‏ Job 18

Билдадның икенче нотыгы

Яман кешегә якты ут та сүнә

1Шуахлы Билдад исә җавабында болай диде:

2«Кайчан бетәр сүздән бау ишүләрегез?
Әүвәл уйлашыгыз – аннан сөйләшербез.
3Нигә соң әле хайванга әйләнергә
һәм синең күзеңә томана булып күренергә?
4Син ачудан өзгәләнәсең –
синең хакка әллә җир йөзе бушап калсын да,
кыяташлар үз урыныннан кузгалсынмы?

5Яман кешегә якты ут та сүнә,
аның утыннан хәтта очкын да калмый,
6чатырыннан яктылык китә,
шәмдәлдәге уты да сүнә.
7Адымнарының куәте кими аның,
уй-ниятләре үз башына җитә.
8Үз аягы белән тозакка барып керә ул,
ау ятьмәсенә үзе килеп баса.
9Үкчәсен кыл тозак эләктереп ала аның,
гәүдәсен элмәк кысып тота.
10Яшерен ау җебе сагалый аны,
сукмагында капкын көтеп тора.
11Һәрьяклап дәһшәт яный аңа,
эзенә басып куа килә.
12Бәла аны тотып йотарга тели,
һәлакәт аның абынганын көтеп тора.
13Аның тиресе чиргә азык булыр,
тәнен үлем зәхмәте йотар.
14Аны имин чатырыннан йолкып алырлар да
дәһшәтләр патшасы каршысына алып китәрләр.
15Аның чатырын ут ялмап алыр,
йортына күкерт коелыр.
16Астан аның тамырлары корыр,
өстән ботаклары шиңәр.
17Җирдә аны хәтерләүче калмас,
урамда исемен дә телгә алучы булмас.
18Яктылыктан караңгыга куып чыгарырлар аны,
җир йөзеннән сөрерләр.
19Үзеннән соң халкы арасында ни баласы,
ни токымы калмас,
беркеме дә калмас яшәгән җирендә.
20Аның язмышын ишетеп,
көнбатыштагыларның коты очар,
көнчыгыштагыларны да тирән курку биләп алыр.
21Явызларның тораклары белән һәрчак шулай булыр,
Аллаһыны танымаган кешенең язмышы шул булыр».
Copyright information for TatIBT15