҗере шул ук бушлык булачак бит!
32Тиешлесен тулысы белән вакытыннан алда алыр,
аның ботаклары яфрагын коеп бетерер;
33өлгермәгән җимешләрен койган йөзем куагы кебек ул,
чәчкәләрен иртә койган зәйтүн агачы кебек,
34чөнки денсезләр өере кысыр булыр,
ришвәтченең чатырын ялкын чорнап алыр.
35Бозыклык чәчкәннәр бәла җыяр,
аларның йөрәге ялган артыннан ялган тудырыр».
Copyright information for TatIBT15