‏ Job 2

Әюбнең икенче сыналуы

1Беркөнне Аллаһы угыллары тагын Раббы хозурына килделәр. Алар арасында шайтан да бар иде. Раббы хозурына килеп баскач, 2Раббы аңардан:

– Кайдан кайтып килешең? – дип сорады.

Раббыга җавап биреп, ул:

– Мин дөнья гизеп йөрдем, җир йөзен әйләнеп чыктым, – диде.

3Раббы шайтаннан сорады:

– Син Минем колым Әюбкә игътибар итмәдеңме? Җир йөзендә аның кебек саф күңелле вә гадел башка берәү дә юктыр: ул Аллаһыдан куркыр, Аны хөрмәт итәр һәм явызлыктан тайчаныр. Син аны гаепсезгә һәлак итәргә өндәсәң дә, ул һаман үзенең сафлыгын саклауда нык торадыр.

4Шайтан исә Раббыга болай дип җавап бирде:

– Җанын саклап калыр өчен, адәм баласы бернәрсәсен дә кызганмас. Тәненең тиресенә әле зыян тимәгән аның
Тәненең тиресенә әле зыян тимәгән аның… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Тирегә – тире.
,
5әмма, кулыңны сузып, тәненә, сөякләренә кагылып кына кара, ул, һичшиксез, йөзеңә бәреп, Сиңа ләгънәт укыячак.

6Раббы шайтанга әйтте:

– Ярый, бүгеннән ул синең кулда, тик аның гомерен генә өзмә.

7Шуннан соң шайтан, Раббы яныннан китеп, Әюбне башыннан аягынача шеш-кутыр белән каплап алды. 8Әюб, шеш-кутырларын кырып тазартмакчы булып, кулына чүлмәк ватыгы алды да көл өеменә утырды
…көл өеменә утырды… – Көлгә утыру яки башка тузан сибү соң дәрәҗәдә кайгыру, тәүбә итү (42:6 ны карагыз) билгесе булган.
.
9Хатыны аңа:

– Син әле һаман, күңелем саф минем, дип үз сүзеңдә нык торасыңмы? Аллаңны каһәрлә дә үл! – диде.

10Хатынына Әюб:

– Син акылсыз хатыннар сүзен сөйләмә! Без Аллаһыдан бары тик яхшылык кына кабул итеп, начарлыкны кабул итмәскә тиешмени?! – дип җаваплады.

Шундый хәлләргә тарып та, Әюбнең авызыннан бер гөнаһ сүз чыкмады.

Әюбнең өч дусты

11Әюбкә ябырылган бу бәла-казаларны аның өч дусты – теманлы Әлифаз, шуахлы Билдад һәм нагамалы Софар ишетеп белде. Алар, очрашып, Әюбнең кайгысын уртаклашырга, аны юатырга сүз куештылар һәм аның янына юнәлделәр. 12Алар аны ерактан ук күреп алдылар. Әюб танырлык та түгел иде. Шунда дуслар сөрән салып елый башладылар; өс киемнәрен ертып җибәрделәр дә башларына тузан сиптеләр. 13Алар аның янында җирдә җиде көн һәм җиде төн утырдылар. Араларыннан берсе дә аңа авыз ачып сүз әйтмәде, чөнки алар аның чиксез хәсрәт чигүен күреп торалар иде.

Copyright information for TatIBT15