Job 21
Әюбнең җиденче нотыгы
1Җавабында Әюб болай диде: 2«Сүзләремне игътибар белән тыңлагызчы –ичмасам, шул рәвешле күңелем юансын!
3Мин сөйләп бетергәнче түзеп торыгыз,
сүземне тәмамлагач исә – көлсәгез көләрсез.
4Әллә мин кешеләрдән зарланаммы?!
Әллә түземсезләнүем урынсызмы?!
5Менә, мине күреп котыгыз алынсын,
учыгыз белән авызыгызны каплагыз.
6Шул хакта уйлауга – үзем куркып куям,
дер-дер килә башлый бөтен тәнем.
Ник яманнар тыныч яши?
7Ник яманнар картайганчы тыныч яши,куәтләре артканнан-арта гына бара?
8Аларның балалары һәрчак үзләре белән,
оныклары да күз алдында.
9Аларның йортына куркыныч янамый,
Аллаһының хөкем таягы баш өсләрендә тормый.
10Аларның үгезләре сыерларны заяга капламый –
һәрберсе бозау китерә, бозау салганнары да юк.
11Балаларын, сарык бәрәннәре кебек,
чабышып уйнарга чыгаралар,
кечек сабыйлары да бииләр, сикерешәләр,
12шөлдерле барабан һәм гөсләгә кушылып җырлыйлар,
курайга кушылып күңел ачалар.
13Алар көннәрен шатлык эчендә үткәрәләр,
үлеләр аймагына тыныч иңәләр.
14Ә бит Аллаһыга болай диләр: „Бездән кит Син,
Синең юлларыңны беләсебез килми!
15Без хезмәт итәрлек Кодрәт иясе кем ул шулкадәр?!
Аңа ялварудан безгә ни файда?!“
16Күрегезче: тормышларының муллыгы үз кулларында дип
уйлый алар.
Яманнарның бу мәкерле уйлары ерак торсын миннән!
17Яманнарның шәме еш сүнәме,
бәла-каза аларга еш киләме?
Ачулы вакытында Аллаһы аларны
еш газап чиктерәме?
18Җилдә тузгыган салам булырга иде аларга
яки өермә очырткан кибәк кебек!
19„Аллаһы бит атасына тиешле җәзаны баласына
саклап тора“, – дисез.
Ләкин бозыклар белеп торсын өчен,
җәзаны Ул аларның үзләренә бирсен,
20һәлакәтләрен үз күзләре белән күрсеннәр,
Кодрәт иясенең ачуын эчсеннәр!
21Гомер еллары беткәч, үлгәннән соң,
гаиләсенә нәрсә буласын уйлыймыни алар?!
22Аллаһыга – хәтта югарыдагыларны Хөкем итүчегә –
акыл өйрәтергә мөмкинме?!
23– 24Тәне тулып-тулышып торган,
сөякләре җелек белән тулган берәү үз көчендә чакта,
тынычлыкта һәм уңай-җитеш тормышта үлеп китә.
25Ә башка берәү, җаны әрнеп,
яшәү ләззәтен татымый да үлеп китә.
26Аларның икесе дә бер туфракта янәшә ятар,
икесен дә кортлар сырып алыр.
27Мин сезнең нәрсә уйлавыгызны,
миңа каршы нинди мәкерләр әзерләвегезне беләм.
28Әйтерсез: „Зур түрәнең өе хәзер кайда,
яманнар яшәгән чатыр кайда?“
29Ил гизүчеләрдән сораштырганыгыз,
аларның күзәтүләренә колак салганыгыз булмадымы:
30явыз бәндә һәлакәт көнендә котылып кала,
Раббының ярсулы көне аны читләтеп үтә.
31Кем соң аның, күзенә карап, гаебен фаш итәр,
кылган эшләре өчен кем җәза бирер?
32Үлгәч, гәүдәсен зиратка хөрмәтләп озатырлар,
каберенә сак куярлар,
33үзән балчыгы аңа йомшак түшәк булыр,
артыннан бар кеше озата килер,
алдыннан баручыларның да исәбе-хисабы булмас.
34Йә, нигә кирәк миңа сезнең буш юатуларыгыз?!
Сезнең җавапларыгыз – тоташтан ялгандыр!»
Copyright information for
TatIBT15