‏ Job 17

Әюбнең өмете

1Рухым сынды минем,
көннәрем сүнеп бара,
кабер читендә мин.
2Тирә-юнем мыскыл итүчеләр белән тулган,
алар, мәсхәрәләп, күземне дә ачтырмыйлар.
3Зинһар, минем урынга Җавап бирүчем бул!
Яклап, үзенең канаты астына алырлык тагын кемем бар?!
4Мәсхәрә итүчеләрнең зиһенен томаладың Син,
шул рәвешчә аларга җиңәргә ирек бирмәдең.
5Кеше үзенең дусларын мәҗлескә җыя,
ә балалары ачтан интегә.

6Аллаһы бар кеше алдында миннән бер көлке ясады,
алар минем йөземә төкерәләр.
7Кайгыдан күзләрем томанланды,
гәүдәм бер күләгә генә булып калды –
8намусы булганнар моны күреп офтана,
гаепсез адәмнәрнең денсезләргә ачуы кабара.
9Тик шулай да тәкъва кеше юлдан һич тайпылмас,
кулы чиста кеше тагы да куәтләнер.
10Ә менә сез һәммәгез кире әйләнеп кайтыгыз!
Арагыздан акыллы бер кеше табармынмы икән?

11Көннәрем узып китте,
өметләрем, йөрәгем ашкынулары чәлпәрәмә килде.
12Ә дусларым төнне „көн“дип ышандырмакчылар,
алар: „Яктылык – якын гына!“– ди,
әмма тирә-якта бары караңгылык.
13Әгәр үлеләр дөньясы минем йортым булса,
караңгылыкка ятагымны җәйсәм,
14каберемне: „Син – минем атам“, – дип,
суалчаннарны: „Сез – минем анам вә сеңелләрем“, – дип атасам,
15ә кайда соң алайса минем өметем?!
Өметемне минем кем күрер?!
16Өметем дә үзем белән бергә үлеләр дөньясының капка төбенә иңәр –
аның белән бергә туфракка әйләнербез».
Copyright information for TatIBT15