‏ Job 16

Әюбнең бишенче нотыгы

Бичара юатучылар

1Җавабында Әюб болай диде:

2«Мондый сүзләрне мин күп ишеттем,
ниткән юатучылар сез – кайгы гына өстисез!
3Буш сүзләрнең азагы булырмы бер?
Миңа каршы сөйләргә нәрсә мәҗбүр итә сезне?
4Әгәр сез минем урында булсагыз,
мин дә шулай сөйләнер идем,
сезгә каршы гаеп артыннан гаеп ташлар,
шелтәләп, башымны селкеп торыр идем.
5Нотыкларым белән гайрәт биреп,
авызымнан юату сүзләре яудырыр идем.

Аллаһының Әюбкә һөҗүм итүе

6Сөйләсәм дә – җан әрнүе басылмас,
тынып калсам да – сүрелмәс.
7И Аллам, Син минем бөтен җелегемне суырдың,
барча якыннарымны харап итеп бетердең,
8тәнемне киптереп корыттың –
миңа каршы сөйләүче шаһитлык бу,
арыклыгым да – миңа каршы сөйләүче билгедер.
9Ачуыннан Аллаһы миңа һөҗүм итә,
җәфалый һәм тешләрен шыкырдата;
дошманнарым миңа күзләре белән тишәрдәй итеп карыйлар,
10авызларын ыржайтып, мине мыскыллыйлар,
ачуланып, яңакларымны чабаклыйлар;
бөтенесе миңа каршы сүз берләшкән.
11Аллаһы мине яманнар иркенә бирде,
яманнар кулына ыргытты.
12Мин кайгысыз яши идем – Ул минем тормышымны җимерде,
муенымнан тотып алды да чәрдәкләп атты,
һөҗүм итәр өчен, миңа тамга салды.
13Һәр тарафтан минем өскә Аның уклары оча,
мәрхәмәтсез рәвештә бөер-бавырларымны үтәли тишә
һәм үтемне җиргә агыза.
14Ул миңа җимерү артыннан җимерү китерә,
сугыш чукмары кебек, минем өскә ташлана.
15Тәнем каплар өчен, тупас тукымадан кайгы киеме тектем,
маңгаем белән җиргә кадәр башымны идем;
16елый-елый битләрем кызарып бетте,
күз кабакларымны үлем караңгылыгы каплады.
17Ә бит минем куллар җәбер-золым белми,
догаларым да ихлас күңелдән.

18И туфрак, сеңдермә минем канымны!
Кычкырган тавышым да югалып калмасын!
19Ләкин күкләрдә хәзер дә минем Шаһитым бар,
югарыда минем Яклаучым бар.
20Дусларым мине мәсхәрәлиләр,
әмма минем күзләрем Аллаһы каршында яшь коя.
21Их, кешеләр арасындагы бәхәсне хөкем итүче адәм булган кебек,
Аллаһы белән бәхәсне дә берәрсе шулай хөкем итсен иде!
22Санаулы еллар үтәр дә китәр –
мин кире әйләнеп кайтмаслык юлга китеп барырмын.
Copyright information for TatIBT15