‏ Job 19

Әюбнең алтынчы нотыгы

Аллаһы миңа карата гаделсезлек кылды

1Җавабында Әюб болай диде:

2«Кайчанга кадәр сез мине интектерерсез,
сүзләрегез белән җәфаларсыз?
3Сез мине ничә тапкырлар мыскылладыгыз –
мине мәсхәрәләүдән кыенсынмыйсыз да.
4Әгәр мин, чыннан да, ялгышканмын икән,
алар минем ялгышлар булып калыр иде.
5Әгәр сез, чынлап та, үзегезне миннән өстен куярга,
хурлыкка төшүем белән битәрләргә телисез икән,
6белеп торыгыз: Аллаһы миңа карата гаделсезлек кылды,
минем өскә ятьмәсен ташлады.
7„Мине җәберлиләр!“– дип кычкырам,
ләкин җавап бирүче юк,
ярдәмгә чакырам, әмма яклаучы юк.
8Юлыма киртә куйды Ул – үтеп чыгарлык түгел,
караңгылык белән сукмагымны каплады;
9Ул миннән абруемны йолкып алды,
башымнан таҗымны салдырды;
10һәрьяклап мине җәфалый – бетәмен!
Өметемне агач тамырыдай йолкып алды.
11Мине Үзенең дошманы санап,
ачы каһәрен миңа юнәлтте.
12Үзләренә юл сала-сала
Аның чирүләре бергәләшеп миңа якынлашты,
инде чатырым тирәли урнаштылар.

13Туганнарымны Ул миннән читләштерде,
дусларым да миңа кырын карый,
14 15якыннарым, танышларым мине ташлап китте,
кайчандыр өемдә сыену тапканнар – онытты.
Хезмәтче хатыннар мине килмешәккә саный,
алар өчен мин бер чит кешегә әверелдем;
16хезмәтчемне чакырам –
ә ул, кат-кат ялварып сорасам да, җавап бирми.
17Сулышымның исеннән хатынымның күңеле бизде,
ир туганнарым миннән чиркана.
18Хәтта малай-шалай да мине кимсетә,
күренүем була – үчекли башлыйлар.
19Якын дусларым миннән җирәнә,
яраткан кешеләрем йөз чөерә.
20Миннән тире дә сөяк кенә калды,
җаным менә-менә очып чыгар кебек.

21Кызганыгыз мине, дусларым, кызганыгыз –
Аллаһы орды миңа!
22Нигә сез мине Аллаһы кебек үк эзәрлеклисез,
туймагандай, минем тәнемне ашыйсыз?

Коткаручым миңа чит-ят түгел

23Минем бу сүзләрем язып барылып,
кулъязма төргәгенә теркәлеп,
24тимер каләм вә кургаш белән чокып язылса иде дә
мәңгелеккә ташка уелып калса иде!
25Мин беләм: мине коткаручы Зат тередер,
соңгы көндә җир йөзенә килер Ул.
26Тирем салынып төшеп,
менә шул тәнемдә әле мин Аллаһыны күрәчәкмен.
27Мин Аны үз күзләрем белән күрәчәкмен;
күрәчәкмен: Ул миңа чит-ят түгел!
Күкрәгемдә йөрәгем ничек талпына!

28Ләкин сез: „Ничек без аңа җәбер күрсәтик?!
Бу хәлләрнең сәбәпчесе ул үзе бит!“– диярсез.
29Шулай булгач, кылычтан куркыгыз,
чөнки ачу-ярсу кылыч белән җәзалана;
шунда сез белерсез: гадел хөкем бар ул!»
Copyright information for TatIBT15