Job 20
Софарның икенче нотыгы
Яман кешегә Аллаһы биргән өлеш
1Нагамалы Софар болай дип җавап бирде: 2«Мин бик борчулы хәлдәмен,шомлы уйларым җавап бирергә мәҗбүр итә.
3Мине хурлый торган шелтәле сүзләр ишетәм,
һәм акылым җавап табарга чакыра.
4Әллә син шуны белмисеңме: баштан ук,
кеше җиргә аяк басканнан бирле,
5яманның шатлыгы тиз үтүчән,
денсезнең куанычы – мизгел генә.
6Тәкәбберлеге күкләргә җитсә дә,
башы болытларга тиеп торса да –
7ул, үзенең тизәге кебек, бөтенләй юкка чыгачак.
Аны күреп белгән кешеләр: „Кайда ул?“– дип әйтәчәк.
8Ул бер төш кебек очып юкка чыгар – таба алмассың,
төнге шәүлә кебек эреп югалыр.
9Күргән күзләр аны бүтән күрмәсләр,
туган туфрагы да аны күздән югалтыр.
10Талаганын ул үз куллары белән кире таратыр,
һәм балалары аның хәерчеләрдән хәер сорашыр.
11Тәнендәге ташып торган яшьлек көче
аның үзе белән бергә туфракка күмелер.
12Яманның авызына явызлык татлы булып тоелса да,
аны, тел астына яшереп, тәмләп чәйнәсә дә,
13ул шулай бик тә кадерләп,
аңкавының түрендә үк саклап кына тотса да,
14корсагына төшкәч, андый ризык
зәһәр елан агуына әйләнә.
15Йоткан байлыгын ул кире косар –
карынында булганны Аллаһы кире чыгарыр.
16Зәһәр елан агуын эчәр ул,
елан агуы аны үтерер.
17Агымсулар күрү насыйп булмас аңа,
бал һәм май аккан елгаларны да күрә алмас ул!
18Бөртекләп җыйган бар мөлкәтен ул,
тәмен дә татымыйча, кире бирер,
табыш-керемнәре шатлык китермәс аңа,
19чөнки фәкыйрьләрне җәберләде һәм читкә тибәрде ул,
үзе төземәгән йортларны талап алды.
20Аның нәфесе туя белмәде,
комсызлыгының чиге булмады.
21Гуҗ тамагыннан бер нәрсә дә котылмады,
шуңа күрә аның имин тормышы дәвамлы түгел:
22муллык эчендә яшәгәндә, аңа кинәт бәла килер,
бар бәхетсезлекләр аның өстенә берьюлы ябырылыр.
23Корсагы дыңгычлап тулуга,
Аллаһы аңа Үзенең ялкынлы ярсуын юнәлтер,
яңгыр итеп аның өстенә ачуын яудырыр.
24Тимер коралдан качып котылса да,
бакырдан коелган ук аны куып җитәр –
25ялтыравык очы үт куыгын тишәр,
тәнен үтәли тишеп чыгар;
менә шулчак аны дәһшәт биләп алыр.
26Аның хәзинәсен караңгылык сагалап тора;
сүнмәс ялкын аны ашап бетерер,
чатырында калган бар нәрсәсен көл итәр.
27Күкләр аның гаебен фаш итәр,
җир йөзе аңа каршы торып басар.
28Йортындагы мөлкәте юкка чыгар,
Аллаһының ярсуы кузгалган көндә ташкын сулар кебек агып китәр.
29Яман кешегә Аллаһы биргән өлеш,
Аллаһы билгеләгән язмыш әнә шундый!»
Copyright information for
TatIBT15